Уфага сәяхәт
Көзге каникул үзенең күңелле яллары һәм сәяхәте белән артта калды.
Чынлап та файдалы, кызыклы булды ул. Укытучыларыбыз белән бергә Башкортстанның башкаласы — Уфа шәһәренә экскурсиягә бардык без. Иртүк торып барыбыз бергә автобуска утырып кузгалдык сәяхәткә. Тәрәзәдән карап, үзебезнең туган як белән чагыштырып бардык. Уфага якынайган саен, көн дә суына башлаган кебек булды. Биология укытучыбыз Газинур абый Урал тауларына якынайганыбызны аңлатты.
Иң беренче тукталышыбыз — «Ботаника бакчасы» булды. Зур күләмле мәйданда урнашкан икән. Тышкы бакчадагы үсемлекләр кышка әзерләнгәннәр. Ә бина эчендә безне чын җәй — көньяк үсемлекләре каршы алды. Биек булып үскән агачлар, гөлләр бик матурлар. Ишек янында ук зур аквариумда балыклар йөзә. Читлектә попугайлар җырлап утыра. Барысы белән танышып, карап чыкканчы озак кына вакыт үтте.
Икенче тукталыш — «Лимонарий» — лимоннар иле. Исеменнән күренгәнгәнчә, лимоннар үскәнен аңлаган идек инде. Ә үз күзләребез белән күргәч, шаккаттык. Рәт-рәт булып тезелеп үскән лимоннар хуш ис биреп утыралар. Өлгереп киләләр үзләре. Төрле зурлыктагылары бар. Биредә башка төрле көньяк үсемлекләре һәм җимешләре дә үсә икән. Банан, гранат, әфлисун һәм башка җимешләр. Һәрберсен якыннан карадык, яннарында фотога төштек. Яныбызда биология укытучыбызның булуы — белемебезне арттырыр өчен бик уңай булды.
Өченче тукталыш — Салават Юлаев һәйкәле. Ерактан бик кечкенә булып күренсә дә, янына баргач, атка атланган мәһабәт сугышчыны күрдек. Агыйдел елгасы буенда, иң биек ноктада алга әйдәп тора ул. Түбәндә җәйрәп киң Агыйдел елгасы ага. Бик матур күренеш булып истә калды.
Соңгы тукталыш — этнография һәм архитектура музее булды. Биредә борынгы заман экспонатлары да, халыкның көнкүреш куллану әйберләре дә, киемнәре дә бик күп. Музей экспонатларга бик бай. Тарих дәресләре өчен күп мәгълүмат тупладык без.
Экскурсиягә баруны оештырган укытучы абый-апаларга, шулай ук шофер абыйга бик зур рәхмәт. Уфага сәяхәт бик ошады безгә. Җәй көне дә барып, тыштагы бакча, андагы агачлар, чәчәкләр белән танышырга кирәк дигән нәтиҗә белән кайттык без.
Миргалимова Зәлия, Актаныш районы Теләкәй мәктәбе, 8нче сыйныф.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев