Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чаңгыга чакырдылар

Раил Гатауллин шигырьләре.

Чаңгыга  чакырдылар

И­шек ша­кый ир­түк кем­дер.

Ач­кан идем – Са­ла­ват!

– Тор ин­де, – ди. – Син тор­ган­ны

­Күп­тән йө­рим са­га­лап.

 

­Шун­дый ма­тур кыш ир­тә­се,

Кит­тек әй­дә чаң­гы­га!

Ур­ман бу­ен урап кай­тыйк

­Көн­нең ма­тур ча­гын­да!

 

­Ти­ен­нәр­не аша­тыр­быз,

Ку­ян­нар­ны ку­ар­быз.

О­шап кит­сә, күл бу­ен да

­Бер чи­рат­тан урар­быз.

 

Эх ди­гән­че ки­ен­дем дә,

Мин дә бас­тым чаң­гы­га.

Ни­чек ин­де бар­мый ка­лам

­Дус ча­кыр­ган ча­гын­да?!

 

­Сез дә, дус­лар, чы­гы­гыз да

­Ча­на-чаң­гы шу­ы­гыз!

Та­би­гать­тән көч алы­гыз,

­Сау-сә­ла­мәт бу­лы­гыз!

 

Тә­мә­ке­сез әти ки­рәк!

А­вы­зын­нан, бо­ры­нын­нан­

Ә­ти­нең тө­тен чы­га.

Ү­зе һа­ман да ютәл­ли,

Ү­зе һа­ман тон­чы­га.

 

Ул тө­тен­нән аның эче

­Кап-ка­ра ко­рым ми­кән?

Гел тә­мә­ке тар­та-тар­та­

Үп­кә­се ко­рыр ми­кән?

 

­Тә­мә­ке тарт­кач әти­не,

Бул­мый бит ко­чак­лап та,

Бит­лә­рен­нән үбеп алып,

Рә­хәт­лә­неп уй­нап та.

 

­Зур бу­лып үсеп җит­кән­че,

Тә­мә­ке бет­сен иде!

Ба­ла­ла­ры әти­лә­рен

­Туй­ган­чы үп­сен иде!

 

Ү­зем дә әти бу­лыр­мын,

Тик тә­мә­ке тарт­ма­мын!

Ба­ла­ла­рым да яра­тыр,

Үп­кәм­не дә сак­лар­мын!

 

­Кө­рәш­че абы­е­ма

­Ми­нем абый – кө­рәш­че,

А­бы­ем ми­нем көч­ле.

Әм­ма лә­кин ул мәк­тәп­тән­

А­лып кай­та гел «өч­ле».

 

А­бый ян­да бул­ган­да,

Ку­рык­мыйм мин урам­да.

Әм­ма оя­лып йө­ри­мен­

Ул «өч­ле»­ләр ал­ган­га.

 

­Көн­нәр үтә ба­ра­лар,

«Өч»­ләр һа­ман ка­ла­лар.

А­бый­ны да кай­ча­гын­да­

Ар­ка­сы­на са­ла­лар.

 

А­бы­ем, син бит көч­ле!

А­бы­ем, ал­ма «өч­ле»!

«­Дүрт»­кә, «биш»­кә укып кы­на

­Бу­лыр­сың чын кө­рәш­че!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев