Ни өчен?
Разил абый Вәлиевның балалар өчен шигырьләре.
НИ ӨЧЕН?
Барысын беләм:
Кыш — чана шуар өчен,
Җәй — бәбкә куар өчен,
Яз — көймә ясар өчен,
Көз — алма ашар өчен,
Су — тәнне пакьләр өчен,
Ай — Җирне саклар өчен...
Тагын, тагын әллә ниләр,
Әллә нәрсәләр өчен...
«Дүртле» белән «бишле» алу
Әни яратсын өчен.
Белмим менә "икеле"ләр
Һәм "берле«ләр ни өчен?
УЕНЧЫКЛАР
Уенчыклар алып кайтты
Әти миңа кибеттән.
Хәзер инде урам буйлап
Машина белән үтәм.
Болыннарга чыгыйм дисәм,
Ярсу чаптар атым бар.
Бар малайлар яланаяк
Минем арттан чапсыннар.
Кеп-кечкенә өстәлем бар,
Бар минем урындыгым...
Почмактагы шкафыма
Тутырам барын-югын.
Машинама бар гаражым,
Ансын үзем ясаган.
Гараж кырыена терәп,
Шакмаклардан йорт салам.
Әти әйтә: «Уйна, улым,
Әле, — ди, — уйнар чагың...
Ләкин син бит егет кеше
Кара, — ди, — үсү ягын.
Үскәч булыр зур машинаң,
Аннан — олы гаражың...
Онытылыр уенчыклар,
Уйчанланыр карашың...»
Инде күптән хыялланам
Әти кебек үсәргә.
Зурайсын иде йодрыклар,
Йөри торгач кесәдә.
Үзем белән үссен иде
Күлмәгем, чалбарым да.
Үсеп узып китәр идем
Дусларымның барын да.
Ир-егет булып җитешсен,
Үссен дә малай чагым...
Үзем белән бергә үссен
Бар булган уенчыгым.
САНАРГА ӨЙРӘНГӘНДӘ
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...
Ун бармак миндә бары.
Бабай ничек саный икән? —
Юк аның бармаклары.
Әни сөйли: «Аның да, — ди, —
Бар иде бармаклары.
Кулсыз калдырган бабаңны
Снаряд ярчыклары.
Исәбенә чыгарлыкмы
Ул алган һәм кушканның?
Ничә шәһәрне алган ул,
Кырган күпме дошманны?!
Шартлаткан ничә танкны,
Җимергән ничә дзот?!
Куып барган дошманнарны,
Күп тау, елгалар узып.
Саный китсә, бабаңның, — ди, —
Санар нәрсәләре күп...
Ике кулыннан язса да,
Утырмый ул яшь түгеп.
Көрәшкән ул, җирдә тормыш
Булсын өчен түгәрәк.
Шуңа аның урыны да
Безнекеннән түрдәрәк».
Берәү, икәү... Миңа биш яшь...
Санар нәрсә җирдә күп...
Туксан яшь тула бабайга...
Киләм саннар өйрәнеп.
Бармакларым унау минем.
Ун саны бит түгәрәк.
Бабай җиңгән дошманнарны
Саныйк, әйдә, бергәләп.
ЙОКЛА, ЭНЕМ!
Йокла инде, энем, йокла инде,
Син йокласын, диеп, кояш сүнде.
Йокла, энем, йокла инде...
Озын юллар үтеп, йокы килде.
Йокла, энем, йокла, күзләрең йом,
Йокы бит ул шундый кызык уен —
Йолдыз керер төшләреңә,
Күзләрең йом, тик ят, дәшмә генә.
Йокла, энем, таңга кадәр йокла,
Кайгырма син урам өчен юкка.
Төне буе явар ак кар,
Урамыңны Кар бабаең саклар.
УРМАН
Ил урманы көн-төн шаулый.
Урманда без куак түгел.
Әйдә, җиңне сызган әле —
Без бит монда кунак түгел.
Сыйпап узыйк чәчәкләрне —
Алар олы урман яме.
Олысына, кечесенә
Бер үк җылы нур тияме?
Анда берәр сөрхәнтәе
Тимәгәнме кырмыскага?
Кечеләрне кимсетергә
Кайберәүләр, һай, оста ла.
Күрә калсаң андыйларны,
Йөзенә бәр, әйт турысын.
Каеннар да, мин ак, диеп,
Алгы рәткә чыкмый торсын.
Тыңлап торма «Нарат яхшы,
Усак начар», дигәннәрне,
һәр агачның үз урыны —
Күккә чөймә имәннәрне.
Урман булгач, урын җитәр
Имәнгә дә, үләнгә дә.
Аланнарда пешсен җиләк.
Гөмбә үссен күләгәдә.
Монысы карт, кирәксез, дип
Ташлап китә күрмә тагын,
Ныграк назла андыйларны,
Ә корыса, кис ботагын.
Үссен урман. Монда патша -
Имән яисә куак түгел.
Түргә атла хуҗа булып,
Син бит монда кунак түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев