Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Такталачык авылында күңелле кичә булды

Ленар Шәехка багышланган «Яшем дә бар, яшьлегем дә!» дигән әдәби кичәне карап, сөйләп бетерә алмаслык истәлекләр белән кайттык.

Актаныш районында кичәләр, очрашулар еш була. Мәктәпләр дә чараларны еш оештыра. Бу ел бигрәк тә истәлекле булды. Чөнки без татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз белән әлеге кичәләрдә катнашабыз.

Чираттагы сәфәребез Такталачык авылындагы мәдәният йортына бару иде. Тарихи авыл, күп күренекле кешеләргә тормыш биргән авыл ул. 

Ленар Шәехка багышланган «Яшем дә бар, яшьлегем дә!» дигән әдәби кичәне карап, сөйләп бетерә алмаслык истәлекләр белән кайттык. Укучылар, укытучылар башкаруында Гамил Афзал сүзләренә язылган «Авылым» җыры белән башланып китте кичә. Сүзләре генә дә ни тора!

...Өянкеләр сәлам әйтеп тора.

Таң алдыннан искән җилләргә... 

Китапханәче Диләрия апа һәр кунакның дәрәҗәсен белеп, эзлекле рәвештә сәхнәгә чакыра торды. Ленар Шаеховның тормыш юлы турында мәгьлүмат бирелде. Әнисе Лениза апаның чыгышында шуны төшендек: шигъри сөйләм улына анадан күчкән икән. Йомшак тавышлы, бик итагатьле апа улының бишектән бүгенге көнгә чаклы булганын сөйләде, уңышларына сөенүен әйтте. Казан кунаклары да, авылдашлары да шагыйрь абый турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Дусларым белән рәхәтләнеп тыңлап утырдык. Ленар Шәехны якыннан беренче күрүебез булды. Гади авыл мәктәбендә белем, тәрбия алып та, дөнья күләмендә билгеле кеше була аласың икән дигән фикер белән утырдым. Бары тик кешеләргә, җиргә, әти-әнигә, табигатькә Ленар Шәех кебек яратып карый белергә һәм тырыш булырга кирәк икән. Концерт номерлары белән аралаштырып барылган әдәби-музыкаль кичә 3 сәгать барды, әмма ялкытмады. Вакытның үткәне сизелмәде дә. 

Беренче соклануыбыз — Ленар Шәехны күрү булса, икенчесе дә булды. Кичә беткәч, Мәйсәрә апабыз: «Кызлар, сез яратып укыган „Язмышның туган көне“ хикәясенең авторы — Галимҗан Гыйльманов минем укытучым!» - диде дә Казаннан килгән зур кунак белән таныштырды. Кисәк кенә әйтелгән яңалыктан соң, Галимҗан абыйга сораулар да бирергә оныттык, каушап калдык. Шулай да тиз генә фотога төшәргә өлгердек. 

Такталачык авылында оештырылган кичә файдалы булды. Әлеге кичәдә без «тере» язучылар белән очраштык, аларның сөйләгәннәрен ишеттек.

Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Язучы Галимҗан Гыйльманов Теләкәй мәктәбе укучылары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев