Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия алъяпкычлары

Әминә Бикчәнтәева шигырьләре.

ӘЛФИЯ АЛЪЯПКЫЧЛАРЫ
Безнең күрше Әлфия 
Матурлыкны бик сөя, 
Матур булмаган киемне 
Үзе матурлап кия.
Үзе юып, тегеп куя 
Күлмәгенә якасын,
— Тегеп бирче син генә!—дип 
Аптыратмый апасын.
Алъяпкычлары үзенә 
Килештереп тегелгән, 
Иңбашлары канат кебек, 
Матур итеп бәрелгән.
Тегелүен тегелгән дә, 
Бәрелүен бәрелгән, 
Тик аларның берсен-берсе 
Җәберлисен кем белгән?
*
Беркөн шулай ак алъяпкыч 
Масаеп сүз башлады. 
Дусты кара алъяпкычны 
Мыскыл итеп ташлады.
— Кара алъяпкыч, син, —диде, — 
Тик таушалып йөрисен, 
Бәйрәмнәрдә бик күңелле 
Кичәләрне күрмисең.
Әлфия мине юа да, 
Ап-ак итеп агартып, 
Бәйрәм көннәрендә яба
— Аппагым! —дип, яратып.
Ә сиңа мәктәпкә баргач 
Кара таплары тия, 
Мине яба биегәндә 
"Әпипә"гә Әлфия.
Әлфия гел мине мактый, 
Кадерләп кенә саклый, 
Мине генә ярата шул, 
Сине бер дә яратмый.
*
Кара алъяпкыч хурланды, 
Үкси-үкси елады, 
Әлфия бер читтән генә 
Исе китеп тыңлады.
Менә ул ак алъяпкычын 
Читкә этеп куйды да 
Кара сатин алъяпкычны 
Алды назлап кулына.
— Кара матур алъяпкычым, 
Яратып көн дә ябам, 
Синең белән бишләр алам, 
Куанам, шатлык табам.
Ак алъяпкыч хурлаганга
Һич калмасын хәтерең, 
Тырыш кызлар яхшы белә 
Кара алъяпкыч кадерен.
Сине ябып һәр көн саен 
Мин мәктәпкә бармасам, 
Язга кадәр бик тырышып, 
Укып белем алмасам,
Миңа оят булмасмы соң, 
Язның матур көнендә, 
Алъяпкычым ак кына дип, 
Күңел ачып йөрергә.
Әлфия шулай дигәнгә, 
Кара алъяпкыч юанды, 
Мин дә кирәк Әлфиягә, 
Ярата дип куанды.
Ак алъяпкыч Әлфиядән 
Бик оялды, үкенде, 
Дусты кара алъяпкычтан: 
— Гафу ит! — дип үтенде.
Ышанмасагыз бу хәлгә 
Сорагыз Әлфиядән, 
Ул үзенең мәктәптәге 
Дусларына сөйләгән.

БИК РӘХМӘТ, КЫЗЛАРЫМ
Фәридә, Зөбәйдә 
Мәктәпкә баралар, 
Алар бик акыллы, 
Тәртипле балалар.
Бу кызлар бер сукыр 
Әбине күрәләр, 
Тиз генә йөгереп 
Янына киләләр.
— Тукта әле, әбекәй, 
Таптала күрмә син, 
Җитәклик үзеңне, 
Ялгызың йөрмә син.
Бу сукыр әбине 
Җитәкләп кулыннан, 
Чыгарды ике дус 
Трамвай юлыннан,
Һәм юлны өйрәтеп 
Киттеләр аңарга,
— Бик рәхмәт, кызларым, —
Ди әби аларга.

УКЫТУЧЫ БАНУ
Зәңгәрсу төс алган 
Урманнар һәм кырлар, 
Җиргә мамык кебек, 
Яуган йомшак карлар.
Тәрәзәләр туңган, 
Кышкы салкын иртә, 
Аяк баскан саен 
Шыгыр-шыгыр итә.
Укытучы Бану, 
Саф һаваны сулап, 
Сөйгән йорты булган 
Мәктәбенә килде.
Алсуланган йөзе 
Мәк чәчәге сыман, 
Көлемсерәп үзе,
— Ай-һай, салкын! — диде,
Ул класска керде, 
Сөйгән балалары 
Аягүрә басып 
Каршылады аны.
Алар һәммәсе дә 
Аңар бик-бик якын, 
Ул аларны уйлап, 
Көтеп ала таңны.
Балалары аның 
Алма кебек йөзле, 
Дөрес, матур итеп 
Сөйли алар сүзне.
Класс эче тып-тын 
Дәрес бирә Бану, 
Нинди шатлык бит ул 
Һаман алга бару.
Бану белән бергә 
Шатланабыз без дә, 
Таза алмаш үсә 
Туган илебезгә.
Шул нәниләр өчен 
Үсә яшел урман, 
Алар өчен бакча 
Җимеш белән тулган.
Бездә гөрли хезмәт 
Кызлар, уллар өчен, 
Үстерәбез көн дә 
Ватаныбыз көчен.
Укытучы Бану 
Шуны яхшы аңлый, 
Шуңа күрә үзен 
Бик бәхетле саный.

Ай МАЛАЕ
Бер энем бар минем 
Айдар атлы, 
Ай малае диеп йөртәбез; 
Сорау бирә безгә бер-бер артлы, 
Кайчагында йөдәп бетәбез.
Кич җиттеме, күзе айда гына, 
Әзерләнә космик корабка.
— Ай якын бит, әнә кайда гына, 
Без чыгабыз шунда парадка!
Һәммәбезне сафка тезеп куя, 
Ә командир үзе буласы; 
Әбисенә әйтә: — Шуны уйла, 
Тун киярсең, анда тунарсың.
Шулай дигәч көлә әбисе дә, 
Ансының да сабый йөрәге; 
Исән чакта менеп һәммәсен дә 
Бер күрергә аның теләге.
— Әнием, мин сине бик яратам, 
Айдар дигән исем тапкансың; 
Айдан сиңа бүләк алып кайтам, 
Яме, әни, мине мактарсың.
Бармаклары белән санап карый:
— Тиздән миңа җиде тула бит! 
Кич җиттеме, айдан күзен алмый,
— Мәктәбем дә шунда була! —дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев