Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тат. Бүләр мәктәбе укучысы Адилә Нәҗипова “Сәләт-Ак Барс” сменасында ял иткән

Быел Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең “Ак Барс” комплексында “Сәләт-Ак Барс” лагере ачылды.

Бу хакта http://muslumirc.ru/ сайты хәбәр итә.

Тат. Бүләр урта мәктәбендә укучы Адилә Нәҗиповага да “Сәләт-Ак Барс” сменасында ял итү бәхете елмайган. Татарстаннан 100 бала (уку алдынгылары, активистлар) 29нчы июньдә Кырымга юл тоткан. Ял 19нчы июльгә кадәр дәвам иткән. Сменада фән берләшмәләре, спорт секцияләре, кул эшләре түгәрәкләре булган. Адилә төрек теле һәм театр берләшмәләрендә шөгыльләнгән. “Кычкырып сөйләшергә һәм үз фикеремне курыкмыйча әйтергә өйрәндем”, – дип сөенә ул.

Балалар көнгә ике тапкыр Кара диңгездә су кергәннәр.

Ял итүчеләргә Бакчасарайга экскурсия һәм тауларга поход тәкъдим ителгән. Адилә тауларны сайлаган. Тренерлар ярдәмендә ул лагерьда үз гомерендә беренче тапкыр кыяларга күтәрелгән. “Анда кичергән хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый”, дип искә ала ул.

Иң истә калганы – лагерьга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов кунакка килгән. Кунаклар сменада катнашучы балалар – Татарстанда һәм Кырымда “5”легә генә укучылар белән аралашканнар, сменада катнашучыларны сәламләп, биредә үткән вакытның балалар өчен файдалы тәҗрибә булачагы турында сөйләгәннәр. Шул ук көнне укучылар өчен квест та оештырылган.

– Табигате искиткеч матур, һавасы рәхәт, агачлар Төркиядәге агачлар кебек зифа! Миңа Кырым табигате белән бик ошады! Анда яңа дуслар таптым. Кырымга алдагы елларда да бару мөмкинлеге булса, мин бу мөмкинлектән, һичшиксез, файдаланачакмын, – ди Адилә.

Фото - А. Нәҗипованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X