Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ни ясар тимерче

Илдар Юзеев шигыре.

Кайгыдан, шатлыктан,

Арудан бушанып,

Изрәгән бар тараф,

Ал таңга ышанып.

Йокламый тимерче,

Ут-күмер дөрләтә,

Гүя ул сабыйның

Бишеген тирбәтә:

Куллары — күректә,

Учакта — тимере,

Янамы күмере,

Янамы гомере?..

Ал да сал сандалга, —

Ут шары өлгергән,

Тик менә тимерче...

Ни ясар тимердән:

Куянга — читлекме?

Балыкка — кармакмы?

Табутка - кадакмы?

Бүрегә - тозакмы?

Зинданга — йозакмы?

Ни ясар тимерче:

Атларга тышаумы,

Азатлык сөюче

Муенына кыршаумы?

Нәниләр сөенеп

Атыныр таганмы?

Сабаннан кылычмы?

Кылычтан сабанмы?

Шатлыкмы, хәсрәтме?.

Ут шары өлгергән...

Көтә Җир-алачык:

Ни ясар тимерче,

Ни ясар тимердән?

1971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев