Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Майның соңгы көне бүген!

Майның соңгы көне бүген

Иртәгә бит җәй килә,
Саубуллашыйк бар да бергә,
Хуш соңгы язгы иртә!

Көтәбез инде сагынып
Җылы җәйнең килгәнен,
Укучылар күптән көтә
Каникуллар җиткәнен.

Дәрес хәзерлисе дә юк,
Мәктәпкә барасы да,
Туйганчы йоклый алалар
Иртә белән барсы да.

Язның соңгы көне бүген,
Иртәгәдән җәй килә.
Шуңадырмы, көн җәйгечә
Кояш та бүген көлә.

 


Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев