Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әни эштән кайтканчы

Әни эштән кайтканчы нәрсә эшләргә була?

Әни таңнан эшкә киткән,
Бөтен эшне эшләп киткән.
Нәрсә эшлик икән, дип без
И баш ваттык, баш ваттык, -
Ахырда җаен таптык.


Банкадагы вареньены
Ялт иттердек бергәләп.
Чүлмәктәге каймакны да,
Табадагы коймакны да
Ашап куйдык бергәләп.


Безнең бәхеткә, шешәдә
Сөт тә никтер әчегән.
Шуңа күрә без ул сөтне
Салып бирдек мәчегә.


Чират чыкты ак майга да,
Өлеш чыкты Акбайга да.
Аннан савытларны юып,
Тезеп куйдык өстәлгә.

Тагын эзләп баккан идек,
Савыт беткән өстәргә.


Савыт-сабалар өстәлгә
Таудай өелсен әле.
Чиста савытларны күреп,
Әни сөенсен әле.
Сөенер шул, ә нигә?
Ул савытларны барыбер
Юасы бит әнигә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев