Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр”

Тукай районы Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу узды.

Рәшит Бәшәр - татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлегененң Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сажидә Сөләйманова премиясе лауреаты.

Бу очрашуда балалар туган телне яратуларын, китап укуга зур игътибар иткәннәрен исбатладылар: "Ак чәчәк" балалар бакчасыннан килгән нәниләр нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтеп, Рәшит абыйларының шаян шигырьләрен сөйләделәр, урта мәктәп укучылары сәнгатьле образ тудырып, татар биюе һәм жыр бүләк иттеләр. Укытучылар да Рәшит абый иҗатын дәреслекләрдә куллануларын ассысызыкладылар. Язучы белән очрашуга шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе укучылары да килгән иде. Барысы да язучының чыннан да балалар кебек беркатлы, самими, бала күңелле, хыялый булуына инандылар.

Ә инде Мусбай-Завод, Иске Дөреш, Яңа-Бүләк, Теләнче-Тамак авыллары китапханәчеләре бу очрашуда Рәшит Бәшәрнең тормышын һәм иҗат юлын, тормышның төрле якларын нечкә юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьләргә әйләндергәнен күрсәтергә тырыштылар.

Рәшит Бәшәрнең 70-яшьлек юбилее уңаеннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алия Шарипова язучының ижатына зур бәя биреп, алдагы көннәрендә унышлар теләде. Рәшит абый да балаларны китап укырга, тормышны, туган җирне, туган телне яратырга, сакларга өндәде.

Теләнче-Тамак авылының баш китапханәчесе Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев