Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Факил абый Сафинга — 70 яшь!

Әдипне күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Язучы, шагыйрь, фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил абый Сафинга — 70 яшь! Әдипне күркәм юбилее белән котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек, иминлек, шәп кәеф телибез.

Әтием гармун уйный

Әтием гармунда уйный,
Кушылып җырлыйм әле.
Сез тыңлагач бик күңелле —
Иренеп тормыйм әле.

Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул?
Җырлый-җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул!

Гармуныңның эчләрендә
Кошлар оя коргандыр.
Шул кадәрле матур итеп
Алар сайрый торгандыр.

Гармун була төрле-төрле —
Әтием уйный баян.
Моңлы, дәртле көйләрне ул —
Отып бетергән каян?!

Гармун сәдәбен санадым —
Карасы бар, агы бар.
Бездә җырлар гармун тулы,
Кирәк булса, тагын бар.

Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул!
Җырлый-җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул! 



Сабантуй

Сабантуйда
Кызык анда:
Кеп-кечкенә малайлар,
Сөлге салып билләргә,
(Биттән ага тирләр дә),
Көрәшеп маташалар,
Пыр тузып атышалар.
Авып китәләр уңга,
Авып китәләр сулга.
Сөлгегә уралалар,
Гөрс килеп авалар.
Сикерешеп торалар,
Сөлгегә тотыналар.
Бу инде уен түгел,
Сыек бил, муен түгел —
Чын көрәшче малайлар,
Шаккаталар агайлар:
Кеп-кечкенә малай булып
Мәйданга керделәр дә,
Татар егетләре булып,
Чыгып киләләр менә.



Тауда

Менәбез дә биеккә,
Таудан чаңгы шуабыз.
Әллә җил безне куа,
Безме җилне куабыз?!

Узып киттек барысын,
Очтык кына сызгырып.
Җилләр карап калдылар,
Без шуганга кызыгып.
Актырнак чаңгы шуа

— Әллә башым әйләнде,
Юк ла, күзем бәйләнде-
Ак каеннар арасында
Күреп алгач Ләйләне.
Ап-ак киемнәр кигән,
Чаңгысы да ак икән,
Арттан чапкан ак йомгак
Эте — Актырнак икән.
Бергә чаңгы шуалар,
Ак карда эзләр кала.
И хәйләкәр Актырнак, -
Чаңгыга басып алган!
Маэмай кыланмышыннан
Рәхәтләнеп кыз көлә.
Актырнак та калышмый
Ничек шатланып өрә!


Суык бабай

Суык бабай — шук бабай,
Тавышы юк, тыны юк.
Җырламый да көйләми,
Карт бит инде — моңы юк.

Ә шулай да матурлыкны
Ярата ул, күрә ул.
Агачларга таңнан торып
Көмеш бәсләр элә ул.

Шуклануы — гел бер чама:
Үзенчә кызык итә —
Колакларны чеметкәли,
Битне кызартып китә.

Озак йөрсәң табан астын
Кети-кети уйната.
Күздән яшьләр чыгарып
Керфекләрне чылата.

Җитмәгән җире юк инде,
Барысына өлгерә.
«Суык бабай куа» — диеп,
Әби өйгә йөгерә.



Кыш бабай

Кыш бабаем күптән килеп
Яудырса да ак карлар,
Үзен күргәнем юк иде
Бүгенгедәй якыннан.

Баргач чыршы бәйрәменә,
Минем яныма килде.
Аркаларымнан сөеп,
Миңа күчтәнәч бирде.

«Кыш бабай!» — дип йөрсәләр дә,
Куллары җылы иде.
Йомшак, ягымлы күзендә
Якты нур тулы иде!


Туган телдә сөйләш, балам!

Туган телдә сөйләш, балам! —
Белеп үс Туган телне!
Туган телдә әйткән сүзләр
Яктыртып торсын йөзне.

Туган телдә сөйләш, балам! —
Ямьле тел, тере, көләч!
Куанам — син туган телдә
Елмаеп сәлам биргәч.

Туган телдә сөйләш, балам! —
Борынгы телебез ул!
Безгә мирас булып җиткән
Меңъяшәр гөлебез ул!

Туган телдә сәйләш, балам! —
Бай тел бит ул, гүзәл ул!
Бабамнар белән бергәләп
Дөньяларны гизгән ул!

Туган телдә сөйләш, балам! —
Шулдыр изге теләгем!
Туган телдән көч, дәрт алып
Типсен синең йөрәгең!


Кояшлы балалар
«Кояшлы балалар сез!»- дип,
Мактады апа безне.
Елмаюлы бер карашы
Балкытты йөзебезне.

«Кояшлы апабыз сез!»- дип,
Сыендык кочагына.
Күктән кояш көлеп безгә
Карады шул чагында.

Без дә — кояш, апабыз да,
Күктә Кояш тагын да.
Илебез дә кояш булып
Балкысын Җир шарында.

Кайсы кояш яктырак дип,
Сорасагыз, белегез, -
Игелекләр кылыгыз сез,
Гел елмаеп йөрегез!
Якты кояш, нурлы кояш
Сез үзегез булырсыз.
Бар дөньяга якты өстәп,
Җылы сибеп торырсыз.


Китап укыганда

Китап алдым кулыма,
Кердем белем юлына.
Китап укыйм, ә күңелем
Җылынганнан җылына.

Шигырьләре ягымлы,
Һәркайсы җырлап тора.
Укыганымны яратты —
Акбай да тыңлап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев