Безне көтә мәктәпләр
Әминә Бикчәнтәеваның уку, мәктәп турында шигырьләре.
МӘКТӘП ЯНЫНДА
Килдек мәктәп янына,
Сарбай белән икебез.
Апа чыгар дәрестән,
Бергәләп сикерербез.
— Сарбай, өрмә, шаулама,
Апа белә күрмәсен!
Тыныч кына укысын,
Дәресе бүленмәсен.
«Һау-һау», диеп син өрсәң,
Тәрәзәдән күренсәң,
Ни әйтербез апага
Укуларын бүлдерсәң?
Дәрес беткәч тә апа
Чыгар, менә күрерсең,
Өчәү бергә уйнарбыз,
Ә син «һау-һау» өрерсең.
ДУС КЫЗЛАР
Нигә син куандың,
Әйт әле, Гөлгенә,
Күзең дә, йөзең дә
Шатлыклы күренә.
Уйнарга курчаклар.
Алдымы әтиең?
Үзеңә күлмәкләр
Тектеме әниең?
Шатланып, куанып
Тордыңмы, матурым?
Сөйләче барын да
Син миңа, акыллым!
— Юк, апа, мин хәзер
Курчаклар уйнамыйм.
«Тәтиләр кирәк!» — дип
Мин хәзер, еламыйм.
Беренче мәртәбә
Мин барам мәктәпкә,
Бик тырыш укучы
Булырмын, әлбәттә.
* * *
Йөгереп керде дә
Дус кызы Миләүшә,
Гөлкәйне мәктәпкә
Барырга эндәшә.
Гөлгенә тиз генә
Өстенә киенде,
«Укырга бара!» — дип
Әнисе сөенде.
Гөлгенә, Миләүшә
Киттеләр икәүләп,
Әнисе аларны
Озатты иркәләп.
Дус кызлар, әйтерсең.
Түгәрәк, пар алма,
Аларның баруын
Күңелле карарга.
Баралар гөрләшеп,
Ике дус сөйләшеп,
Бик тырыш укучы
Булырга киңәшеп.
БАБАЙ ҺӘМ МАЛАЙ
Сентябрь килде гөрләп,
Урамнар ямьләнделәр,
Сумка тотып балалар
Мәктәпкә юнәлделәр.
Менә кызык: бер бабай
Таянып таягына,
Мәктәпкә килгән бергә,
Ияреп малаена.
Ап-ак аның сакалы,
Картайган инде бабай,
Ә улы бик кечкенә,
Сап-сары чәчле малай.
Бу малай ул бабайның
Улының улы икән,
Бабай аны укырга
Озата килгән икән.
Мәктәп ишек аллары
Балалар белән тулды,
Звонок яңгырады,
Уеннар бераз тынды.
Йөгереп классына
Керде дә китте малай,
— Әй улым, улым,— диеп,
Елмаеп калды бабай.
Балалар шауламыйлар,
Уйнауны ташладылар.
Тын гына, тыныч кына,
Укуны башладылар.
Ә бабай һаман йөри,
Кайтып китми өенә,
Нәни улым укырга
Керде бит дип сөенә.
— Мәктәбе дә мәктәбе,
Әй, матур!— дип кызыга.
— Ничек, ди ул, яңадан
Яшәрергә аз гына!
Сиксән яшьлек бабайның
Малай буласы килә,
Мәктәпләрдә укыйсы,
Белем аласы килә.
КЫРЫК ТУГАН
Абыем һәм энем белән
Өчебез бертуган без;
Бик күңелле бергә-бергә,
Бик бәхетле торабыз.
Ә быел укырга кергәч,
Булды кырык туганым;
Туганнарым күбәйгәчтен,
Бик тә, бик тә куандым.
Яшькә түгел, буйга бераз
Дусларымнан калышам;
Ә укуга мин алардан
Бер адым да калышмам.
ӘЛИФБАМ
Китап магазинына
Әтием белән барып,
Матур тышлы, өр-яңа
Әлифба сатып алдык.
Ачып карагач аны,
Мин шатландым тагын да,
Андагы хәрефләрнең
Өйрәнермен барын да.
Сумкага салып аны
Мин мәктәпкә барырмын,
Дөрес итеп сүзләрен
Тиздән укый алырмын.
Рәсеме дә күп икән,
Шундый кызык карарга.
Чиста саклармын аны,
Яна торыр һаман да.
Күп нәрсәләр белермен
Туган илем турында,
Мин бит инде зур булдым,
Әлифбам бар кулымда.
ЯЗАРГА ӨЙРӘНГӘНДӘ
Дөрес итеп утырып,
Язам җайлап, матурлап,
Ярамый бит дәфтәргә
Төшерергә кара тап.
Апа әйтә: хәрефләр
Тигез генә язылсын,
Синең язган язуны
Бар кеше дә танысын.
Әлифбаны карадым,
Бар хәрефне таныдым,
Авылга хат языйм әле,
Бабамны бик сагындым.
КАДЕРЛЕ МӘКТӘБЕБЕЗ
(Җыр)
Әй кадерле мәктәбебез,
Без үсәбез синең кочакта, әх!
Бик зур сиңа рәхмәтебез,
Сиңа килдек без сабый чакта.
Мәктәбебез, сине зурлыйбыз,
Олыларның сүзен тыңлыйбыз,
Матур гөлләр белән бизибез,
Сине мактап җырлар җырлыйбыз.
Иң беренче без тезелдек
Бердәм сафка синең залыңда, әх!
Тантаналы вәгъдә бирдек
Ямьле кызыл байрак алдында.
Егет, кызлар булып җитәргә,
Бүләк иттең белем бакчасын;
Айга менеп бәйрәм итәргә
Безгә син киң юллар ачасың.
ӘЙ ФАТЫЙМА, ФАТЫЙМА!
Дуслары белән мәктәптән
Кайтып килә Фатыйма,
Ул куанган, аны хәзер
Укучы дип атыйлар.
Әй Фатыйма, Фатыйма,
Ап-ак алъяпкычларың,
Йөзләреңдә балкыган ич
Синең куанычларың.
Бер ала да тагын куя,
Өр-яңа әлифбасын,
Рәсемнәре бигрәк матур,
Ничек карап туясың.
Әй Фатыйма, Фатыйма,
Ап-ак алъяпкычларың,
Көн дә саен бишләр алсаң,
Артыр куанычларың.
Әминә Бикчәнтәева.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев