Яңгыр җыры
Алсу Галеевадан җәйге шигырьләр бәйләме.
ЯҢГЫР ҖЫРЫ
Эссе көнне сафландыра
Яңгыркай тамчылары,
Суга тилмергән табигать
Иркенләп сулыш алды.
Җил исә, яңгыр тамчылый,
Кара тузан басыла,
Җәйнең ямьле көннәрендә
Яңа төсләр ачыла.
Агачлар купшы күлмәктән,
Ышыклый былбылларны,
Безнең өчен бүләк бит ул
Искитмәле җырлары.
Җәйге яңгыр, җылы яңгыр,
Яңгыр җыры күңелле.
Синең белән бөтен дөнья
Матурлыкка күмелде.
🫧ДӨНЬЯЛАРЫМ ТҮГӘРӘК🫧
Сезнең өйдә өстәл бармы, дүрт почмаклы мөгаен?
Ә безнекендә түгәрәк, сезгә әйтәм тәгаен.
Түп-түп түгәрәк, өстәлләрем түгәрәк,
Түп-түп түгәрәк, дөньяларым түгәрәк!
Фатирыгыз почмаклымы, дүрт почмаклы мөгаен?
Безнекендә почмаклар юк, сезгә әйтәм тәгаен.
Түп-түп түгәрәк, Җир шары да түгәрәк,
Түп-түп түгәрәк, дөньяларым түгәрәк!
Дөньяларны түгәрәкләп тәгәриләр сабыйлар,
Сулар һавам, эчәр суым, дөнья тоткасы алар.
Түп-түп түгәрәк, сабый үсә тәгәрәп,
Түп-түп түгәрәк, дөньяларым түгәрәк!
БОЛЫТ БӘЙРӘМЕ
Бу болытлар белеп килгән
Бүгенге көнне,
Унтугызынчы июньдә —
Болыт бәйрәме!
Әйлән-бәйлән уйный торгач
Болыт куерды,
Яшен яшьнәп, күптән көткән
Яңгыр коелды.
Кызган асфальт җәймәсеннән
Пары бөркелә,
Әйлән-бәйлән уенында
Яңгыр сибелә.
Үстергән уңышларыбыз
Файдасын күрсен,
Бәйрәмең белән котлыйбыз
Күңелле үтсен.
КОЯШЛЫ ҖӘЙ
Алтын кояш туфракларга җылысын сала,
Үсемлекләрне колачлап бер назлап ала.
Бүләк итә алтын төсен көнбагышларга:
Рәхмәт йөзеннән таҗларын кояшка бага.
Кояшлы җәй, чәчәкле җәй, яңгырлар ява,
Салават күперен кичеп күбәләк оча,
Күбәләк артыннан мин дә йөгерәм, чабам,
Кояшлы, җиләкле җәйне мин бик яратам!
***
Җәйне көттем, җәйдә рәхәт,
Өйдә торасы килми.
Урамда иртәдән уйнап
Ару-талуны белмим.
Күзәтәм ак болытларны,
Уйныйм күләгә белән,
Кунакка кайткан дусларны
Сыйлыйм җиләкләр белән.
Саф һавада без уйныйбыз,
Җилдерәбез сәпидтә.
Футболга команда җыям —
Кушылыгыз, әлбәттә!
***
Чәчәкле болын-кырларны
Яланаяк иңләдем,
Адым саен, алка таккан
Чәчәкләрне көнләдем.
Җанга шифа, тәнеңә ял —
Табигать хозурлыгы,
Чиста күңелгә ачыла
Дөньяның матурлыгы.
Яшел келәм-Җир өстендә
Ял итүләре рәхәт,
Туганчы ук яралганбыз
Синнән алырга сихәт.
Табигатьнең көйләвендә
Үтә бака туйлары,
Гашыйк парларны биетә
Чикерткәнең кыллары.
Җитез гомеркәйләр чаба
Тукталышлар, һәй, кыска.
Бик бәхетле мизгелләрне
Күңел түрендә сакла.
***
Бусагада көн сулышы керәм дип телгәләнә,
Исән булсак - күрешербез, булмый дип, өзгәләнмә.
Хат язарга уйладым мин, вакыты ич нәкъ бүген -
Кирәк чакта сүз табалмый югалып кала күңел.
Чарлап куйдым каләмемне — әзер торсын язарга.
Мин булмасам, бусагадан рөхсәт, шакып узарга.
Язам дисәң, сүзләр күп ул, һәркем роман язарлык.
Язганнарны, тик яңадан, кешең булсын укырлык.
Иң электән саулык телим, тәнең, җаныңа шифа,
Хәер-фатихада бул син, иманга хилаф калма.
Яхшылык кылырга тырыш, хөрмәт ит инсаннарны,
Җирдән ераклашкан саен, истә тот кайтасыны.
Киләчәктә без күрмәгән, белмәгән мөмкинлекләр;
Укы, өйрән, белемле бул, ерак тор киресеннән.
Күңлең тулышкан чакларда күз яшьләрең түгелер,
Кәгазь китап ал кулыңа — ярсуларың сүрелер.
Гади каләм кулымда
Тылсымы карасында.
Мин рәссам түгел, шулай да,
Сурәтләр ясыйм алай да.
Нинди икән серләре?
Тирә-якны күр әле!
Дөньяның киңлекләренә
Хозурланып ал бер генә.
Чыкмасам да чит җирләргә
Тиңли алмам туган илгә.
Бар да матур, бар да якын -
Иң гүзәл җир, минем авыл!
Сәлам сезгә, күршеләрем,
Таныш-белеш кешеләрем.
Сәлам мәһабәт өйләр,
Ишетәм милли көйләр.
Сәлам сезгә урманнар,
Басу-кырлар, елгалар.
Күңелемә хуш килде:
Исе, төсе, җисеме.
Гади каләм кулымда
Тылсымы карасында.
Карасында — туган як,
Һәркем рәссам булар чак.
"КЫЗЛАРЫМА"
Сөю гөлендә яралган
Сез минем чәчәкләрем,
Бәхет-шатлыкка төренә
Сез булганга көннәрем.
Дөньяның иң газизләре,
Сезнең белән бик рәхәт.
Тылсымлы хәят эчендэ
Яшәсен кадер-хөрмәт.
Яшәешнең һәр мизгеле
Кабатланмас могҗиза.
Сезнең белән балачакка
Иярергә мин риза!
Минем садә күзләремдә
Кояш чагыла.
Әни үстергән гөл аша
Миңа кагыла.
Өемдәге һәр нәрсәгә
Якты нур сибә.
Борын очларыннан үбеп
Елмаеп, көлә.
Әниемә дә охшатам
Җылы кояшны.
Ул бит безгә бүләк иткән
Якты дөньяны.
Әти белән әниемне
Мин бик яратам.
Җылы, матур, тәмле сүзләр
Сезгә таратам.
Ямь-яшел болын-кырларга
Кояш сибелгән.
Үзе яраткан төсләрдән
Бизәкләр чиккән.
Иң яраткан төсе сары —
Тузганак булды.
Башкасына урын калмый,
Тузынып очты.
Белем иле ял иткәндә
Мәктәпләр тына.
Яшел чирәм арасында
Кыңгырау туа.
Төрле төстәге чәчәкне
Кояшкай чиккән,
Тукранбаш дигән исемен —
Клеверны беләм.
Ямь-яшел келәм өстенә
Чәчәк сибелгән.
Ул бизәкләрне кояшкай
Яратып чиккән.
БҮГЕНГЕ КӨН ДӘ КУЗГАЛДЫ
Җәйрәп яткан тын яшеллек
Үзгәрде бер мизгелдә,
Сәламләргә тәү нурларны
Очардай күк җилпенә.
Кошлар сайравы бизәде
Гаҗәеп таң атуын.
Чагыла бар нигъмәтләрдә
Тормышны яратуы.
Хәрәкәткә килде дөнья
Этә-төртә җил агай,
Бүгенге көн дә кузгалды,
Ак җилкәнле корабтай.
***
Күрешми ничек түзелгән,
бер ел ара вакыты,
Сагынышкан ике гашыйк:
яз һәм яңгыр егете.
Тәмле телле яшь җилкенчәк,
яңгыр егете килгән,
Кәттә генә, ялтыр-йолтыр
матур сүзләрен тезгән.
Ипле генә сөйләшүе
эретә шул яз кызын,
Әйтерсең лә яңгыр түгел,
бал һәм майдыр авызы.
Гашыйкларның вакытлары
җитәкләшеп йөрелде,
Бергә узган сукмаклары
гөл-чәчәккә күмелде.
Алсу Галеева, Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
1
0
Бөтен шигырьләр - Җәй хуш ислеләр! Рәхмәт!
0
0