Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Түбән Кама шәһәренең 2нче шәһәр китапханәсендә шагыйрә Гөләндәм Галиева белән очраштык

Китап укучыларны Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләм ияләре белән якыннан таныштыру китапханә тормышында күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысында шагыйрә Гөләндәм Галиева кунак булды. 

Шагыйрә белән очрашуга шәһәребезнең 6нчы һәм 7нче мәктәп укучылары килгән иде. 
Гөләндәм Галиеваның иҗаты туган җиргә, телебезгә мәхәббәт белән сугарылган, хезмәткә, җир кешесенә хөрмәте чагыла.

Әйе, якты төсләргә бай булуы, гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора ул. Ә шигырьгә мәхәббәте кайчан туган дисәк, әдәбият дөньясы кечкенәдән үк җәлеп иткән икән аны үзенә. Башта дүртьюллыклар яза кызчык, аннан исә җитдирәк темаларга иҗат итә башлый. Шигърияткә булган мәхәббәте аны әнә шулай гомере буе озата килә.

Бүген дә шәһәребездә иң актив иҗат итүче каләм ияләренең берсе ул. Очрашуга килүчеләр моңа үзләре дә инанды: шагыйрәнең шигырьләрен тыңлап хозурланды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте. Шуларның берсенә, шигырь кайчан туа дигәненә, “Күңелнең төрле халәтендә. Моның өчен хисләрнең күңел касәсеннән ташып чыгуы кирәк”, – дип җавап бирде Гөләндәм ханым. Татар теленең язмышына, киләчәгенә борчуларын да яшермәде укучылар. “Туган телебезнең киләчәге – сезнең кулларда. Үз телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәгән милләт югалмаячак”, –  диде шагыйрә. 
Чара бик кызык, җылы узды. Кичә ахырында Гөләндәм Галиева укучыларга уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр таратып, рәхмәтен җиткерде. Очрашудан яшь буынның туган телебезне, шигъриятне яратуларына, шәһәребезнең күренекле язучылары иҗаты белән кызыксынуларына сөенеп таралыштык.

Руфия МЕДЕТОВА, Түбән Кама шәһәренең 2 нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев