Әниемә булышам
Дания Нәгыйм шигырьләре.
ӘНИЕМӘ БУЛЫШАМ
Кызлар эше диеп тормыйм,
Мин гөлләргә су сибәм.
Чүпрәк белән юып алгач,
Ялтырап кала идән.
Китапларны тезеп чыгам
Матур итеп киштәгә.
Тырышлык һәм көчем салам
Башкарган бар эшкә дә.
Кимесә дә бераз көчем,
Бу вакытлы – беләмен.
Эшли-эшли буем үсә,
Ныгый ике беләгем.
Кирәк икән кишер уам,
Аяк киемен сөртәм.
Эшләмәскә, мин бит горур
"Малай" исемен йөртәм!
Ә малайлар курыкмыйлар
Бернинди хезмәттән дә.
Эреп китәбез шулай да
Гап-гади рәхмәттән дә.
Әниемә әз булса да
Булышырга телим мин.
Ул да бит ара көн буе.
Шуңа эшлим – иренмим!
МИН – АБЫЙ!
Энекәшнең елавыннан
Кайчак туеп китсәм дә,
Аны урамга чыкканда
Шактый озак көтсәм дә,
Мин аның өчен абый!
Ул минем өчен наный!
Кулны юарга кул кирәк,
Ә миңа кирәк энем.
Ул янымда булса гына
Күңелле үтә көнем.
Энемә авыр сүз әйтмә,
Абыйсы бар – онытма!
Наным, мин синең яныңда –
Бернәрсәдән курыкма!
Әгәр мин дә куркам икән,
Без бергәләп куркырбыз.
Әби өйрәткән доганы
Икәү бергә укырбыз.
Тик шулай да караңгыдан
Курыкмаска өйрәнәм.
Куркуларны җиңәр өчен
Көч биреп тора энем.
ФИЛ ҺӘМ ФОНТАН
Беләсезме, нигә филләр
Килми фонтан карарга?
Фонтан кебек су сибәрлек
Борын бар шул аларда!
ТАБЫШМАКЛАР
Мин елмайсам – ул елмая,
Мин көлгәндә ул көлә.
Нишләсәм – шуны кабатлый.
Бу ни була? Кем белә?
(Көзге)
Кечерәк кенә төштән
Шундый зур булып үскән!
Әни аннан тәмле итеп
Пешерә хәзер бөккән.
(Кабак)
Сигез аягы бар аның,
Итекләр кими ярый.
Сигез итеккә акчаны
Каян тапсын ул җаный.
Сигез аягы булса да
Сигезаяк ул түгел.
Туку белән шөгыльләнә
Көне буе тир түгеп.
Тукыганы челтәр кебек,
Җем-җем килә кояшта.
Ул йөгереп килеп җитә
Берәр чебен кунгач та.
(Үрмәкүч)
ТУҢДЫРМА
Җәйнең эссе бер көнендә
Туңдырма сатып алдык.
Сатучы апа учына
Тимер акчалар салдык.
Шуны уйлыйм: “туңдырма” дип
Әйтсәләр дә, нигәдер
Туңдыргычка куялар гел.
Кемгә зыян тиядер?
Туңдырма дип, әйткәч, аны
Тыңларга кирәк инде.
Эреп агар дип борчылма!
Чакыр ярдәмгә мине!
КАР БАБАЙ
Ясадым мин Кар бабай,
Башына элдем чиләк.
Борыны кишер түгел –
Туңдырып куйган җиләк.
Күзләрендә – карлыган,
Ә авызы – миләштән.
Миләшне өзеп алдым
Чыпчык кунган тәлгәштән.
Төймә итеп тездем мин
Сеңелкәш кәнфитләрен.
Алма кисеп бизәдем
Кар бабайның битләрен.
Кар бабайны ясадым
Урамыбыз сакларга.
Хәзер инде туры килә
Миңа аны якларга!
Югыйсә чыпчык, карга
Кызыга борынына.
Төймәсен йолкып алыр –
Кырыйга борыл гына!
Беркем тимәсен әле! –
Ашап куйдым җиләген.
Ул үпкәләде бугай –
Кыңгыр салды чиләген.
Үпкәләмә! Хәзер сиңа
Кишер куям апчыгып.
Бездә кишер шундый күп!
Чишә алсам капчыгын...
Кәнфитләрен берәм-берәм
Шудырдым мин авызга.
Йә эләгер ул тәмлеләр
Берәр төрле явызга.
Куйдым аның урынына
Төймәләрнең матурын.
Әни халатыннан алдым,
Күрдең, нинди батырмын!
Ә әнинең халатлары
Әллә ничә – биш микән?
“Өйгә керим инде, яме?
Инде әнә кич җиткән.
Алмаңны гына ашыйм да
Элдерәм өйгә таба!
Борчылма син! Мин иртәгә
Сиңа яңа бит табам.
Ә син җәйгә кадәр шулай
Басып тор, дустым, яме!
Күрсәтәсем килә сиңа
Җиләкләр пешкән җәйне.”
УКЫРГА ӨЙРӘНӘМ
Бик тырышып, тырмашып
Өйрәнәм мин укырга.
Минем кебек бик тырышкан
Бакчабызда юктыр ла!
Менә ачыш: хәрефләр дә
Киреләнә беләләр!
Тиз генә өйрәнмәсен дип,
Зиһенемне бүләләр.
Ә мин аның саен һаман
Хәреф чүплим китаптан.
И сөенәм, берәр биттә
Таныш хәреф очратсам.
Хәрефләр бик тиз арада
Күчә бугай урыныннан.
Кайберләре миңа хәтта
Арты белән борылган.
Мин ялкау малай түгел лә –
Хәрефләр ипсез әнә!
Надан калсын диеп, юри
“М”, “у”лар көйсезләнә!
Тик шулай да мин аларга
Бирешеп тормам кебек.
Карышмый башларлар әле
Уку теләгем күреп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев