Бүләк көтәм
Әлфия Ситдыйкованың балалар өчен яңа шигырьләре.
Яңа ел алдыннан бар да
Теләкләр тели-тели
Яшел чыршы алып кайтып,
Өендә чыршы бизи.
Шар элгән саен чыршыга
Ишетелә бер теләк.
Әни тели безгә саулык,
«Үскәч, балам бул терәк!»
Әти сак кына бөтерә
Кулына тоткан шарны.
Әйтерсең аның кулында
Без яшәгән Җир шары.
Тыныч булсын дөньялар дип,
Әйткәне ишетелә.
— Балам, син дә чын күңелдән
Изге теләкләр телә!
Аяз булсын һәрвакыта
Баш очында күгебез.
Саклыйк бергә, яклыйк бергә
Сөйләшкән үз телебез.
— Табыннарда хәләл ризык
Булсын! — дип дәшә әби.
— Тәүфыйк бир, дип, балаларга! —
Кушыла аңа әни.
Бабай да әйтә үз сүзен,
Ялтырый шар кулында.
— Берүк сугышлар булмасын,
Гомер сорыйм улыма!
Мин иң матур шарны алып
Чыршыга элем куям.
Әби өйрәткән доганы
Бер дә кабатлап туймам.
Теләкләрне теләгәндә
«Әмин!» — дип тора телем.
Әти, әни, әби, бабай,
Яшәсен туган илем!
Гаилә белән Туган ил,
Туган тел булса исән,
Иң бәхетле бала булып,
Чын татар булып үсәм!
КЕМ КАРШЫЛАР?
Әни белән кич буена
Икәү чыршы бизәдек.
Йоклар вакыт килеп җиткән,
Икебез дә сизмәдек.
Ялтыравык шарлар белән
Бизәлгән чыршыбызда,
Төрле-төрле утлар яна,
Гирлянда кабызуга.
Йомшак урыныма ятып,
Чыршы утларын саныйм.
Башымда уйлар чабыша,
Тырышам, йоклый алмыйм.
Тиздән Кыш бабай киләчәк
Олы капчыгын асып.
Мин йокласам, кем каршылар?
Кыш бабай белән Кар кызын
Өйнең ишеген ачып.
БҮЛӘК КӨТӘМ
Зарыгып көтә һәрбер бала,
Яңа елның җиткәнен.
Алып килер дип Кыш бабай
Хыялында көткәнен.
Кәрим көчек өмет итә,
Ләйлә өр-яңа курчак.
Кыш бабайга хат яздылар,
Димәк, бар да булачак!
Мин дә көтәм, җәй җитүгә
Барасым килә ялга.
Кыш бабай, зинһар өчен син,
Өметне чынга ялга!
Дуслар сөйли борын чөеп,
Бардык, диеп, Дубайга.
Исем китми, тик күңелем
Кытыклана шулай да.
...Әти чыршы алып кайтты,
Без тотындык бизәргә.
Әни әйтә: «Бәйрәм төсе
Керде, диеп, өйләргә.»
Апа кабымлыклар ясый,
Әни кыздыра үрдәк.
Яңа елны көтә-көтә
И ярсып тибә йөрәк.
Сорап куйдым әтиемнән:
Хат җитте микән барып?
Яңа ел килеп җиткәнче
Кыш бабай белән Кар кызы
Бетмәсләр микән арып?
Безне онытмаслар микән,
Бәйрәм белән котларга?
Бәлки килеп җиткәннәрдер
Инде башка йортларга.
Азат белән Вәсиләгә,
Алмаз белән Айдарга
Инде бүләк биргәннәрдер,
Безгә дигән кайларда?
Капчыгынан сикереп төшеп,
Калмаганмы урманда?
Әти! Әни! Ишетәсезме,
Тузгый анда буран да.
Инде узып китеп бара
Иске ел безнең яннан.
...Ишек шакыдылар шулчак,
Каршы алырга чыгам.
Урра! Күчтәнәчләр алып
Килеп җитте Кыш бабай.
Капчыгыннан алып бирде
Юллама җәйгә — Дубай!
Теләгемне үтәгәнгә
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!
Яңа елга аяк басам —
Бәхетле һәм шат малай.
ОРЧЫК БӘЙРӘМЕ
Көзге көндә, кар төшүгә
Үткәрелә бу бәйрәм.
Йон әзерли, эрләр өчен,
Әбекәй бәйләм-бәйләм.
Күрше апалар җыела,
Кем йон яза, кем эрли.
Кем эрләнгән җепне ката,
Кемдер йомгакка чорный.
Эш һәркемгә дә эләгә,
Бергә эшләсәң җиңел.
Без дә тик кенә тормыйбыз,
Мин җырлыйм, бии сеңел.
Әби орчык әйләндерә.
Зыр-зыр тулгана орчык.
...Менә ичмасам булдыра!
Әминә бии очып!
Җеп эрләгән күршебезнең
Оныгы шигырь сөйли.
«Теле телгә йокмый!» — диеп,
Әнием тора көлеп.
Шундый рәхәт, бик күңелле
Икән орчык бәйрәме!
Эрләнгән, каткан җеп тиздән
Оекбашка әйләнер.
Бияләй бәйләр әнием,
Миңа, аннан сеңлемә.
Дустым, син дә кил бәйрәмгә,
Төшенерсең серенә.
ЭШ АГАЧЫ
«Мактанчык!» — димәгез миңа,
Әгәр: «Эш беләм!» — дисәм.
Машинада келтер-келтер
Күлмәкләр тегеп кисәм.
Кулга бишинә алганда
Бияләй бәйләр өчен,
Уйлыйм: «Бәйләп бетергәнче
Җитсен ихтыяр көчем!»
Әбиемнән, әниемнән
Күреп өйрәнәм барсын.
Эш агачы җимеш бирә...
Гадәткә кереп калсын.
ӘБИ КИРӘК
Төн дип тормый, көн дип тормый,
Әбекәй намаз укый.
Миңа да ул мизгел саен
Һаман бер сүзне тукый.
Ак яулыклы әбиемнең
Хак киңәше оныкка:
«Иманлы һәм тәртипле бул,
Аллаһыны онытма!
Ата-ана хакын хакла,
Бәхетле бул, и балам!»
Әбиемнең сүзенә мин
Әлбәттә колак салам.
Әби тәрбиясе кирәк
Җирдә һәрбер кешегә.
Догалары кабул булыр,
Уңыш килер эшеңдә.
Олыларны хөрмәт итәм,
Булышам нәниләргә.
Киңәш биреп торыр өчен
Булсын ак әбиләр дә.
МИНЕМ БАБАЙ — ӘЛМӘНДӘР!
Аягында киез итек,
Түбәтәе башында.
Горурланып басып тора
Бабай дөнья каршында.
Аңлатты бабай безгә дә
Яшәешнең кыйммәтен.
Ул — татарның Әлмәндәре,
Горурлыгы милләтнең
Яшә, бабай, йөзгә кадәр,
Бирешмә син картлыкка.
Җор күңелең һәр мизгелне
Әйләндерсен шатлыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев