Ркаил Зәйдулла әлифбасы
Быел танылган язучы һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Ринат абый Мәннан шагыйрьнең иҗатын багышланган игъри әлифба язган.
А
Аны белә, һич шигем юк,
Һәрбер кыз, һәрбер малай,
Китапларын бик яратып
Укый әби һәм бабай.
Ә
Әкият-хикәяләрнең
Менә дигән остасы,
Шигырьләре искитәрлек,
Озыны бар, кыскасы.
Б
Борынгы чор тормышын да
Язып бирә тәфсилләп,
Бүгенгесен дә яза ул
Ялкынланып, бик теләп.
В
Вакытын бушка уздырмый,
Китап укый, ярата,
Тарихка килгәндә, аны
Ярата аерата.
Г
Галәм турында уйлана,
Омтылышы гел алга.
Мәктәпне тәмамлагач та
Керә ул “Универ”га.
Д
Дәртләнеп укый анда да,
Уку – могҗиза!
Шигъриятны да онытмый –
Яза да яза!
Е
Еракта калса да инде
Мәктәп еллары,
Көн саен дәфтәргә куна
Шигъри юллары.
Ё
Ё хәрефенә бер сүз бар,
Ул сүзне һәркем белә.
Яңа елда кулланыла
Татар сүзе булмаса да.
Йәле, кем әйтеп бирә?
Ж
Журнал-гәзитләрдә эшли:
“Сабантуй” булсын, “Идел”,
“Татарстан яшьләре”ндә.
Тырыш һәм эшчән абый ул,
Моны, дустым, яхшы бел.
Җ
Җиткәндер вакыт әйтергә
Сүзем кем турында дип.
Тукай бүләге иясе
Ркаил абый Зәйдулла –
Танылган шагыйрь, әдип.
З
Зәвыклы, матур китабы
Менә минем кулымда.
Исеме “Сабантуй сөлгесе”,
Безнең бәйрәм турында.
И
Иң көткән бәйрәмебез ул,
Бөек татар бәйрәме.
Язгы кыр эшләре беткәч,
Үткәрелә. Бел, яме!
Й
Йола буенча башлана
Бәйрәм бирнә җыюдан:
Чиккән сөлге, яулык, кәрзин
Йомырка белән тулган...
К
Күп җыела. Һәрбер өйгә
Җыючылар туктала.
Шаяру, көлеш урамда,
Катнаша байтак бала.
Л
Лаф орырга җыенмыймын,
Сөйләп бирәм барын да.
Сабантуй уза, гадәттә,
Урманның аланында.
М
Мең еллар шулай булган ул,
Хәзер дә шулай бара,
Мәйдан уртасында биек
Утыртыла багана.
Н
Ничек кенә тырышсаң да
Өскә менү бик авыр,
Җитмәсә бит карап тора
Җан атып бөтен авыл!
Ң
Зеңгелдәп чүлмәк ватыла...
Утырмале су кабып,
Койрыклы хәрефне миңа
Күрсәтче сүздә табып.
О
О, Сабантуй, сабантуй –
Татар халкы бәйрәме,
Эшләрнең беткән чаклары,
Җәйләрнең килгән мәле.
Ө
Өметләнеп кашык кабып,
Әй йөгерә апалар, -
Берәм-берәм җиргә төшеп,
Ватыла йомыркалар.
П
Палас-мәйдан гөрләп тора –
Җыр-биюе, көлкесе!
Җилферди зәңгәр күкләрдә
Сабантуйның сөлгесе.
Р
Рухланып кемдер йөгерә,
Кем – колганың очында...
Сабантуй батырын көтеп,
Шук тәкә тыпырчына.
С
Сынап карыйлар көчләрен
Көрәшләрдә абыйлар,
Яулык белән күзен бәйләп,
Чүлмәк вата бабайлар.
Т
Тырышып гармунчы уйный,
Бию көен сыздыра,
Барча кошлар тынып кала,
Бөтенесен уздыра!
У
Уеннарның иң кызыгы –
Акча эзләү катыктан.
Көлә-көлә эчең ката,
Әйтерсең лә кытыктан.
Ү
Үзәктә ат чабышы да,
Нинди генә атлар юк,
Җайдакларның берсенең дә
Артта калу уе юк!
Ф
Форсаттан файдаланып мин
Игълан итәм: бүген без
Ркаил абыебызның
Тагын бер матур китабын
Телгә алып китәрбез.
Х
Хәзинәләр кайда була?
Тынып торам бер мәлгә.
Белмисезме? Ә мин беләм.
Әйтәм – Сары кирмәндә!
Шул исемле бар китап,
Киштәләрдән эзләп тап.
Һ
Һәр малай-кызга бу китап,
Иманым камил, ошар.
Сер итеп әйтәм: китапта
Тагын дүрт әкият бар.
Ц
Циркка барганың бардыр,
Аюны да күргәнсең...
Ә аюкай куянны син,
Әйтеп бирче, беләмсең?
Белмәсәң, укы китап,
Әкиятне эзләп тап.
Ч
Чал бүре сүзе истә,
Күңелгә җылы тула:
“Игелек итсәң генә,
Яхшылык көтеп була”.
Бу – “Бүре җиләге”ннән,
Әйтелгән йөрәгеннән.
Ш
Шыгрым тулы алтын-көмеш
Сары кирмәндә була...
Тик эшләп тапкан мал гына
Бәрәкәтле! Бел, бала.
Щ
Бу хәрефкә бар тик өч сүз –
Щётка, щи һәм щит.
Татар сүзләре түгелләр.
Еш кына без куллансак та,
Алар безгә чит.
Ъ, Ь
Менә ике хәреф сиңа:
Ъ – катылык һәм Ь – нечкәлек.
Алар сүз башында булмый,
Бик күп китап актарсаң да,
Карасаң да текәлеп.
Ы
Ышанасыңмы син юкмы,
Ике башлы дию бар!
Ркаил абый китабын
Китапханәгә барып син
Сорап ал әле, зинһар.
Э
Энем белән кичә бардык
Кариев театрына.
“Айрыз батыр” спектаклен
Рәхәтләнеп без карадык.
Нәниләр дә, зурраклар да –
Урын җитте барына.
Ю
Юк әле, бетмәде сүзем,
Өзелмәсен арабыз.
Безнең халык шагыйребез
Ркаил абый тагын язсын,
Шуны теләп калабыз.
Я
Яхшы булды. Рәхәтләндек.
Утырмадык тикмәгә.
Ә калганын сез укырсыз
Барып китапханәгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев