Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үзебез турында үзебез язабыз

Ма­ма­дыш ра­йо­ны Үсә­ли ур­та мәк­тә­бе­нең 6нчы сый­ныф уку­чы­ла­ры яза.

Иң шәп көн!

Ка­ни­кул­ны һәр­кем үзен­чә үт­кә­рә: кем­дер ку­нак­ка ба­ра, кем­дер те­ле­ви­зор ка­рый. Мин дә үзем­чә уз­дыр­дым. Шу­лай бер­көн­не, ир­тән то­рып, чәй­ләр эч­кәч, урам­га чы­гып кит­тем. Ул көн сал­кын һәм ко­яш­лы бул­ды. Баш­та  бе­рү­зем тау­да шуа баш­ла­дым. Күп­ме­дер ва­кыт үтү бе­лән, ми­ңа дус­лар ку­шыл­ды. Кем­дер – тю­бинг­та, кем­дер – боз чанасында, шу­а­быз рә­хәт­лә­неп. Тау­дан сыз­гыр­тып тө­шә­без, арт­та бу­ран­нар гы­на уй­нап ка­ла.  Егы­ла­быз, кө­ле­шә­без. Шуа тор­гач, әби әйт­меш­ли, «дөнь­я­лар оны­тыл­ган»!  Ин­де  ка­раң­гы­ла­на баш­ла­ды. Ир­тә­гә та­гын оч­ра­шыр­га сүз ку­е­шып та­ра­лыш­тык. Бу көн ми­нем иң ярат­кан кө­нем бул­ды!

Ай­наз Зыят­ди­нов,

Ма­те­ма­тик ка­ни­кул

Мәк­тәп­тә ми­нем иң ярат­кан фә­нем – ма­те­ма­ти­ка. Шу­ңа кү­рә дә мин һәр әй­бер­гә исәп-хи­сап бе­лән ка­рар­га ты­ры­шам.

Ме­нә кыш­кы ка­ни­кул ике ат­на­га су­зы­ла. Ва­кыт­ны дө­рес бүл­сәң, ун­дүрт көн эчен­дә күп әй­бер­ләр эш­ләр­гә: өй­дә әти-әни­гә бу­лы­шыр­га, кы­зык­лы ки­тап укыр­га, рә­хәт­лә­неп ча­на, чаң­гы шу­ар­га, ти­ме­ра­як­та йө­рер­гә бу­ла. Мин нәкъ шу­лай эш­лә­дем дә. Шу­ңа кү­рә ба­ры­сы­на да өл­гер­дем. Ча­на-чаң­гы­да да шу­дым, ки­тап­лар да укы­дым, өй эш­лә­рен­дә бу­лыш­тым, хәт­та яңа ел та­бы­ны өчен әни­гә са­лат­лар да ясаш­тым.

Ил­нур Нур­га­ли­ев.

Ту­ган­нар­да ку­нак­та

Мин кыш­кы ка­ни­кул­ны ае­ру­ча яра­там. Кыш кө­не төр­ле уен­нар уй­нар­га: ча­на-чаң­гы­да  шу­ар­га, кар ба­бай ясар­га, кар аты­шып уй­нар­га бу­ла.

Бы­ел­гы ка­ни­кул­да ми­нем иң ис­тә­лек­ле кө­нем – ал­тын­чы гыйн­вар бул­ды. Бу көн­не мин га­и­ләм бе­лән Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нә бар­дым. Ан­да без ти­ме­ра­як­та, ча­на­да шу­дык, ки­но­те­атр­га бар­дык, ту­ган­нар бе­лән кү­реш­тек. Без ки­бет­ләр­гә дә, ба­зар­лар­га да тү­гел,  ә рә­хәт­лә­неп ту­ган­нар­дан ту­ган­нар­га йөр­дек. Әни­ем әйт­кән­дәй,  ту­ган­нар бе­лән кү­ре­шү – ул үзе бер мог­җи­за. Ал­га та­ба да, ка­ни­кул­лар­ның шу­лай кы­зык һәм рә­хәт үтү­ен, мог­җи­за­лар­га бай бу­лу­ын те­лим.

Нә­фи­сә Шә­ри­фул­ли­на.

Ка­зан­га сә­я­хәт

Без­нең 6нчы сый­ныф өчен бы­ел­гы кыш­кы ка­ни­кул ка­ни­кул­лар­ның иң шә­бе бул­ды. Ка­ни­кул­ның бе­рен­че коөнен­дә  үк сыйныф җи­тәк­че­без бе­лән, ма­ши­на­лар­га тө­я­ле­шеп, Ка­зан­га экс­кур­си­я­гә бар­дык. Ка­зан­да ка­рау өчен ма­тур урын­нар бик күп икән, без бер зур сәү­дә үзә­ген­дә йөр­дек. Ан­да бик кы­зык бул­ды: без уен­чык по­езд йөрт­тек, эс­ка­ла­тор­да бер кат­тан икен­че кат­ка сә­я­хәт ит­тек.

Ан­на­ры ки­но­те­атр­га кер­дек, Сан­та ту­рын­да фильм ка­ра­дык, бик кы­зык бул­ды. Ки­но бет­кәч, ка­фе­га ке­реп та­мак  ял­га­дык һәм авыл­га кай­тып  кит­тек.

Бу көн ба­ры­быз­га да бик оша­ды.

Әл­фис Шәм­сет­ди­нов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев