Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тылсым» – өметле киләчәк!

Без, Яр Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә эшләп килүче «Тылсым» театр студиясенең яшь артистлары Наилә Валеева һәм Инзилә Абдуллина «Сәйяр» республикакүләм балалар hәм яшүсмерләрнең театр фестивалендә катнаштык.

Без, Яр Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә эшләп килүче "Тылсым" театр студиясенең яшь артистлары Наилә Валеева һәм Инзилә Абдуллина, үзебезнең остазларыбыз – Шиhапова Энҗе hәм Әскарова Чулпан апалар белән берлектә Казан шәhәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрында узган "Сәйяр" республикакүләм балалар hәм яшүсмерләрнең театр фестивалендә катнаштык. Элеге бәйгегә Татарстанның төрле шәhәр hәм авыл мәктәпләрендә эшләп килүче театр түгәрәкләре җыелган иде. Бүләкләү тантанасында гран-при яулаган Минзәлә шәhәре укучылары К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзек күрсәттеләр.  Рөстәм Асаев кебек күренекле җырчылар да чыгыш ясады. Безнең "Тылсым" театр студиясе "Өметле киләчәк" номинациясендә диплом hәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Бүләкне безгә Татарстан Республикасы мәгариф hәм фән министры Илсур Хадиуллин үзе тапшырды. 
Әлеге чарага безне әзерләгән җитәкчеләребез Шиһапова Энҗе Фрунзевна hәм Әскарова Чулпан Рифкатовнага без бик рәхмәтле! Форсаттан файдаланып, алар безне үзләре белем алган театр училищесы, шулай ук башкалабызның күренекле биналары белән таныштырдылар.

Бу сәяхәт минем күңелемдә мәңге сакланыр!

Наилә Валеева, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 7В сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев