Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Телебез татлы - йөзебез якты”

Шәһәребезнең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Телебез татлы - йөзебез якты” интеллектуаль уены узды.

Аны “Мирас” клубы эшчәнлеге кысаларында 12нче татар китапханәсе хезмәткәрләре уздырды.

“Мирас” клубы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә 4 ел дәверендә эшләп килә. Клубның төп максаты - яшь буында туган як тарихын, танылган якташларыбызның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Чарада татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләнде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталдык.

Кичәдә “Йолдызлы сәгать” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. "Туган телем - татар теле" исемле күргәзмәгә эшләде. Укучылар туган тел турында сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, һәрбер кеше үзенең туган телендә иркенләп, горурланып сөйләшсен иде. Бөек туган телебез - Тукай теле, татар теле халкыбыз белән бергә, гасырларны үтеп, киләчәккә атласына, барыбыз да ышаныйк.

Телебезне саклыйк, искиткеч матур телебез - ата-бабаларыбыздан безгә мирас булып калган бай казанышыбыз ул.

Алмазия Шәехова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев