Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Л.ка

Ркаил Зәйдулла.

Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Вак яңгыр сибәли. Сүрән көн.
Күзләрем, ниһаять, күнекте көзләргә...
Мине дә көз бераз өйрәнде.

Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Керергә судагы күрәнне
Килдемме бу ярга? Күңелем ямансу...
Соры җил урый тик тирәмне.

Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Тын сулар чайкала. Тирән күл.
Тукта җил! Чал ирнең күңлендә ни булмас, -
Бу салкын тыныңны өрмәле...

Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге..
Җил исә - тарала серләре.
Мин төсе югалткан күрәндәй, нишлим соң? - 
Баш җуеп көзләргә керәмен.

Сап-сары миләшләр...
Кып-кызыл өрәңге...


***

Гомер тирәгеме соң бу? 
Нигә алайса бик яшь... 
Бу бит... бу бит миңа түгел, 
Минем улыма тиңдәш. 
Чал ирне аңламас һич тә, 
Һәм бирә алмас киңәш. 
Төс түгел сызлануларга, 
Шаулап утыра – көләч! 
Сер сөйләргә, мактанырга, 
Якланырга юк ярым. 
Гомерем тирәге! Синме бу? – 
Тыңла алайса зарым. 
Тыңла! Йөзеңне каплап һич 
Борылма миңа аркан. 
Имгәк шикелле кимсенәм, 
Сары сагыштай артам. 
Ялгыз калдым яр буенда... 
Артка юл юк. Алда – су... 
Көймәсез, җырсыз һәм атсыз... 
Һәм хаксыз! Язмышмы бу? 
Тыңлады тирәк... Кабарды, 
Күкләргә тиде башы. 
Миңа тигән дөньяны да 
Каплады ябалдашы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь