Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бабам "ЗИС-5" белән фронтка китте...

Хәзерге заманда тормышыбыз тыныч, рәхәт, ашарга, эчәргә, киемебез һәм өебез бар. Шуларны онытмыйк, зарланмыйк...

Сугыш ил өчен дә, һәр кеше өчен бик авыр выкыйга булды. Аның белән “коронавирус” дигән афәтне дә якын куеп булмый хәтта. Минем карт бабаем сугышта катнашып, дошманнарга каршы сугышып, кешеләрнең тыныч киләчәге өчен бар көчен куя.
Минем дәү әниемнең әтисе Гомәр Зарифулла улы Зарифуллин дөньяга 1914 елның 3 декабрендә килә. Алар гаиләдә биш бала, тату үсәләр. Тормышлары урта хәлле була.

1922 елда беренче сыйныфка укырга керә һәм җиде сыйныфны яхшы билгеләр белән тәмамлый. Ул 1935 елда ФЗОда машина йөртүчегә укып чыга. Авылга иң беренче машинаны да карт әтием алып кайта. Ул агач кабиналы "ЗИС-5" була.
1941 елның 22 июнендә Гитлер Германиясе илебезгә басып кергәч, карт бабаемны хәрби комиссариатка машина белән чакырып алалар. Шуннан соң алар Чури-Бураш авылының МТСында машиналарын төзек хәлгә китерәләр. Районнан шулай 35 машинаны эшелонга төяп, фронтка озаталар. Мәскәү шәһәрендә машиналарны дивизияләргә бүләләр. Бабаем беренче дивизиягә эләгә. 
Дәү әнием сөйләвенчә, карт бабаем Смоленск юнәлешендә оборона сугышларында катнаша. Азык-төлек ташу, яралы солдатларны йөрту бурычын йөклиләр. Смоленск шәһәре янында каты сугышлардан соң, чигенеп,  Можайскига кадәр җитәләр. Гомәр бабамны 60 нчы дивизиягә күчерәләр. Серпухов шәһәре янында каты сугышта катнаша ул. Дошманны 150 километр куып баралар. 
Карт бабамны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Аннары Подольск юнәлешендәге хөҗүмгә кушылып, әлеге шәһәрне азат итәләр. Тик 1942 елда, дошман самолеты бомба ташлагач, кыйпылчыгы Гомәр бабамның башын, кулын җәрәхәтли. Карт бабамны аңсыз килеш госпитальгә озаталар.
Илис шәһәрендә ике ай дәвалангач, тирән тылга Кузнецово шәһәренә күчерәләр. Анда дүрт ай дәвалангач, яңадан сугышка китәрлек мөмкин булмагач, ачык җәрәхәт белән өенә озаталар.
Өйдә бер ел дәвалангач, 1944 елда колхоз рәисе итеп куялар. Аннан зоотехник булып эшли. 1946 елда карт әбием белән гаилә корып яши башлыйлар. Алар 39 ел матур гомер итеп, тугыз бала тәрбияләп, үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Карт бабаема тырыш хезмәте өчен "Атказанган колхозчы", "Хезмәт ветераны" дигән исемнәр бирәләр. Ул 1969 елда лаеклы ялга чыга. 1985 елның 5 февралендә каты авырудан соң бакыйлыкка күчә.
Мин Гомәр бабам белән бик горурланам. Исән булса, мин аның белән рәхәтләнеп сөйләшер идем, сугыш турында тыңлар идем.
Хәзерге заманда тормышыбыз тыныч, рәхәт, ашарга, эчәргә, киемебез һәм өебез бар. Шуларны онытмыйк, зарланмыйк. Ул вакыттагы кешеләр ач-ялангач вакытларда да зарланмадылар, яхшылыкка өметләнеп яшәделәр, ә без…


Рәлинә Камәртдинова, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев