Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукайлы халык – зур ул

Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып яши башлыйбыз. Гасырлар узуга карамастан, онытылмый, онытып булмый торган шәхесләр сирәк.

Шундыйларның берсе – Габдулла Тукай. Гаҗәпләнерлек тә түгел: милләте, халкы өчен җан аткан кешеләр, нинди генә чорлар булмасын, халык күңелендә, хәтерендә кала. 
Без бала чактан ук Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, ятлап үсәбез. Бишек җырлары кечкенәдән күңелебезгә үтеп керсә, “Туган тел” шигыре белән телебез ачыла. 
Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә дә апрель аенда Г. Тукайга багышланган бик күп чаралар узды. Эстафетаны, әлбәттә, башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. “Без – Тукай оныклары” исемле әдәби-музыкаль кичәдә алар  бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. “Бала белән күбәләк” шигырен башкаручы “күбәләктән” тән күзләр алмаслык иде. Бәйрәмгә, тарагын эзләп, Су анасы (Айгөл Фазылҗанова) да килде.  Ш.Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсында III урын яулаган 4 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Сафина Резеда Хәлил кызы) “Кәҗә белән сарык” спектакленнән өзек күрсәтте. 
“Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле конкурс-уенда укучылар Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган https://learningapps.org/ сервисында кроссвордлар чиштеләр,  “Кем миллионер булырга тели?” уенын уйнадылар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисматуллина Алисә Дамир кызы тарафыннан оештырылган “Тамчы-шоу”  интеллектуаль уены укучыларның Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү белән башланып китте. Аннан соң 5-7 нче сыйныф укучылары тарафыннан төзелгән командалар ярышы башланды. Уенда кызлар командасы җиңде. 
Казан кооперация институтының татар мәдәнияте үзәге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте тарафыннан оештырылган Өченче Бөтенроссия “Тукайга мәхәббәт илә...” шигырь сөйләүчеләр конкурсына укучыларыбызның Г. Тукай шигырьләрен укыган видеоязмалары җибәрелде.
Тукай исеме, Татарстанны үтеп, чит шәһәрләрдә дә горур яңгырый. Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский районы А.С. Садыйкова исемендәге мәктәбендә уздырылган   “И туган тел, и матур тел” төбәкара татар телендә сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында катнашу (zoom аша) укучылар күңелендә якты хатирә булып калгандыр. Нәтиҗәләре дә сөенечле.  Өлкән сыйныф укучылары арасында Әхмәтҗанов Ислам Госман улы II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.  Урта сыйныфлар арасында 7 нчы сыйныф укучылары Хөснетдинова Алинә Рамил кызы һәм Сабирҗанова Миләүшә Фәрид кызы да уңышлы чыгыш ясады.


Татар милләте яшәгән дәвердә, Тукай яшәячәк. Киләчәктә безгә туган телне яклаучы һәм саклаучы булырга язсын.

Бәрәскә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сабирҗанова Миләүшә Фәрид кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев