Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ярдәмгә килергә әзербез!

Бәхет – ул кешегә бер сәбәпсез булыша алуда, дип саныйм. Безнең 13нче гимназия укучылары арасында андыйлар бик күп. 

Әйтик, ярты ел саен 13 нче гимназия-интернатта хәйрия ярминкәләре уза. Барлык укучылар өйләреннән әниләре я үзләре пешергән ризыклар, мәктәп кирәк-яраклары һ.б. әйберләр алып килеп, тәнәфестә сату оештыралар. Һәм шул саткан акчага хуҗасыз этләргә, песиләргә ризык алалар, балалар йортына яки чирле балаларга ярдәмгә җибәрәләр.
Кышын исә гимназиябездә кошларга җимлек элү буенча экологик акция уза. Быел да, урамда 25 градустан түбән булуына карамастан,  "Кошларны ашатыйк" дип аталган акциядә барлык башлангыч сыйныф укучылары һәм гимназиянең актив волонтерлары  катнашты. Без канатлы дусларыбызга җимлекләр элдек, эченә көнбагыш һәм ярма салдык. Көн саен кошларны шулай ашатып торабыз.
Безнең укучылар өлкәннәргә ярдәмгә килергә әзер. Ветераннар йортында яшәүче әби-бабайларга һәм "Без бергә” оешмасы әгъзалары өчен гимназия артистлары һәм волонтерлары концерт күрсәтте. Без җырладык, биедек, музыка коралларында уйнадык, шигырьлләр сөйләдек. Тамашачылар арасында кушылып җырлаучылар да булды, кайберләре концертны караганда хәтта елап алды. Чара беткәч, күпме рәхмәт сүзләре ишеттек! Беребезнең дә аерыласы, тараласы килмәде... 
Өлкәннәр көненә безнең волонтерларыбыз шәһәребез урамнарында үзләре ясаган котлау открыткаларны әби-бабайларга бүләк иттеләр, адрес  буенча мәктәпкә беркетелгән пенсионерларга күчтәнәчләр илттеләр, безнең мәктәптә эшләп киткән ветеран укытучыларны да юбилейлары белән котлап кайттылар.
Без бер-беребезгә һәм башкаларга булышырга, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер! Бу эшебез белән без бу дөньяны әз генә булса да яктырак, юмартрак итәргә тырышабыз. Бу барыбызга да бик кирәк!


Альмира Мифтахова, 13 нче гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы, Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев