Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Йолдызлар парады” сафында мин дә бар

М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә "Йолдызлар парады 2022" тантанасы узды. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән талантлы, актив укучыларны барлап, аларга Мактау кәгазьләре, Грамоталар тапшырдылар.

Сәхнә түренә шәһәр, республика, Рәсәй күләмендә уздырылган олимпиада җиңүчеләре, призерлары, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар күтәрелде. Сәнгать дөньясында инде танылу алган йолдызлар матур җырлар, дәртле биюләр белән сөендерде. Нәфис сүз осталары шигърият дөньясына алып керде.  Сәхнәгә гимназиянең көчле спортчылары чыгып тезелде.

Теләк һәм ныклы ихтыяр булганда, һәркем уңышка ирешә ала. Яңа белем һәм тәҗрибәләр туплау юлында тукталып калмаска, гел алга барырга юл күрсәткәнегез өчен рәхмәт Сезгә, укытучылар!

Сөенечем, шатлыгым зур минем дә! Чөнки, бу “йолдызлар парады” сафында мин дә бар!

Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре 2нче гимназиясе, 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев