Үз эшенә гашыйк ул
Табигатьнең кайсы мизгелләре күбрәк ошый дип сорасалар, Ләйсән кистереп кенә җавап бирә алмас иде, мөгаен.
Табигатьнең кайсы мизгелләре күбрәк ошый дип сорасалар, Ләйсән кистереп кенә җавап бирә алмас иде, мөгаен. Әллә үз исеме язның тәүге яңгыры белән бәйле булгангамы, ул елның шул фасылын ярата. Ә көз исә бар җиһанны алтын нурларга төрүе белән бергә, уку елы башлану белән бәйле. Нәкъ 22 ел элек Гарифуллина Ләйсән Әнәс кызы мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә...
Гарифуллина Ләйсән Әнәс кызы 1979 елның 29 гыйнварында Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында туган. Әтисе – Гарифуллин Әнәс Габбас улы «Транс-Ойл» компаниясендә нефть һәм газ чыгару скважиналары операторы, әнисе – Гарифуллина Әминә Габделхак кызы «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияче була.
«Без балаларны хезмәт белән тәрбияләдек», ди Әнәс абый. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда. Түбән Уратмада алар абруйлы нәсел санала.
1996 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ләйсән Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә, 2001 елда «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге дипломын ала.
Түбән Кама шәһәрендә озак кына еллар кадетлар-интернат мәктәбендә эшли. Анда ул чын тормыш мәктәбен уза! Эшләгән коллективын иң якын туганнары кебек искә ала. «Без бер йодрык кебек көчле,тату эшләдек! Ул коллективтан бүгенге көндә санаулы бер-ике кеше генә калды кызганычка», дип искә ала укытучы. Бәлки шул патриотик мәктәп тәрбиясе булганга да, Ләйсән тормыш иптәшен дә патриотик рух идеологиясендә тәрбияләнгән, тормышның авырлыкларын кичергән, Әфганстанда сугышкан интернационалист-солдат белән бәйли.
Бүгенге көндә Гарифуллина Ләйсән Әнәс кызы Түбән Кама шәһәрендәге 20нче мәктәпнең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы. Биредәге мәктәптә дә эшләү бер дә җиңел булмый, чөнки күпчелеге тәрбия буенча «авыр» балалар, тәрбия ягыннан азрак аксаклаган гаиләләр дә шактый. Әмма белгеч куркып калмый, бөтен көчен куеп, балаларда туган телләренә кызыксыну уята. Укытучының төп бурычы – балаларга белем бирү. Ләйсән Гарифуллина үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Аның өчен иң мөһим эш – белгәннәрен укучыларга җиткерү. Фәнни иҗатка бай булган укытучы гына югары сыйфатка ирешә ала.
Фәнни-методик эшендә Ләйсән Гарифуллина педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Үз фәненә кызыксыну уяту максатыннан, дәрестән тыш чаралар – әдәби кичәләр, атналыклар, викториналар оештыра. Укучылар белән еш кына театр, концерт, күргәзмәләргә йөри. Ләйсән Әнәс кызының укучылар тәрбияләүдә һәм аларның сәләтен үстерүдә тырышлыгы бушка китми. Аның җитәкчелегендәге укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби бәйгеләрдә, фестивальлләрдә призлы урыннар яулыйлар. Бәйгеләрдә катнашучы укучыларына рухи ныклык бирү өчен, алар белән бергәләп Татарстан Республикасының барлык шәһәрләренә һәм район үзәкләренә бара. Хәтта Россиянең Саров, Пермь, Мәскәү шәһәрләренә дә сәфәр кылалар.
Соңгы елларда Ләйсән Әнәс кызы «Поликультуралы белем бирү яссылыгында толерант шәхес тәрбияләү» темасы буенча системалы эш алып бара. Укытучы үзенә карата да бик таләпчән. Педагогик бәйгеләрдә һәм семинарларда катнаша, укытучылар арасындагы Республикакүләм һ.б. фәнни-гамәли конференцияләрдә еш кына җиңү яулый. «Туган як», «Саба таңнары», «Сувар» газета битләрендә: «Гасырлык мираска нигезләнсәк ялгышмабыз», «Тукай исеме — мәңгелек», «Дары исен вакыт оныттыра алмый», «Быел да беренчеләрдән булып...», «Җәлил безнең күңелләрдә», «Бу тормышның кадерен бел!» ,"Сугышны сөйләргә яратмый«, «Тәмугка тиң еллар», «Семейная династия Ягуткиных — гордость Нижнекамского образования и чувашской нации» мәкаләләре басылып чыкты.
«Һәрбер шәхеснең туган теле – ул аның рухи хәзинәсе», «Ана теле тою, сизү, йөрәк теле — рухи тамыр»,- ди ул.
Әнә шундый тынгысыз, булдыклы булганы өчен дә Гарифуллина Ләйсән Әнәс кызын хезмәттәшләре, укучылары һәм ата-аналар ихтирам итә. Ә бу исә аңа тагын да яхшырак эшләргә, иҗат итәргә көч бирә.
20 нче мәктәпнең ата-аналар комитеты исеменнән Дубова Алсу Илдар кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев