Сугыш дигән куркыныч сүз
Актаныш районы Пучы мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары яза.
Сафина Айгол
Сугыш
Сугыш...Нинди дәһшәтле сүз бу! Күпме югалтулар алып килгән ул. Күпме кеше туган якларына кайта алмыйча, сугыш кырларында ятып калган. Күпме кан түгелгән. Күпме батырлар җиңү өчен көрәшкән...
Минем әниемнең абыйсы Халиулов Рамил Равил улы 1975 елның 10 октябрендә Чистай районы Яуширмә авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Яшьлек еллары туган авылында үтә. 1993 елда Качкын урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1993 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Владимир өлкәсе Ковров шәһәрендә хәрби белгечлек ала, ә аннан 1994 елның декабрендә Чечен республикасы Грозный шәһәрендә дәһшәтле сугышка эләгә. Анда бик нык яралана. Озак вакытлар хәрби госпитальләрдә дәвалана. Исән-имин туган якларына кайту бәхетенә ирешә.
Абыем авылдан читкә китеп эшли, соңыннан Минзәлә районында гаилә корып, тормыш иптәше Чәчкә исемле була, шунда гомер итәләр. Әмма сугышта алган яралары озак яшәргә ирек бирми. Кызганычка каршы, абыем 2013 елның 16 декабрендә бакыйлыкка күчә, Усы авылы зиратында җирләнә. 2022 елның 4 сентябрендә Усы авылында яшәгән йортына мемориаль такта куела. Бу эшләр Рамил абый истәлегенә, хөрмәтенә багышлап эшләнә.
Безнең нәселдән дә шундый батыр солдатлар булган өчен мин бик горурланам.
Салихова Илүзә
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, томанлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенен гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол, балаларны ятим калдырган.
...1941 нче елнын 22 июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эштән соң тирән йокыда. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала, барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Алда-Бөек Жиңүнең 79 еллыгы. Хэерге вакытта да 9 нчы Май - Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Дөньялар әле дә тыныч түгел. Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнжетергэ ярамый.
Салихова Илүсә
Иң куркыныч сугышларның берсе Бөек Ватан сугышы булган. Ул 1941елның 22 июнендә башлана, иртә белән дошман отрядлары һөҗүм итә. Зур Ватан сугышы 30 миллионга якын кеше, шул исәптән солдатлар да, гражданнар да гади халык. Анда катнашучы солдатлар гына сугыш хәрәкәтләре, шулай ук ил тылда эшләүчеләргә ярдәм итте.
Бу сугышта минем бабам катнашкан. Ул - Хөсәенов Сәлихҗан Хөсәен улы 1908 елда туган, сугышны узып, 1945 елда хәбәрсез югалган.
Ул сугыш елларында җиңү өчен балалар да өлеш кертте. Хәзер Украина белән Россия сугышалар. Әлеге хәрби хәрәкәт 2022 елда башланды, сугышларны бетәр дип уйлыйм.
Галиахметова Исламия
Сугыш! Күпме кайгы-хәсрәт, күпме корбан китергән ул. Аны ишетүгә үк, күз алдында җимерелгән иген басулары, ятим калган балалар, газиз балаларын югалткан аналар килеп баса.
Бөек Ватан сугышы геройларының берсе - Госманов Исхак Госман улы . Ул 1923 елда Актаныш районының Пучы авылында туа. Сугыш башланганчы ул берничә ел колхозда эшли, тик 1941 елда сугыш башланып китә. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Бу еллар аңа бик авыр бирелә, чөнки тылда аның сөеклесе - Сираева Накыя Әгъләм кызы көтә. Бәхеткә Госманов Исхак сугыштан исән-имин кайта һәм киләчәктә Накыя белән гаилә кора. Аларның гаиләсе зур була, биш кыз һәм бер малайдан тора. Һәм Госманов Исхак белән Әгъләмова Накыя Бөек Ватан сугышы геройлары исеменә лаек булалар.
Мин чын күңелдән сугыш геройларының исемнәрен, онытылмас эшләрен буыннардан буыннарга күчәр дип ышанам. Һәм һәрвакыт дөньяларыбыз имин, күгебез аяз булуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев