Җиңү турында шигырьләр-2
Сугыш! Күпме кара кайгы, күпме авырлыклар китергән...
Мәңгелек ут
Миллионнар
Җирне саклап
Җанын биргән —
Ил яшәсен,
Үзем яныйм
Мәңге дигән!..
Мәңгелек ут
Бәргәләнә,
Дөрләп яна,
Уяу яна —
Күз йому юк
Бер дә аңа!
Мылтык тотып
Бастым бүген
Мин дә сакка, —
Мәңгелек ут,
Синең белән
Без бер сафта!
Бу тынлыкны —
Яшәү шавын
Бүлдермәсен —
Изге утны
Сугыш җиле
Сүндермәсен!
Шәүкәт Галиев
Мәңгелек ут
Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Горур башы аска иелгән.
Җиңү булып кайткан батыр егет,
Һәйкәл булып кайткан иленә.
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына баш ияргә килә
Бала-чага, олы кешеләр.
Тышта буран. Чал сакаллы бабай
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
...Медале дә юк иде бит хәтта...
Болай гына... гади бер батыр.
Атакада ядрә тигәч аңа:
«Син туктама, — диде, — бара тор...»
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып — йөрәге.
Разил Вәлиев
Җиңү бәйрәме
Тугызынчы май -
Җиңү бәйрәме.
Бәйрәмнәрнең иң
Зуры, мөгаен.
Бөтен ил белән,
Яше һәм карты
Бәйрәм итәбез
Аны ел саен.
Безнең Ватанны
Ташларга буып
Килгән фашистлар
Күп еллар элек.
Безнең солдатлар
Явыз дошманны
Газиз Ватаннан
Түккән себереп.
Ул көннән инде
Күп еллар үтте,
Еракта калды
Ул җиңү таңы.
Ләкин беркем дә
Җуймый хәтердән,
Саклый исендә,
Онытмый аны.
Рафис Корбан
Май килә
Дөньяны яктыртып,
Кояшлы май килә.
Йөзләрне яктыртып,
Урамда май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек май килүне -
Китерә ул безгә
Иң бөек Җиңүне!
Бәйрәмнәр еш булмый,
Гел шатлан, гел елмай!
Май килә дөньяга!
Чәчәкле, җырлы май!
Май килә, бәйрәмле
Көннәргә бай булып.
Калыр ул хәтердә
Иң якты май булып!
Роберт Миңнуллин
Тынычлыкның туган көне
Минем бабай орденнарын,
Медальләрен
Такты бүген.
Ялт-йолт итеп тора алар -
Шуңа күрә
Якты бүген!
Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча
Атлый бабам.
Бабам белән җитәкләшеп
Мин парадка
Бүген барам!
Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә,
Атлый ул да.
«Син — батыр!» — дим мин бабама,
«Син — батыр!» — дип
Мактый ул да.
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат
Булачакмын!
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә
Торачакмын!
Борчылмагыз!
Үсеп килә
Батырларның
Оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да
Онытмады!
Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек
Булыр идем...
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә
Бүген илем!
Роберт Миңнуллин
Моңсу бәйрәм
Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы,
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы —
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы —
«Зур Җиңү бәйрәме»
Дигәне бар әле.
Өр-яңа күлмәген,
Иң матур костюмын
Кия дә бабаем
Ул көнне өстенә,
Сандыктан ала да
Күп төрле орденнар,
Медальләр тага ул
Пиджагы түшенә.
Урамнар бәйрәмчә
Бизәлгән булса да,
Кояш гел һавадан
Нур чәчеп торса да,
Кешеләр ул көнне
Кайгылы тоела.
Елыйсын китереп
Яңгырый җыры да.
Ул көнне кешеләр
Һәйкәлләр каршында,
Баш иеп, тын гына
Торалар барысы да.
Һәйкәлләр тирәсе
Чәчәккә күмелә.
Шулчакта минем дә
Яшь килә күземә.
Энҗе Мөэминова
Рәхмәт әйтә сиңа кызың
Уеннарымны онытып,
Кулларыма чәчәк тотып,
Киләм, бабай, яннарыңа.
Сөйләвеңнән кем дә туймый,
Мин дә сине тыңлый-тыңлый
Утырыйм әле алларыңа.
Сугышларда булгансың син,
Дошманнарны кугансың син,
Узган юлың ай-һай озын.
Илгә тугры калган өчен,
Батыр исеме алган өчен
Рәхмәт әйтә сиңа кызың.
Энҗе Авзалова
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Мәңгелек ут — ялкыннардан һәйкәл —
һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут — алар сулышы ул,
тоташылган безнең сулышка.
Алар исән безнең күңелләрдә,
дәвамнары — безнең гомерләр.
Алар миндә яши,
алар синдә яши,
алар бездә мәңге яшәрләр!
Булыйк кына лаек
алар буынына
алмаш булып килгән
без — яшьләр!..
Мәңгелек ут яна мәйданнарда —
күк йөзенә төшә шәүләсе.
Алда — тормыш, бөтен барлыгында —
яшисе дә безгә, яшисе…
Рөстәм Акъегет
Якты ай, яхшы ай
Җир буйлап йөгерә
Җылы ай, якты ай.
Чәчәкләр сибә ул
Бәйрәмле ямьле ай.
Бизәлгән, киенгән
Матурлык көннәре.
Җиңүле, горур май -
Батырлык көннәре.
Мәйданга чакыра
Зур Җиңү бәйрәме.
Һәйкәлләр янында
Чәчәкләр бәйләме.
Байраклар, флаглар
Бәйрәмгә җыелган.
Бабайлар янына
Оныклар сыенган.
Бабайлар күзендә
Энҗе яшь калтырый.
Малайлар күзендә
Горурлык ялтырый.
Яңгырый сафларда
Җиңүгә дан җыры.
Өзелмәс дәвамлы
Буыннар чылбыры.
Вәсимә Хәйруллина
Тынычлык кошлары
Гелдер, гелдер,
Гөлдер-гөлдер,
Күгәрченнәр гөрләшә,
Көннәр буе гөр-гөр килеп,
Алар нидер серләшә.
Гөлдер-гөлдер,
Гелдер-гелдер...
Ни әйтергә телиләр?
Алар шулай илебезгә
Тыныч тормыш телиләр.
Рәхимә Арсланова
Җиңү көнендә
Яз сулышы белән бергә
Бәйрәм йөри, авыл буйлап.
Күрше Сәрби әби генә
Яшен сөртә, авыр сулап.
Мин чәчәкләр җыям аңа,
Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.
Җиңү белән бергә илгә
Улы кайткан кебек булсын...
Резеда Вәлиева
Батыр булам
Бабаем медальләрендә
Кояш нурлары уйный.
Аның шикелле үк мин дә
Батыр булырга уйлыйм.
Ләкин сугышны яратмыйм,
Килми аны күрәсем.
Килми минем япь-яшь килеш
Яу кырында үләсем.
Бабама охшыйсым килә,
Хыялым ерак китә.
Хезмәт батыры булырмын,
Тынычлыкка ни җитә?!
Йолдыз Шәрәпова
Бабам истәлеге
Шактый еллар үтте инде
Бабаемның вафатына.
Юксынганда, мин еш кына
Медальләрен алам кулга.
Җансыз тимер медальләрдән
Дары исе аңкып тора.
Әйтерсең лә минем алда
Бабам үзе басып тора.
Бу медальләр сөйли миңа
Бабам үткән сугыш юлын.
Медальләрнең чыңнарыннан
Калтыранып куя кулым...
Лиана Әмирханова
Җиңү парады
Җиңү парадында
җиңүчеләр бара.
Текәлеп,
бирелеп кара.
Сугыш — авыр яра,
сугыш — үлем.
Әмма безнең бәйрәм,
безнең тантана бүген.
Саклап калдык
кешелек җирен,
кешелек күген.
Кешеләрне,
кошларны,
туасы таңнарны,
туасы җаннарны.
Җиңүчеләр даны
йолдызларга китәчәк.
Җиңү көнен
Җиһан үзе бәйрәм итәчәк.
Тугызынчы Май —
кешелек язында
мәңгелек чәчәк.
Кави Латыйп
Хәтер
Еракта, еллар артында
Моңаеп, еламсырап,
Үткәннәргә үпкә сымак
Бер малай карап тора.
Ул — сугыш өермәсендә
Әтисез калган малай,
Бәрәкәт качкан табында
Ипигә мохтаҗ малай.
Ничекләр итеп юатыйм,
Нинди сүз әйтим аяп;
Кызларга күз төшәр чакта,
Бичара — яланаяк.
Чакырам аны яныма;
Чакырам бүгенемә:
— Туңгансың, әйдә, җылын, — дим, —
Ни хөрмәт куйыйм сиңа?!
Әйдәле, җитеш бәлештән,
Казыннан, йөземеннән...
(Инде ул елларның үчен
Кайтардык йөзе белән!)
Кисәң, дим, әнә чөйдәге
Киемнең затлыларын,
Кызларның иң кәттәләрен
Каратыр идең, парин...
Ул миңа карый мөлдерәп,
Тын гына, еламсырап,
Бүгенге рәхәт заманга
Үпкәсе булган сымак.
Нигъмәтләр тулы табында,
Үзара дәшми бер сүз,
Малайчак белән икәүләп
Чәй эчеп утырабыз…
Әхмәт Рәшит
Җиңү яулаганнар онытылмас!
Басып кергән дошман Җиребезгә,
Герман иле сугыш башланган.
Авылларны, шәһәрләрне җимереп,
Җиргә күпме бомба ташлаган.
Җинү яулап кайтырга сүз биреп,
Фронтка киткән күпме әтиләр.
Авыр эштән газап чиккән толлар,
Һәр көн саен арткан ятимнәр.
Сугыш! Сугыш! Күпме кара кайгы,
Күпме авырлыклар китергән.
Балаларның киләчәккә дигән,
Якты өметләрен үтергән...
Без бәхетле буын, азатлыкта,,
Һәм муллыкта гына яшибез.
Җинү яулаганнар онытылмас!
Бердәмлектә бергә көчлебез!
Рәмзия Вәлиева
Сугыш
Герман иле басып кергән безгә,
Дошман аткан, аскан, яндырган.
Авылы белән халык юкка чыккан,
Кемнәрнедер әсир калдырган.
Авылларны көл иткәннәр алар,
Кол иткәннәр, халкым чыдаган.
Авыр газап кичерсә дә халкым,
Ахыргача түзгән чыдаган.
Танкларга каршы барган, алар,
Үлемнән дә куркып тормаган.
Ятим калган күпме балаларнын
Балачагын сугыш урлаган.
Җир тетрәгән бомба шартлавыннан,
Хәрәбәләр калган ишелеп.
Мондый кансызлыкны, вәхшилекне,
Булмыйдыр ул онытып, кичереп.
Рәмзия Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев