Әни барда көннәр нурлы, өйләр җылы...
Шагыйрә Рушания Сафинаның әниләргә багышланган шигырьләре.
Әни барда
Көннәр нурлы, өйләр җылы,
Балачак та — бишек җырлы,
Ашлар тәмле, дөнья ямьле,
Балаларга — Әни барда!
Әниләрнең куенында
Бар борчулар тарала да.
Канатлана хыяллар да
Киләчәккә-далаларга...
Яшәү ямьле балаларга
Янәшәдә Әни барда!
Күңел өши, куллар төшә
Әни китсә,
Чуалана язмышлар да,
Караш тула сагышларга,
Бәгырьләр дә яралана...
Төннәр уйлы, йөрәк елый...
Әни китсә,
Нурлы көннәр тоныклана,
Манылалар
Бик озакка караларга...
Балаларга Әни кирәк,
Әни кояш, сулар һава!
Кайгыларда - Әни терәк,
Бала назда, игътибарда,
Әни барда, Әни барда!
Көннәр нурлы, өйләр җылы,
Без бәхетле, без бит бала -
Әни барда, Әни барда!
Әниемә
Яшьлегеңдә булмагандыр тынычлыгың,
Бүгенеңдә исәнлегең юктыр синең.
Сабый чакта авырысак та, еласак та,
Юатуда безне кочып узган төнең.
Дөнья кумый яшәдең син тыйнак кына,
Риза булып булганына, берни күрми.
Бик ямансу вакытында да, күңелеңнең -
Калмадың син назларыңа безне төрми.
Язмышларның давылында чуалганда,
Ярдәмеңне сузасың син безгә тагын.
Олыгая барган саен, әнием-бәгърем,
Күз алдыннан кат-кат үтә яп-яшь чагың!
Ераклардан һәрбербезне һәрчак тойдың,
Һәрвакытта бездә булды синең уең.
Яшә әнием, исәнлектә озак-озак,
Һәммәбезнең хөрмәтендә гомерең буе!
Әниемә
Кайтыр идем йөгереп балачакка,
Бик сагындым әнием куенын.
Юатсын да иде әнием-бәгърем,
Иркәләнер идем сыенып...
Еллар үтә, ә, мин әле дә тоям,
Әни синең кулың җылысын.
— Балам! — бул түземле, үз язмышың,
Куймый тормыш юлның җырлысын..
...Тормыш булач, бар да була, балам,
Сабырлыгың гына китмәсен.
Балачагым бик тиз үтеп китте.
Ерып барам гомернең кәсен....
Синең догаң белән яшим, әнием,
Ике улым күптән буй җиткән.
Алар сөйли миңа үз хәлләрен,
Шатлык-борчуларын бүлешәм.
Синең кебек мин дә тырышамын,
Балаларым, диеп яшәргә...
Тормыш авыр! — димим, Ин Шәә Аллаһ!
Ярдәм кулы сузам аларга.
Хәер-фатихаңны ала алдыммы,
Әнием-бәгърем, үскән чагымда..?
Үзем дога кылам балам өчен,
Үзем бүген балам сагында!
Әниемә
Яшәсәм дә синнән еракларда,
Әнием-бәгърем, син гел йөрәктә.
Изге җанлы иң кадерле кешем,
Син ышаныч миңа, терәк тә...
Күпме юллар, әнием, арабызда
Ә мин тоям күңел җылыңны.
Йомшак җилләр битем сыйпаганда,
Назын тоям синең кулыңның.
Кояш баеп, кичен тәрәзәмә
Көмеш аем сипсә нурларын,
Чәчләремнән гүя син сөясең,
Көйләп балачагым җырларын...
Шулай, әнием, син гел яннарымда,
Күңелем белән синең янда мин...
Нишлисең соң, язмыш читкә типте,
Җибәрәсең килмәсә дә син...
Күңелем белән һәрчак тоеп сине,
Яшәдем мин барлык гомерем.
Озын гомер телим сиңа әнием,
Син дөньяда иң-иң кадерлем!
Еракларда синнән яшәсәм дә,
Әнием-бәгьрем син гел йөрәктә.
Изге җанлы иң кадерле кешем,
Син ышаныч миңа, терәк тә!
Әниләр
Соңлап кына ахры аңлыйбыз,
Әти-әни булгач үзебез:
Җаныбызга шифа булуын,
«Әни» - дигән кыска сүзебез.
Яктылыкны җыеп үзенә,
Әни йөзе балкый кояштай.
Кадерледән булган гомерне
Бүләк итә әни: кыз-улга.
Әниләргә булмый тиңләп тә,
Алыштырып булмый аларны.
Әни генә бары кичерә,
Чын күңелдән аңлый баланы.
Әни генә, хәтта караштан,
Сизә, тоя белә баласын.
Гомере буе көтә, югалтса:
«Кайтыр!» - диеп, йөрәк пәрасы...
Балам - диеп яши ул һәрчак,
Янса да йөрәге ярасы.
Һәрхәлдә бала ич, әнигә -
Иң якын, күзенең карасы.
Таянабыз һәрчак әнигә,
Тик мәңгелек түгел алар да...
Башны иеп һәрбер әнигә -
Озын гомер телик аларга!
Соңлап кына ахры аңлыйбыз,
Әни, әти булгач үзебез.
Бәйләнештә, җанда һәрвакыт -
«Әни» — дигән кыска сүзебез!
Раушания Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев