Факил Сафин әлифбасы
Ринат Мәннан шагыйрь, язучы Факил Сафинның тормыш һәм иҗатына юлына багышлап әлифба язган. Ничек була соң ул дисезме? Үзегез укып карагыз әле.
А
Алиш бүләге иясе,
Балалар шагыйре ул.
Сорасаң: “Кем шигырьләрен
Яттан сөйләп бирәла?” – дип, -
Күтәрелер күпме кул!
Ә
Әмәкәй авылыннан ул,
Бу – Мөслим районы, бел.
Укый Күбәк мәктәбендә,
Ә аннан соң Минзәләдә...
Китапны яратты гел.
Б
Бераздан университет,
Шигырь язып җенләнә.
“Аргамак”, “Мәйдан” журналы,
“Көмеш кыңгырау”да эшли,
Ямь-гамь табып җөмләдә.
В
Вакытын-көчен җәлләми,
Каләме гел кулында.
Кем турында сүз барамы?
Факил абыебыз Сафин
Шагыйребез турында!
Г
Гаять күп китаплар язды,
Без укып алыйк бераз.
Барысын укып чыгарга
Җиде көн дә булыр аз!
Д
Дуслашыйк, ди, иң беренче
Аның китабы.
Китапханәгә барсагыз,
Табарсыз аны.
Е
Ерак китмичә дуслыктан,
Әйтеп китим, балалар,
“Кошлар яратучы малай”
Исемле китабы бар.
Аны укып чыгарга,
Уйлавымча, мәслихәт.
Белмәгәнеңне – белерсең,
Күп белү – үзе рәхәт!
Ё
Бу хәрефкә дә бирик без
Бераз гына игътибар.
Бу хәрефле сүзләр күпме?
Берничә генә алар.
Ж
Жираф турында шигырь бар.
Бик охшаган кранга
Бу җанвар, дип язган шагыйрь.
Кай ягы белән охшаган?
Җавап бирче сорауга.
Җ
“Җ” хәрефе, бел, койрыклы.
Калдыңмы бераз хәйран:
Җил, җиләк, җитен – җитәрме?!
Җен барлыгына ышанма,
Койрык барына ышан!
З
Затлыдан затлы, татлыдан татлы
Анам җыры, белегез!
“Әни турында” шигырен, -
Бөек затларга атап язылган! –
Зинһар, ятлап килегез!
И
Искитәрлек күзәтүчән
Факил абый: “Болытлар
Ник ертык та, ямаулы?
Күккә очкан самолетлар
Ерткалыйлар аларны!”
Й
Йә, болыт турында белдек!
Кем әйтеп бирә ала:
Бу шигырь кайсы китаптан?
“Кибеткә баручы Аю” -
Моны әйтер һәр бала!
К
Керпе дигән бер җанвар бар,
Ул киткән сәяхәткә.
Әйтегезче, чыгалдымы
Шәһәрдә ул рәхәткә?
Шул турыда бар китап,
Кибетләрдән аны тап!
Л
Ләлә исемле чәчәк бар,
Кыз исеме дә Ләлә.
Чәче нинди төстә булган?
Факил абый хикәясен
Укып чыкканнар белә!
М
Моңлыдан моңлы көебез,
Ямьле дә соң илебез!
Аның турда, аны мактап,
Туган телдә, матур телдә
Әйдә җырлыйк әле без!
Н
Ник күркә син уйнамыйсың,
Холкыңмы йомык синең?
Чукыйм гына дип торасың,
Бер дустың да юк синең.
Аңлачы шуны бераз:
“Бер дошман – күп,
йөз дус - аз!”
Ң
“Ң” хәрефе “таң” сүзендә,
“Караңгы” сүзендә бар...
Уртада була, ахырда,
Моңа ит син игътибар.
О
Океан улы турында
Ишеткәнең юктыр бит?
Мин дә белми идем әле.
Укыгач, белдем хәзер:
Аның улы икән...кит!
Ө
Өмә ни ул, беләсеңме?
Бу шигырен укыдык.
Абыйлар анда, апалар –
Бөтенесе шат күңелле,
Эшлиләр дәррәү кубып.
Берничә елдан анда
Наратлар үсеп китәр.
Ай-һай шәп урман булган дип,
Һәркемнең исе китәр!
П
Песи ни күрә төшендә,
Беләсеңме син, юкмы?
Белмәсәң, киңәш сиңа:
Факил абыегыз язган
Аның дүрт төше турында.
Ул язмас инде юкны!
Р
Рәхәт ич ишетеп тору
Гел тәмле сүзләр генә.
“Тәмле сүзләр” шигере бу.
Белгәнемчә, күп балалар
Аны хәтердән белә!
С
Су анасын беләсең бит,
Һәрберегез укыган.
Аны Тукай абыебыз
Безгә язып калдырган.
Шук малайга үпкәсе юк,
Зарыгып көтә икән!
Шул сукмакка карый-карый
Интегеп бетә икән.
Су анасы нигә көтә?
Бәлки, җавап бирерсез.
...Факил абый шигырен сез
Укып чыккач, белерсез!
Т
Туган телдә сөйләш, балам!
“Белеп үс туган телне!”
Изге сүзләр! Әйбәт әйткән
Шагыйребез. Таң җиледәй
Иркәлиләр күңелне.
У
“Уңган шул безнең үрдәк! –
Йомырка салды йөзләп”
Тиздән чыкты бәбкәләр,
“Пи-пи-пи” дип йөриләр
Инде ишегалдында,
Су керү уйларында!
...”Тезелегез! – боера, -
Барабыз су буена”.
Сабырлык-түземлек бир,
Үрдәк булды – командир!
Бу шигырен укыгыз,
Үзегез дә аның кебек
Сабыр-түзем булыгыз!
Ү
Үзе тәмле, үзе зур
Кибеттә ята көтеп.
Ни турында уйлый карбыз,
Бир әле миңа әйтеп!
Ф
Фазыл чишмәсе турында
Телисеңме белергә?
Аны тапкыр,тырыш малай
Табып алган һәм чистарткан.
Аңа ни әйтәсе инде –
Рәхмәт кенә әйтергә!
Сусаганнар - суын эчә –
Суы челтерәп ага!
Бик канәгать өлкәннәр дә,
Канәгать бала-чага.
Х
Хәйләкәр табиб Кәрим
“Укол ясыйм! - дип йөри, -
Хәзер дару бирәм!” – ди.
Авызын да ачтыра...
Энесе көтеп тора.
Ә үзе, үзе менә
Сәпитендә җилдерә!
Һ
Һәр кеше үз телен белсен,
Туган җирен яратсын,
Кылган һәрбер гамәлләре
Туган илен зурласын.
Дөрес әйткән шагыйребез,
Бердәнбер шул илебез!
Ц
“Ц” хәрефенә сүзләр әз,
Бар да - чит ил сүзләре.
Чит илнеке булсалар да,
Безгә кирәк үзләре.
Ч
Чикертмән белән Кырмычны
Сез беләсезме, юкмы?
Төрле кызык маҗаралар
Булып тора әкияттә...
Сөйләмәм сезгә юкны.
Ш
Шук бабай Суык бабай,
Өшетергә өлгерә.
“Суык бабай куа”. – диеп,
Әйт, кем өйгә йөгерә?
Бу шигырьнең исеме
Атала “Суык бабай”.
Аны яттан сөйли һәр кыз,
Яттан сөйли һәр малай.
Щ
“Щ” хәрефенә өч сүз бар:
Щётка, щи һәм щит.
Белергә кирәк аларны,
Булсалар да чит.
Ь, Ъ
“Ь” – нечкәлек һәм “Ъ” – катылык
Безнең әлифбада бар.
Беркайчан да алда булмый.
Моңа ит син игътибар!
Ы
“Ышык урыннар эзләп,
Аякларым ашыга”, –
Ди икән бер куянкай. -
Төлке чыгар каршыма,
Бүре чыгар каршыма,
Аю чыгар каршыма...
Ышанам тик үземә,
Ышаныгыз сүземә!”
Э
Эх, витамин, витамин,
Карап торам сиңа мин.
Карап торам аптырап:
“Синнән юктыр зуррак!”
“Дәү витамин” – ул карбыз,
Бу шигырьне укыгыз.
Ю
Юрган башта ертылды,
Мендәр тишелде аннан,
Дөбер-шатыр идәнгә
Ни ишелде соңыннан?
Уеннан туктадылар,
Бер тамчы да көлмиләр.
Инде хәзер балалар
Нишләргә дә белмиләр!
Я
Ярый, бүген күп укыдык,
Өзелмәсен арабыз.
Без Факил абыебызның
Мавыктыргыч китапларын
Тагын көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев