Театрга йөрисезме?
Театрларны популярлаштыру өчен нишләргә соң?
Күпчелек кеше хәзерге вакытта театрларга йөрми, спектакльләр белән кызыксынмый, диярлек. Боларның барысына да алмашка кинофильм, сериаллар килә. Кешеләр аларның татарчаларына түгел, башка телдәгеләренә күбрәк игътибар бирә. Мәсәлән, соңгы арада төрек сериаллары популярлашып китте. Моны бер мавыгу дип кенә кабул итсәк тә, шул сәбәпле, татар театрының популярлыгы югала бара бит. Театрларны популярлаштыру өчен нишләргә соң?
Яңалык кертергә кирәк!
Беренчедән, күбегез ишетеп белгәнчә, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзелә. Миңа калса, бу — шәп яңалык. Күп еллар дәвамында халыкның рухи кыйммәтләрен канәгатьләндергән театрга яңа сулыш өреләчәк.
Икенчедән, татар театрлары өчен яңа темалар кирәк, минемчә. Мәңгелек темалар: мәхәббәт, үлем һәм яшәү, ана һәм бала, гаилә белән генә булмый. Беркем дә күтәрмәгән темаларны халыкка җиткерергә кирәктер.
Уйландырсын ул!
Спектакль, син аны карагач, айлар, еллар буе шул турыда уйланып йөрерлек булсын, дип саныйм мин. Мәсәлән, татар теленнән X Халыкара олимпиада кысаларында безгә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча язылган «Нәзер» трагикомедиясен карау бәхете эләкте. Шулкадәр тирән мәгънәле, эчтәлекле, күп темаларны яктырткан спектакль булды ул. Олимпиададан кайткач, мин әлеге трагикомедияне якыннарыма, классташларыма да карарга тәкъдим иттем. Әле һаман да уйландыра ул мине...
Ничек кенә булмасын, яшь буынны тамаша залына китерергә кирәк. Алар спектакльләрне тамашачы буларак карасыннар. Кәрәзле телефоннан карау белән залдан карау бер түгел ул! Залда караганда, син барлык булган хис-кичерешләрне үзең аша үткәрәсең, үзеңне актерлар белән бер сәхнәдә, бер дулкында итеп хис итәсең.
«Балачак» — үзе театр
Яшьләрне театрга җәлеп итүнең тагын бер юлы — ул мәктәпләрдә театр түгәрәкләре оештыру. Без ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз — бердән, тамашачылар, икенчедән, татар сәхнәсе өчен актерлар әзерлибез.
Мәктәбебездә «Балачак» драма түгәрәге эшләп килә. Әлеге коллектив турында күбрәк белү өчен, мин аның җитәкчесе Җиһаншина Нәфисә Солтәнәхмәтовна белән әңгәмә кордым.
«Балачак» драма түгәрәгендә 10-12 яшьләрдәге унбиш бала шөгыльләнә икән.
— Без төрле әсәрләр сәхнәләштерәбез, сәхнәдә үз-үзеңне тоту серләренә, сөйләм культурасына өйрәнәбез, — дип сөйли Нәфисә ханым. — Театрда эшләүче якташларыбызның иҗатын да өйрәнәбез, алар белән очрашулар оештырабыз. Уңышларыбыз да күп.
Шәүкәт Биктимеров исемендәге X Республикакүләм балалар театр сәнгате конкурсында икенче урынга, районкүләм «Сәйяр» театр фестивалендә өченче урынга, Республикакүләм «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» конкурсында махсус бүләккә ия булдык.
Мондый түгәрәкләр һәрбер мәктәптә булсын иде, дигән теләктә калам мин.
Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев