Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Соңгы кыңгырау, чыңлама...

Инде тиздән, безгә, студент абый-апалар булып, мәктәпкә кунакка кайтырга һәм укучыларга, кечкенә балаларга көнләшеп карарга гына калыр...

Мәктәп еллары, мөгаен,  балачакның, үсмерчакның  иң гүзәл чорларыдыр. Мәктәптә син укыйсың, үзең өчен яңа нәрсәләр ачасың, ә иң мөһиме, башка балалар белән аралашасың, яңа дуслар табасың, сыйныфташларың белән туганлашасың.

 

Мәктәпнең һәр почмагы сиңа якын кебек тоела башлый. Аның һәрберсе дә ниндидер вакыйгалар белән бәйләнеп, күңелгә уелып калган. Һәрбер укытучы үзенә генә хас сөйләшүе,  мәзәкләре, канатлы сүзләре белән мәңгегә күңелгә кереп каладыр.

 

Без сыйныфта 9 укучы идек. 9 нчы сыйныфтан соң бишебез махсус уку йортларына китте. 10 нчы сыйныфка күрше авыл мәктәбеннән Салават төште. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык.

 

Төрле кызыклы хәлләр, борчу-мәшәкатьләр белән мәктәп еллары артта калып утыра. Менә инде мәктәп белән саубуллашу, ияләнгән, яратып өлгергән укытучыларыбыздан аерылышу вакыты да җитте. Башлангыч сыйныфта укытучыбыз  Гөлнур Нурислам кызы   булса, 5 нче сыйныфтан Гөлчәчәк Таһир кызы, соңгы ярты елда Гөлназ Фирдәүс кызы булды.  Без аларның барысына да бик зур рәхмәтле.

 

Әлбәттә, шушы мизгелләрнең барысы белән дә саубуллашу бик авыр. Әле мәктәптә укысак та, инде сагыну хисе килеп-килеп, күңелне тырный.  Ямансу да, шул ук вакытта алдагы киләчәккә өмет белән карау да бар...

 

Инде тиздән, безгә, студент абый-апалар булып, мәктәпкә кунакка кайтырга һәм укучыларга, кечкенә балаларга көнләшеп карарга гына калыр... 

 

Зәйнуллин Илназ – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев