«Тәкә» өчен планшет бирделәр!
Аралашу бүләккә караганда да кыйммәт.
Миңа быел «Глаголица — 2023» халыкара әдәби коркурсында катнашу мөмкинлеге эләкте. Беренче эш итеп проза өлкәсенә караган язмамны электрон почта аша салдым. Ике кат иләктән үткәреп дигәндәй... Казанда үтәчәк биш көнлек укыту программасына да эләктем бит.16нан алып 21нче ноябрьгә кадәр төрле чараларда катнаштык. Чыннан да, төрле-төрле илләрдән дә һәм безнең илебезнең төрле өлкәләреннән булган катнашучы язучы яшьтәшләр белән очрашу бик тә кызыклы булды.
Андагы чараларның күплеге һәм аларның төрлелеге шаккаттырды. Иртәнге 7 дән алып кичке сәгать 11гә кадәр сузыла иде алар. Ул конкурстада дәресләрдә син әсәреңне укып чыгасың, аңа карата сораулар бирәләр. Сорауларны жюри гына түгел, укучылар да бирә. Мин катнашкан номинациядә әсәремә карата яшьтәшләрем әйткән фикерләр бик тә истә калды. Гадәттә, жюридагы язучылар син язган әсәргә уңай фикерләрен генә әйтә, тискәреләрен әйтмичә калдыралар икән.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрне мин, гадәттә, әсәрне язганда кичерәм һәм конкурсның финал өлешендә дә шундый ук хисләр булды. Миңа да диплом, китаплар һәм планшет эләкте. Мин башта бик читенсендем, чөнки барлык катнашучыларга болар эләкмәде бит.
Бигрәк тә бер бүлмәдә биш көн буена яшәгән бүлмәдәшләремнең бөтенесенә дә бүләкләр тимәде. Тик шулай да, алар белән аралашу бүләккә караганда да кыйммәт. Мәсәлән, Пертак Александр Түбән Новгородтан килгән. Ул башкалардан үзенең фәнни сөйләме белән аерылып торды.
2022 елны Сабантуйда безнең авылда батырга дигән тәкә качкан иде, мин шул турыда язган хикәям белән катнаштым. «Тәкәббер тәкә» дип атала ул. Куар код аша кереп укып карагыз.
Әмир Фәрхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев