Тукай һәйкәле шагыйрьлеккә киртәме?
4нче апрель көнне Ашытбаш мәктәбендә шагыйрь Наил Касыймов белән күңелле очрашу үтте.
Кеше кая гына барса да, үз туган иле, туган җир үстергән шәхесләр белән һичшиксез горурланырга тиеш. Якташларыбыз калдырган бай мирасның яшь буынга әһәмияте тиңсез. Безнең авыл халкы да шагыйрь Наил Касыймов белән бик горурлана.
“Ашытбаш” сүзен телгә алуга, сездә нинди ассоциацияләр туар иде? Хәер, әдәбият сөючеме сез, җырга-моңга гашыйкмы – җавап бер. “Ай да башка, йолдызлар да башка, туган авылым Ашытбашта..!” җырында авылыбыз данын милләттәшләр каршында күтәреп чыккан якташыбызга без олы рәхмәтле.
4нче апрель көнне мәктәбебездә шагыйрь белән күңелле очрашу үтте. Иҗатчының “Су буенда учак яна” исемле шигырьләр җыентыгы Тукай премиясенә кандидат дип табылды. Алга таба да авылдашыбызның күпьеллык хезмәтен югары бәяләсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
“Әдәби хәзинә” тапшыруы кысаларында оештырылган кичә кызу темпта узды. Шулай булуга карамастан, җылы әңгәмәдән соң күңелдә калган матур хисләр әле һаман тынгы бирми. Әби-бабайлардан килгән традиция буенча икмәк тотып каршу алу, укучыларыбызның дәртле биюләреннән соң бәйрәмнең икенче өлешенә, түгәрәк өстәлгә җыелдык.
Наил абый безгә үзенең мәктәп еллары, самими балачагы турында сөйләде, безгә үзенең ихлас теләкләрен белдерде: “Мин Ашытбаш мәктәбендә сигез ел укыдым. Әлбәттә, ул вакытларда безгә әле, белем алыр өчен мондый кулай шартлар тудырылмаган иде. Агач мәктәп хәтердә, тик аннан ары шул агач мәктәптә укыткан алтынга тиң, затлы остазлары истә. Шигырьләр белән кызыксынуым бишенче класста укыганда башланды. Иҗат иткән әсәрләрем “Ялкын”, “Яшь ленинчы” журналларында даими басылып бардылар. “Ялкын” оештырган республика бәйгесендә беренче урын алуым әле дә истә. Ул вакытта мәктәп директоры, башка укучылар каршында, зурлап миңа китапчыклар белән конверт та тоттырды. Элегрәк язучылык төп һөнәрем була алмас кебек тоелды. Кырлайда ике ел укып йөрү дәверендә мине гел Тукай һәйкәле каршы ала иде. Аңа карап, шагыйрь булмаячагыма үземне тәгаен ышандырып та бетергән идем. Тукай янында үземне ничек шагыйрь дип атый алачакмын? - дип уйладым. Авыл баласында була торган бу тыйнаклыкның роле зур булган, күрәсең. Сезгә ышаныч хисен өстисем килә. Тырышыгыз, Тукай ук булмасагыз да, Касыймнар була алырсыз, бәлки. Милләтегезгә тугры калып, аның белән горурланып яшәгез!”
Наил абый Касыймов безнең өчен үрнәк шәхес. Аның туган җиренә булган мәхәббәте – сокландыргыч. Якташыбызның сүзләрендә тирән мәгънә күреп, киләчәктә авылыбызның данын тагын да еракларга танытучы зур талантлар үсәр дип ышанам.
Азалия Сабитова, Арча, Ашытбаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев