Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар халык ашлары күргәзмәсе үткәрдек

Татар халкы элек-электән ачык йөзле, кунакчыл халык булган. Кем генә килеп керсә дә, өстәл корып, табын әзерләп кунак иткән.

Татар халык ашлары диюгә, иң беренче булып чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, өчпочмак кебек ризыклар күз алдына килеп баса. Татарлар бик борынгыдан ук, аш-су әзерләргә осталыгы белән башка халыклардан аерылып торган. Бәйрәм табыннарына, туй мәҗлесләренә төрледән-төрле камыр ризыклары пешергәннәр.

Безнең 123нче “Акчарлак” балалар бакчасында да балаларны һәм әти-әниләрне татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, сыйлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан чыгып, “Татар халык ашлары” темасына күргәзмә-конкурс оештырылды. Балалар, әниләре белән бергәләп, тозлы камырдан төрледән-төрле муляжлар ясап алып килделәр. Кош теле, коймак, кыстыбый, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак – барысы да бар иде күргәзмәдә. Әйтерсең лә, яңа гына мичтә пешеп чыккан бу ризыклар, мине дә авыз ит, татып кара, дип торалар. Балаларга да бик ошады әлеге күргәзмә. Тәрбияче апалары аларга татар халык сыйларының килеп чыгышы, ничек әзерләнүе турында мәгълүмат та бирде. Әлеге күргәзмәдән соң, һәр әни үз гаиләсен тәмледән-тәмле татар халык ашлары белән сыйлагандыр, ял көннәрендә гаилә белән җыелып, бергәләп ризыклар пешергәндер, дип ышанып калабыз.

Гөлназ Хаҗиева, 123нче “Акчарлак” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев