Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үрнәк алыр кешеләрем бар!

Үрнәк алырлык кешеләр әллә кайларда түгел, безнең янәшәдә.

Сәламәтлек, димәк, озын гомер — кешенең сакларга тиешле иң зур байлыгы. Мин кечкенә чактан ук кешеләрнең төрлечә яшәвенә игътибар итә идем. Кемнеңдер тормышы кыска була, кемнекедер озын. Кемдер кызыклы, иҗади тормыш белән яши, кемнекедер ул бик «соры», кызыксыз кебек тоела.

Үрнәк алырлык кызыклы тормыш белән яшәүчеләр каядыр еракта, чит илләрдә яшиләр кебек тоела иде миңа. Бервакыт әтигә дә шулай дигән идем. Ул елмайды да, үрнәк алырлык кешеләрнең әллә кайларда түгел, безнең янәшәдә булуы турында сөйләп китте. «Дөрес, алар үзләре турында сөйләргә яратмыйлар», — диде әти. Һәм Рафик бабамны мисалга китерде. 

Рафик бабам, чыннан да, бик кызыклы кеше. Аңа инде 76 яшь. Тик минем бабайның дарулар эчкәнен беркайчан да күргәнем юк. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара ул. Табигатьтә йөрергә, бакчада эшләргә ярата. Заманча технологияләрдән белән дә кызыксына әле — компьютерда текст җыя белә, смартфоннан да файдалана. Чаллы газеталарында (ул Чаллыда яши) еш кына кызыклы язмалары басылып чыга. 

Бабай аша тагын бер соклангыч кешене беләм икән бит әле мин. Анысы — бабамның туганнан туган абыйсы. Әнәс абыйга инде 86 яшь! Ул Нурлат районы Курманай авылында яши. Нәрсә чыннан да гаҗәп — һаман машина йөртә икән әле Әнәс абый. 

2022 елда аның сәламәтлеген тикшереп, «правасын» — машина йөртү таныклыгын тагын 5 елга озайтканнар. Үзе ремонтлый да әле ул машинасын. Ул да нәкъ минем бабам кебек — бакчада эшләргә ярата, концерт-спектакльләрне калдырмый, китапханәгә йөри — бик күп укый, телефоннан, компьютердан файдалана белә. Тарих, сәясәт белән кызыксына. Мәчеткә дә йөри — 5 вакыт намаз укый, ураза тота. Өйләре дә бик матур Әнәс абыйларның — алар барысын да үзләре төзегәннәр. 

Без якыннарыбызга, гадәттә, сәламәтлек, озын гомер телибез. Үземә дә шуларны ук телисем килә. Һәм күп нәрсәнең үзебездән, яшәү рәвешебездән торганын да аңлыйм. Озын, бәхетле гомер кичерер өчен минем бабаларым кебек яшәргә кирәктер, дип уйлыйм. 

Самира Самерханова, Нурлат шәһәре, 2нче мәктәп, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев