Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Канатлы сүзләр

«Канатлы сүз»ләрнең канаты кайда була? Рәхимә апагыз Арсланова шигырьләре шул хакта.

Чыныгам
Көн дә иртән тору белән
Урыннарымны җыям,
Аннан, физарядка ясап,
Тәнгә салкын су коям.

Шулай чыныгып үссәм мин,
Беркайчан да авырмам,
Мәктәптәге дәресләрне
Бер сәбәпсез калдырмам.

Сау-сәламәт булсам гына
Укырмын мин “биш”легә,
“ Ике”ле һәм “ өч”ле алып,
Каласым юк көлкегә.


Канатлы сүзләр
Канатлы сүзләрне бүген
Өйрәндек без дәрестә.
Канатларын тырышсам да ,
Күрә алмадым һич тә.

Канатлары булса сүзләр,
Очып китәрләр иде,
Агачтан-агачка кунып,
Ял да итәрләр иде...

Укытучым ялгышкандыр
Канатлы дип сүзләрне,
Юк икән шул, сезгә дә мин
Ачыйм, дуслар, серләрне.

Зирәк, хикмәтле сүзләргә
Үсә икән канатлар,
Тапкыр сүзләрне яратып
Бик күп кеше кабатлар.

Телдән-телләргә күчәләр,
Юк аларга киртәләр.
Шуңа күрә ул сүзләрне
Канатлы дип йөртәләр.


Кыш бабай ник чирләгән?
Кышның нәкъ уртасында
Кыш бабай чирләп киткән,
Кар кызы куркуга калган,
Нишләргә белми икән.


Кинәт кенә карлар эреп,
Тама башлаган тамчы.
Кош-кортлар да шатланышып,
Яз җырын җырламакчы.


Бу үзгәрешләрне күреп,
Кар кызы бик борчылган,
Кыш бабайны дәваларга
Табибларны чакырган.


Бер-бер артлы чиратлашып,
Килгәннәр ди биш табиб.
Чирен генә Кыш бабайның
Булмый, диләр бит табып.
- Чирем юк, - дигән Кыш бабай, -
Үпкәм бар балаларга,
Компьютер белән мавыгып,
Чыкмыйлар урамнарга.
Компьютердагы уеннар
Кадерлерәк аларга.
Белдегезме, Кыш бабайның
Нидән чирләп киткәнен,
Урамда, балалар, сезне
Тау, шома боз көткәнен.
Чыгыгыз сез, рәхәтләнеп,
Саф һавада уйнарга,
Кечкенәдән чыныгырга
Кирәк һәрбер балага.
Сезгә карап, Кыш бабайның
Кәефе күтәрелер,
Яңа елда, бүләк тотып,
Гел яныгызга килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев