Хәзер ул безне саклый
Нәни генә эт баласы бүгенге көндә горур, куәтле эткә әверелде.
Миннән: «Гаилә әгъзаларына кемнәр керә?» – дип сорасалар, һичшиксез, бу исемлеккә этне дә, песине дә, сыер-бозауларны да кертер идем. Алар да безнең белән яшиләр, көн күрәләр бит.
Шәхсән үзебезнең гаиләгә килсәк, без алтау: әти, әни, мин, энем, сеңелем һәм этебез. Акбайга быел 5 яшь тулды, әти алып кайтканда аңа нибары 1 ай иде. Әле дә исемдә: энем белән мәктәп лагерыннан кайттык та нәни генә ап-ак этне күреп алдык. Безнең никадәр шатланганыбызны белсәгез! Шул көнне коеп, яшенләп яңгыр яуган иде әле. Нәни генә көчекне жәлләп, өйалдына кертеп куйдык. Ә ул курка, күк күкрәгән саен чинап куя...
Яклауга мохтаҗ булган нәни генә эт баласы бүгенге көндә горур, куәтле эткә әверелде. Элек без аны яклап-саклап торсак, хәзер киресенчә, ул безне саклый.
Шулай ук гаиләбездә Көлсу исемле кечкенә генә песи баласы бар иде. Аның белән уйнап вакытны үткәрү иң рәхәт, онытылмас мизгелләр булды. Кызганыч, китеп барды ул бездән... Сәбәбе ниндидер авыру, ялгышмасам. Бик зур кайгы иде инде ул, песиебезнең өе янына киләм дә утырып елыйм. Әле дә исемдә шул вакыйгалар...
Ярар, язмамны мондый моңсу нотада төгәлләргә теләмим мин. Йорт хайваннары — безнең иң якын дусларыбыз. Минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Кайбер вакытта алар хәтта кешеләрне дә алыштыралар бит. Шуңа күрә хөрмәт итсәк иде аларны. Вакытында ашарга бирсәк, һәрдаим урам әйләнергә алып чыксак, алар үз рәхмәтләрен, һичшиксез, әйтерләр!
Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы Наласа мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев