Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Каурый-каурый ак болыт!

Чаллы шагыйрәсе Раушания Сафина шигырьләре.

Каурый-каурый ак болыт!
Охшагансың, син нигә?
Күтәрелеп күкләргә -
Очасым килә синдә...

Каурый — каурый ак болыт!
Син күктә, ә мин җирдә....
Җиргә сине куаларга -
Куштым мин искән җилгә.

Каурый — каурый ак болыт,
Мин түбәндә, син үрдә...
Әйдә ачыл да, ак болыт -
Яңгырың кой син, җиргә!


Кулчатыр
Җәй кызуыннан әлсерәп,
Мин шактый алҗап беттем.
Кызулыкны орыша- орыша,
Җәйне ышыкта үттем ..

...*Кулчатыр күләгәсендә,
Бакчамда утап түтәл -
Котылдым,- дип, кызулардан,
Көзләргә сукмак сүттем...

Җәй яраткан җан дусыма -
Елак көз килеп җиткән ...
Ә, елак көз миңа тансык -
Шуңа, мин аны көттем!!

Мин җәйләрдә, ә җан дусым,
Кулчатыр- көздә тота...
Җәй — көз түгел, бу шигырдә -
Кулчатыр, бугай ота...?

..Ул бит ел әйләнәсендә,
Безләргә хезмәт итә.
Фасылларда, кулчатырсыз-
Салкын кыш кына үтә...

*Кулчатыр — зонт.


Фасылларга ни булды,
Яз өлешенә, кем керде?
Салкынга җирне төрде,
Көнгә яз карлар өрде...

Фасыл булганга «серле»,
Уем бөкегә керде.
Өемә юл таба алмый,
Язда адашып йөрдем...

Өшедем, боздай туңдым,
Карлар башыма кунды.
Бик сәер сорау да туды,
Әллә кабат, кыш булды?
/экспромтом/


Яз җылы тунын элгән,
Ник икәнен кем белгән,
Чәчәкләре дә тере,
Апрельнең бүген, бере!

Апрельнең бүген бере,
Ник ачылмый ла бөре?
Яз адымы салмактан,
Йөреше дә, фырт- эре...

Чәчәкләре дә тере,
Сүзләре язның серле -
Суытты тышта, шуңа да яз -
Китәм ди, сездән кире!


Җилләр каулап, кыштыр- кыштыр,
Агачтан яфрак өзеп,
Яңырлар яудырып җиргә,
Көз, йөри урман гизеп...

Яфракладан кат кат итеп
Көз, җиргә келәм түши.
Шәрә агачлар, җилләрдә -
Калтырап куя, өшеп.

Көз, үтәлми кагылмыйча,
Балага, миләшләргә.
Ачысын алып, тәм сала -
Кызарган тәлгәшләргә.

Җилләр каулап, кыштыр- кыштыр
Яба шомлык урманга...
Салкын сибә һаваларга,
Бозлавыкны — юлларга.

Карлы юрганнарга төрә,
Кырларга, уҗымнарга.
Мәктәпкә укырга китә -
Көздә бит, балалар да!


Балаларга.
(Сурәттән туган шигырь)

Акыллы песи булсам да,
Беләсем килә күпне.
Тик «маҗара» майтарырга,
Бераз кыюлык җитми.

Койрык юып, корсак уып,
Ятып аргач урында,
Булдым акыл арттырырга,
Уенны атып кырга...

Баш- колакка күзлек элеп,
Китап алдым кулыма.
Чамалыйсыздыр, мөгаен -
Китабым ни турында?

Авыр түгел үзләштерү,
Минем кебек елгырга -
Оттым «шуклык маҗарасын,»
Сузып көйне: "мыр- мыр"га...

Бәйрәм чыршысының уты,
«Яңгыр»ы да ялтырдан.
Майтарасы, маҗара да-
Кыҗмырдап тора уйда.

Бабай күзлеген чәлдереп,
Әйләндем, мин- угрыга.
Аның каравы, әзермен -
Көтеп тормый Яңа елны,
Хәзер үк чыршы егырга!


Ак теләк!
(Кар патшабикәсе шигыре)

Вакытыннан алда элек,
Соңга калмыйм ла диеп,
Килдем ерак-ераклардан,
Озын тунымны киеп.
Тун астында затлы күлмәк,
Катламлы карлы итәк.
Изүдәге мәрҗәннәрен-
Күрсәң хушың да китәр!
Күлмәгем көмеш чигүле,
Муенсам кызыл миләш,
Күлмәк итәгем читендә,
Энҗе бизәкләр эченә, 
Тагын чигелгән миләш!
Алкаларым тәңкә кардан,
Чәчләрем бәллүр боздан,
Муенсам җилгә сибелә -
Буран туздырып узссам...

Көткәнсездер, беләм үзем,
Мин бит күпләргә тансык!
Мин бит сафлык, Мин бит аклык!
Гүзәлләрнең дә гүзәле,
Табигатьнең — пәкь назлысы,
Тик, назым көче — салкын!
Могҗизалы — сихерлемен,
Тылсымлымын, тырышмын,
Күк төсеннән керфек- кашым,
Тыныч чакта яхшымын.
Кайчагында котырынсам,
Ярысыйдан- каршымын!
Җил- буранлы, суыкмын да,
Бозлымын ла, карлымын,
Карым булмаса, ямансу,
Карым булса — ашлымын!

Ә, хәзер мөһим урында,
Башкарган эшем турында,
Очыплар барган юлымда,
Ашлыкларны саклап кырда,
Карлы юрганнар яптым..
Агачларга шәлләремнең
Челтәр бәслесен — акны!
Күз ачып йөмган арада
Коеп куям таулар да,
Күл — елгаларны катырам,
ЯҢА ел җиргә чакырам!
Бүләкләрдә тәм- сыйларны -
Өлешлим балаларга!
Тәрәзәләр бизәп төндә,
Ыҗгырам суык көйләп,
Себерәм ишек алларын,
Ак бәхет сезгә теләп!

Бүгендә сезгә теләгем:
Ялгызлар парын тапсын!
Һәркемдә сәламәт булсын,
ТЫНЫЧ таңнар ҖИРДӘ атсын!
Өеннән ерак булганнар,
Исән — сау йөреп кайтсын!
Миннән тылсым- сюрпризлар,
Көткәнегезне дә беләм -
Күңелегезгә, көнегезгә-
Ак шатлык кушып үрәм!

(Зәмһәрир суыкларымны,
Җибәрәм сезнең якка,
Йөгәнләмәгән җилләрем,
Муенсамны өзгәли дә -
Кар өстенә тарата.
Чамалыйсыз, миләшләрне -
Кошкайлар бик ярата...)

Сагынганга Кыш, аклыкны -
Алдыгыз мине көтеп.
Ә, мин сафлык сибәм карга-
Көн, төнне кочып- кочып.
Бөтереләм ап- ак карда,
Озын тунымны киеп,
Очыплар ла вальс биим,
Як- ягына олы юлның -
Ап- ак карларым өеп!


Шук яңгыр
Йөгерә-йөгерә суын сипте болыт,
Нечкә «җебен» сызып сукмактан.
«Болыт -Әни» күктә "болыт Ул«га,
Әзерләгән җәза, «тукмактан.»

-«Өлгерерсең әле, син яварга,
Үсәсең бар синең азырак.
Нинди файда Җиргә, син яуганнан?
Суың күбрәк җыйсаң, шәберәк!»

Коярсың ла суың, үсеп җиткәч
Сукмак түгел, олы юлларга.
Ә хәзергә кач та кочагыма,
Көчең тупла минем кулларда!"

Әнисен тыңлап нәни болыт үсте.
Колач җәйде, буен турайтты.
Бер көн килеп, Ул эссе чүлләрне, 
Йокысыннан, явып уятты!

Яңгыр булып, Ул эссе чүлләрдә, 
Кояш нурларында уйнады...
Янып- көйгән үсентеләр сөенеп,
Яңгыр суын эчеп туймады.

Яшелләнде, чәчәк атты чүлләр!
Озак яуды яңгыр, тынмады...
Әнисенең хак булуын, болыт -
Явып беткәч кенә, аңлады...

Раушания Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев