Без дә бөек
8нче июльдә шагыйрь Рифат Сәлахның туган көне.
Хуш, мәктәбем!
Искә алам: әле кайчан гына
Беренчегә атлап барышым.
Ун ел үтте, инде хушлашабыз —
Сизмәдек тә вакыт агышын.
Хуш, мәктәбем, сау бул, туган йортым!
Хушлашуы авыр бигрәк тә.
Бүтән кайтмасак та бу елларга,
Хатирәләр калыр йөрәктә.
һәр дәреснең алтын булганлыгын
Хушлашканда гына аңлыйбыз,
Бәхетле һәм гүзәл мизгелләрне
Тик кайтарып ала алмыйбыз.
Май аенда чәчәк атсалар да
Алмагачлар, шомырт-сиреньнәр,
Гүя бөтен гөлләр безнең өчен
Саубуллашу көен көйлиләр...
Без китәбез, сез каласыз инде,
Укытучы абый-апалар,
Рәхмәт!
Башка берни әйтә алмыйм —
Күзләремнән яшьләр тамалар.
Исән-сау бул, мәктәп — туган йортым,
Хушлашуы авыр бигрәк тә,
Очсак та без синнән, син калырсың
Мәңгелеккә безнең йөрәктә.
2004
Без дә бөек
Без тарихсыз, җансыз милләт түгел,
Дөнья тоткан горур татар без.
Болгар, Урда, Казаннарны ничек
Чал тарихтан алып атарбыз?!
Без таркалган, тузган, сүнгән түгел,
Бездә югалмаган бердәмлек.
Биш гасырга якын юкка чыкмый
Тоткынлыкта гомер сөргән бит.
Без дәүләтсез, илсез, хансыз түгел,
Татарстан — туган оябыз,
Киләчәккә очкан илебезне
Канатлы ат итеп тоябыз.
Без имансыз, динсез-денсез түгел —
Күмалмаган заман агышы.
Күккә ашкан биек манарадан
Ишетелә азан тавышы.
Юк, без кансыз-вәхши халык түгел —
Таш диварлар гүя кабатлый:
«Үзен күралмаган милләт кенә
Башка халыкларны яратмый!»
2004
Апрель
Апрель бүген.
Әнә апрель көлә,
Әнә апрель килә дөньяга.
Апрель балкый кара күк йөзендә.
Апрель ялкынында төн яна.
Апрель көлә,
Бөреләргә кунып,
Апрель көлә карап кошларга.
Март аенда тынган бураннарны
Апрель җилләренә кушарга.
Апрель килә,
Гөрләвеккә кунып,
Апрель килә чумып гөлләргә.
Йолдызларның шавы тынар кебек
Апрель белән тулган көннәрдә.
2006
9 Май, 2006
Тагын бер яз килде —
Җиңү язы.
Гүя тарих язда язылган.
Алтмыш бер ел яши безнең халык,
Көч-дәрт алып Җиңү языннан.
Җиңү язын алып кайтканнарга
Рәхмәт әйтик әле бүген дә!
Яз да безгә хәерхаһлы әнә:
Май кояшы балкый күгендә.
Чәчәк аткан сирень куаклары
Олы юлга зәңгәр гөл сибә.
Исән чакта һәйкәл куярлык бит
Батырларның бөтенесенә.
Сугышның һәр көне гасырга тиң,
һәр мизгеле гүя мәңгелек.
Дошман ядрәсенең кыйпылчыгы —
Күкрәкләрдә калган «истәлек».
Меңәрләгән ак күгәрчен очкан
Тынычлыкның тәүге төнендә.
...Җиңү язын алып кайтканнарга
Рәхмәт әйтик әле бүген дә!
2006
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев