Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниләргә багышланган шигырьләр

Актанышта яшәп иҗат итүче Вәзилә Мансаф кызы Чинаеваның әниләргә атап иҗат ителгән шигырьләре.

Әнкәемне күрдем төшемдә

Әнкәемне күрдем төшемдә. 
Чәчләремнән сыйпап: «Кызым, — диде, — 
Ничек хәлең, суык түгелме?» 
Юрганымны алып, өскә япты, 
Юксындырып китте күңелне.
Әнкәемне күрдем төшемдә.
Ак яулыклы, ал күлмәктән иде,
Аягында шул ук чүәкләр...
— Рәхмәт, кызым, кыйблаң дөрес, — диде, 
Сиңа миннән изге теләкләр!
Әнкәемне күрдем төшемдә. 
Элеккечә ачык, көләч иде, 
Дисбе тоткан иде кулына.
— Гаиләңне, — диде, — күркәм иттең, 
Ак җәймәләр тормыш юлыңда!
Әнкәемне күрдем төшемдә. 
Элеккечә сабыр, тыныч иде, 
Намаз укый өйнең түрендә. 
Әнкәм догалары кабул булып, 
Гомер кичсәм иде үзем дә.


Әнкәемнең ап-ак мамык шәле

Әнкәемнең ап-ак мамык шәле 
Күптән инде минем иңемдә. 
Кар-бураннан, салкын җилдән саклый 
Йомшак шәле мине бүген дә.
Әнкәемнең мамык шәлләреннән 
Килә кайнар икмәк исләре. 
Шәл ябынгач тоям әнкәемнең 
Миңа булган изге хисләрен.
Ярсу йөрәгемә тынгы табам, 
Иңнәремә салып шәлкәйне. 
Мамык шәл дә аңлый кебек 
Сагынганны газиз әнкәйне.
Әнкәемнең йомшак кулы төсле 
Иңнәремдә яткан шәлкәем. 
Саклый кебек мине, яклый кебек 
Афәтләрдән газиз әнкәем.


Без биш бала үстек

«Без биш бала үстек әнкәй белән». 
Бу сүзләр бит безгә юлланган. 
Өч кыз туган, аннан ике малай, 
Бишәү булганбыз без — туганнар.
Әткәй, әнкәй, күз карасы кебек, 
Бик кадерләп безне үстергән. 
Иркәләп тә түгел — хезмәт белән, 
Шул тырышлык безгә көч биргән.
Ким-хур булмый кеше арасында, 
Менә алган үрләр яуладык. 
Белемле дә булдык, сәләтле дә, 
Адәм көлкесенә калмадык.
Дөнья танып, яраклаша белдек, 
Аердык без акны карадан. 
Ялагайдан, көнчел түбән җаннан 
Ерак булды безнең аралар.
Гадел булдык әткәй-әнкәй төсле, 
Кеше хакы безгә ят булды. 
Мал артыннан куып көч түкмәдек, 
Хезмәт җимешләре бал булды.
Акча түгел, рухи байлык безгә 
Өстен булды бала чагыннан. 
Ходай биргән сәләт, тырышлыклар 
Дәрәҗәле булды барыннан.
Тормышыбыз көйле барган өчен, 
Без рәхмәтле әткәм-әнкәмә. 
Югалмадык тормыш сукмагында, 
Сыгылмадык авыр хәлдә дә.
Бишпочмаклы кызыл йолдыз кебек, 
Пыскымыйча, янып яшәдек. 
Амин, калган гомердә дә шулай Көч бир, 
Ходай, сүнми яшәрлек!


Җиз самавыр

Әнкәемнең бүген туган көне, 
Ниләр генә бүләк итәргә? 
Күлмәк-яулык алсам, гадәти хәл, 
Истәлеге калмый иртәгә.
Бүләк итим әле әнкәемә 
Җиз самавыр — күптән онытылган. 
Өстәл уртасында утырсын ул, 
Чәйләр эчик әнкәм кулыннан.
Хәтеремдә әнкәй белән бергә 
Самавырдан чәйләр эчкән чак. 
Тәбикмәкләр мичтә пешәр иде, 
Әй ваемсыз, рәхәт балачак!
Ул чәйләрнең тәме башка иде, 
Әллә инде хәзер башка без? 
Мәтрүшкәле, сөтле чәй эчәргә 
Яшь чакларга кабат кайтабыз.
Җиз самавыр кайный, коймак пешә, 
Рәхәт тә соң шушы мизгелләр! 
Әнкәм белән газиз балалары, 
Оныклар һәм кияү-киленнәр.
Җиз самавыр һәрчак кайнап торсын, 
Күңелләрне шулай җылытып. 
Чәйләп яшик әнкәй белән бергә, 
Борчу-хәсрәтләрне онытып.


Ипи баса әнкәм

Дога кылып, ипи баса әнкәй, 
Изге хисләр аның уенда. 
Күңел биреп баса ипекәйне, 
Дәва-шифа микән кулында?
Мичтә пешкән бодай икмәгеннән 
Килә башак, туфрак исләре. 
Шул икмәктә хәер-фатихасы,
Әнкәемнең назлы хисләре.
Бисмилласын әйтеп, ипи сала, 
Еракларга китә уйлары. 
Балаларын, газизләрен уйлый, 
Уңа микән диеп юллары.
Гомерендә күпме ипи салган 
Җыерчыклы әнкәм куллары? 
Кара икмәк безне кеше иткән, 
Икмәк белән көчле уллары.


Әнкәебезнең гомер туе

Әниемнең 95 яшьлек юбилее уңаеннан
Һәркемгә дә үз әнкәсе кадерлерәк, 
Һәр балага үз әнкәсе — олы терәк. 
Тик шулай да безнең әнкәй өстен төсле, 
Ныклы рухлы булу белән әнкәм көчле.
Һәркемгә дә үз әнкәсе иң тыйнагы, 
Иң күркәме, аның кебек бармы тагы? 
Тик шулай да безнең әни бигрәк тыйнак, 
Һәр гамәле әнкәемнең бигрәк җыйнак.
Һәркемне дә әнкәйләрнең тыныч холкы 
Сокландыра: түземлеге, сабырлыгы. 
Сабырлыклар әнкәемдә күбрәк кебек, 
Сабыр төбе — сары алтын, диләр белеп.
Күп аналар авыр тормыш кичергәндер, 
Яшәү өчен иман нуры көч биргәндер. 
Канәгатьлек хисе тою бу тормыштан 
Авырлыкларны җиңәргә дә булышкан.
һәркемнең дә әнкәйләре исән булсын, 
Балалардан кадер-хөрмәт күреп торсын! 
Изгелекләр кылды әнкәм гомер буе, 
Котлы булсын әнкәемнең гомер туе!


Әнкәемнең туган көне

Әнкәбезнең бүген туган көне — 
Әнкәбезнең гомер бәйрәме. 
Шатландырсын, рухландырсын сине 
Март аенең гөлләр бәйләме!
Киң күңелле булдың кешеләргә, 
Изгелекләр кылдың һәрдаим. 
Синең киңәшләрне юлдаш итеп, 
Биш балаң да тапты үз юлын.
Догаларың синең ярдәм итте 
Тормыш киртәләрен үтәргә. 
Насыйп булсын барчабызга шулай 
Гомер йомгакларын сүтәргә!
Балаларың, кияү-киленнәрең, 
Оныкларың сине ярата. 
Туганнарда, таныш-белешләрдә 
Изге хисләр сиңа карата.
Сәламәтлек иң мөһиме бүген, 
Ходай аннан мәхрүм итмәсен! 
Йөрәк типсен ару-талу белми, 
Борчулардан шашып типмәсен.
Балачакта күргән михнәтләрне 
Күрсәтмәсен Ходай яңадан. 
Изге сүзләр, изге теләкләрне 
Кабул ит син һәрбер балаңнан!
Туган көнең, әнкәй, котлы булсын
Тыныч күңел сине биләсен! 
Без янәшә, без яныңда синең, 
Яратабыз сине, беләсең!


Әнкәем тәбикмәкләре

Иртән иртүк каен утын ягып, 
Әнкәм мичкә күмер төшерә. 
Табагачка элеп зур табаны, 
Тәбикмәкләр әнкәм пешерә.
Каурый канат белән каз маенда 
Тәбикмәкнең майлый һәрберсен. 
Өеп куя өстәл уртасына 
Авыз итсен диеп һәрберсе.
Самавырга салып кайнар күмер, 
Кабат-кабат чәен чыжлата. 
«Әйдә, кызым, бергә чәй эчәек», -
Диеп, әнкәм мине уята.
Әнкәй белән кара-каршы утырып 
Чәй эчәбез тәбикмәк белән. 
Бу бәхетле сихри мизгелләрнең 
Гомерлеккә булмасын беләм...
Әнкәм инде күптән гүр иясе, 
Туган йортның бикле ишеге. 
Әнкәемнең тәбикмәге исен 
Еллар аша тоям шикелле.


Йон оекбаш — әнкәм бүләге

(Җыр)
Инсаф Хәбибуллин
Мамык кебек ап-ак йоннан 
Оекбаш бәйли әни. 
Балаларым куансыннар, 
Сау-таза булсыннар, ди.
Әнкәемнең, җанкаемның 
Армасын беләкләре. 
Йон оекбаш бик кадерле — 
Әнкәмнең бүләкләре.
Күңел җылысын кушадыр 
Гап-гади оекбашка. 
Йөрәкләргә сихәт була, 
Көчең, куәтең арта.
Сүтелгән саен йомгагы, 
Күзләре арта бара. 
Газизләрен уйлый ана, 
Һәммәсен искә ала.
Гомер агышлары төсле 
Эрләнгән йомшак җепләр. 
Бу җепләрдә — әнкәм кушкан 
Иң татлы, җылы хисләр.


Мәрҗәндәй теләкләрем

Һәрбер елны, әнкәйләрне котлап, 
Ак кәгазьгә шигырь язамын. 
Йөрәк җылым кушып, сәйлән кебек, 
Теләкләрне тезә барамын.
Мәрҗән-сәйлән кебек теләкләрне 
Шигъри җепкә тезәм бүген дә. 
Иң кадерле кешем — әнкәемә 
Изге хисләр генә күңелдә.
Сәйлән тезә-тезә рәхмәт укыйм 
Мәрхәмәтле, якын кешемә. 
Назлы карашларың җылытып торсын, 
Борчу-кайгылардан өшемә!
Никадәрле игелекләр сыйган 
Җыйнак кына олы йөрәккә. 
Сәйлән итеп котлау язам әле, 
Газиз кешем, сиңа бүләккә.
Сәйләнеңнең ефәк ак җепләре 
Таралмасын кинәт өзелеп. 
Барып җитсен сиңа бу теләкләр 
Шигъри юллар булып, тезелеп!


Кадерле бүләк

Кунак килсә, бәйрәм булса, 
Чуклы шәлен бәйли әнкәм. 
Кыр чәчәге төшкән шәлне 
Бүләк иткән аңа әткәм.
Зәңгәр шәлдә алсу чәчәк, 
Ефәк чуклы аның чите. 
Бик килешә әнкәемә, 
Чөнки бу шәл — әткәм төсе.
Шәлне салгач төреп куя, 
Чукларыннан кат-кат сыйпый 
Үткәннәрне уйлый-уйлый, 
Эчтән генә дога укый.
Шәлләре күп әнкәемнең, 
Тик монысы кадерлерәк. 
Гомерлеккә, истәлеккә 
Әткәм биргән олы бүләк.


Буынннардан күчкән истәлек

Бик күптәннән әнкәм муенында 
Энҗе төймә — бигрәк килешле. 
Вак-вак кына аксыл бөртекләре 
Хәтерләтә затлы җимешне.
Бу төймәне әнкәсе дә таккан, 
Нәзер булып күчкән әнкәмә. 
Әбекәйгә бабам бүләк иткән, 
Алыштырып чутсыз тәңкәгә.
Ефәк җептә энҗе бөртекләре, 
Күз яуларын җәлеп итәрлек. 
Нәсел җебен яклый, саклый кебек 
Буыннардан күчкән истәлек.
Төймә бөртекләре таралмасын, 
Чәчелмәсен төрле якларга. 
Буын чылбырлары өзелмәсен, 
Күчмәсен ул төймә ятларга!


Әнкәемә бүләк

Бүген шундый матур бәйрәм 
Әнкәйләрнең бәйрәме. 
Бүләккә — җылы, назлы сүз 
Һәм чәчәкләр бәйләме.
Әнкәм өчен дип үстердем 
Ал чәчкәле яран гөл. 
Яран гөл ул — тормыш гөле, 
Дияр иде әбкәм гел.
Күз явын алырдай гөлне 
Тәрәз төбенә куйдым. 
Әнкәм гөлне бик ошатты — 
Күз карашыннан тойдым.
Яран гөле — гап-гади гөл, 
Күптәнге авыл гөле. 
Һәрбер йортның тәрәз төбен 
Бизәгән гомер буе.
Тәрәз төбендә — яран гөл, 
Шаһит ул үткәннәргә. 
Ачысын да, төчесен дә 
Татыган, күргәннәргә.
Әнкәм озак карап торды 
Хәтерләрен яңартып. 
Тормыш заяга үтмәгән, 
Узган гомер яратып.
Кешеләрне һәм тормышны 
Бик яратып яшәлгән. 
Җимешләре шуңа татлы, 
Татлы изге гамәлдән.
Әнкәмнең тәрәз төбендә 
Сулмасын яран гөле. 
Тормыш гөле илһам бирсен, 
Шатлыкта узсын көне!


Төш

Бүген төштә әнкәемне 
Зур сәхнәдә дип күрдем. 
Шундый моңлы җырлады ул — 
Йомшарып китте күңел.
Алсу ефәк күлмәк кигән, 
Бөрмәле итәкләре. 
Калфагында җем-җем килә 
Чуклары, бизәкләре.
Аягында ап-ак читек 
Зәвык белән чигелгән. 
Колагында алкалары 
Ялт-йолт итә иелгәч.
"Сәрбиназ"ны сузды әнкәм 
Тальян гармун көенә. 
Шундый моңлы, шундый назлы, 
Күңелкәем сөенә.
Уянырга куркып ятам, 
Бүләсе килми төшне. 
Күземне ачсам, әнкәмне 
Кабат югалтыр төсле.


Сабыр төбе — сары алтын 
Әнкәемә
Сабыр төбе — сары алтын, диләр, 
Сабырлыклар синдә җитәрлек. 
Түземлегең, тыйнаклыгың белән 
Бар дөньяны әсир итәрлек.
Тормыш ачыларын татысаң да, 
Сыгылмыйча, сынмый яшисең, 
Һәр минутның ямен-тәмен тоеп, 
Яшәү кадерен белеп яшисең.
Ачлык еллар, зәһәр сугыш чоры, 
Синдә болар эзсез калмаган. 
Кеше түзсә түзә икән диеп, 
Хәтереңдә мәңге сакланган.
Сабыр итү — иң мөһиме, диеп 
Яшисең син әле бүген дә. 
Догаларың синең кодрәт биреп, 
Юлдаш булган гомер юлыңда.
Биш балаң да, онык-оныкчалар 
Синнән үрнәк алып яшибез. 
Маяк булып яктырт әле шулай, 
Иң кадерле, гадел кешебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев