Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сочи - син мәңгегә безнең йөрәкләрдә!

Быел җәйге каникул вакытында без гаиләм белән бик зур сәяхәткә бардык – Сочи шәһәрендә ял иттек.

Эх, ниһаять ямьле җәй дә җитте! Җәй ае матур һәм күңелле мизгелләр алып килә
торган вакыт. Һәр гаилә җәй аенда, кайда булса да, ял итә, сәяхәт итә.
Быел җәйге каникул вакытында без гаиләм белән бик зур сәяхәткә барырга булдык.
Без быел Сочи шәһәрендә ял итәбез! Юлга без 2 гаилә кузгалдык (туганнар белән).
Казан шәһәреннән, Сочига кадәр 2070 км, 32 сәгать барырга кирәк.

Барган вакытта, гомеремдә күрмәгән матур-матур шәһәрләр күрдем: Чувашия республикасы, Оренбург
өлкәсе, Ульяновск, Самара, Саратов, Камышин, Волгоград, Сызрань, Ростов-на-Дону,
Краснодар шәһәрләре. Хәтта шәһәр белән шәһәр арасын чыккан вакытта, түләүле
юллар аша чыгарга туры килде.

Кара диңгез яры буйлап барганда, Джубга шәһәреннән
алып Адлер районына кадәр серпантин аша үтәргә кирәк. Барлыгы 180 км да, 5 сәгать
юлны үтәргә кирәк. Менә, бездә шул серпантин таулары аша мендек. Юлда барганда,
бер бина да, башка төрле әйберләр очратмыйсың бормалы юллар һәм биек таулар
очратасың. Шаккатмалы, шул серпантин тауларында 1000 артык борылыш ясадык.
Юлда барганда, бик күңелле булды, рәхәтләнеп, күңел ачып, җырлап, ашап бардык.
Менә, ниһаять, без Сочи шәһәренең Адлер исемле курортында!

1 нче көн.

Беренче көнне, без Сочиның нинди күренекле матур җирләре барлыгын күрдек. Адлер
шәһәре буйлап сәяхәт иттек. Ә инде соңыннан, Кара диңгезгә төштек.
Без диңгездә! Диңгезнең суы бик чиста, искитмәле. Суга кергәч, чыгасы да килми.
әтиләребез 6м тирәнлеккә кереп, диңгез эчендә йөзделәр. Алар хәтта дильфиннарның
йөзеп йөргәннәрен күргәннәр. Ерактан без дә күрдек. Вәт, шаккатмалы!

2 нче көн.

Икенче көнне, без «Роза Хутор» исемле тау чаңгысы курортына бардык. Роза Хутор -
ул Рәсәйдәге иң матур, яхшы, һәр елны эшли торган тау чаңгысы
курорты, ул хәтта ял итү урынына да яхшы дигән җир.

ШАККАТМАЛЫ:
 Беренчедән, «Роза Хутор» тау чаңгысы курортының иң югары ноктасы —
диңгез өсте тигезлегеннән 2509 метр.
 Икенчедән, монда Олимпия мирасына кагылырга мөмкин – нәкъ менә шушы
урыннарда 2014 елда сноуборд һәм чаңгы спорты буенча ярышлар узды.
 Өченчедән, монда бик яхшы инфраструктура: 32 күтәргеч, 105 километр
озынлыктагы барлык катлаулылыктагы 50дән артык трасса.

Роза Хуторда барлыгы 4 кат. Туган Апай безгә: «Балалар без 4нче катка көчкә

менеп җиттек, сез 1нчесенә хәтле генә менегез» диде. Без шул сүзләргә кушылып, ризалаштык.
Һәм әкренләп күтәргечләрдә менеп киттек. Без нәкъ биектә булдык. Әлбәттә,
дулкынлану хисләре булды, ә иң мөһиме мондагы матурлык... Аска карасаң, бераз
курку хисләре барлыкка килә. Әгәр дә, кемнәр биеклектән курка, бу алар өчен,
менә дигән "экстрим"! Безгә бу биеклеккә менү бик ошап китте. 2-3нче катка
менгәч, 4нчесенә дә менә алабыз, дигән сүз. Шуның өчен без рәхәтләнеп, иң бик
ноктаның берсенә мендек. Ах, җәмәгать, сез безнең хис-кичерешләрне белсәгез иде...
Без 2309 км биеклеккә менеп киттек. Күк йөзен, болытларны күрә башладык. Өскә
менгән саен куркыта әле. Менә, ниһаять, без иң биек ноктаның урынына килеп тә
җиттек. Андагы салкынлыкны белсәгез сез, җил яман каты иде. Әлбәттә, салкын инде,
чөнки без бит иң биек нокта өстендә басып торабыз. Анда менгәч, 1 сәгатьлек
атынгычларда йөрдек. Шул утыргычларда да йөрүнең бер рәхәте бар бит. Табигатьнең
барлык матурлыгын карап барасың. Шушы матурлыкта фотоларга төштек. Барсы да
искиткеч!

«Роза Хутор»дагы көн үтте дә китте. Бик күңелле булды. Шуннан соң кичкә таба без
Олимпия паркына (Сочи парк) бардык. Анда «Җырлый торган фонтан» карадык. Ул
шундый матур, искитмәле. Төрле-төрле матур төсләрдә балкый, төрле җырлар
җырлана. Парктагы кеше, бик күп, шаккатмалы, кырмыскалар сыман. Туганнар белән
аралашып, фотоларга төшеп, парк буйлап сәяхәт итү, менә дигән комфорт! Ә
соңыннан гаиләбез белән бергәләшеп диңгезгә су коенырга бардык. Суның чисталыгы,
җәмәгәть... Хәтта су астында күзеңне ачып, бер-береңне күрә аласың. Диңгезнең эченә
үк, тирәнгәрәк керсәң, дельфиннарны күрергә була.

3 нче көн

Өченче көнне без океанариумга бардык. Анда әйтеп бетергесез, балыклар, ташбакалар,
кыслалар һәм башка төрле су балыклары. Зур, биек аквариумнар эчендә балыкларны
ашатучы кешеләр йөзеп йөри. Су анасы (русалка) белән искиткеч чыгыш, тамаша
булды. Су астында матур итеп бии, төрле күнегүләр эшли. Моның барсы да, халык
өчен менә дигән чыгыш.

Океанариумнан соң, гаиләбез белән бергәләшеп, «Мидийное место» исемле ресторанга
бардык. Тәмләп ашау өчен, төрле ризыклар бар. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр
чын мидия ашап карадым. Бик тәмле булды. 10/10 билгесе куяр идем. Хәтта, ашарга
киңәш итәм. Кемгә ничек, минем өчен бик тәмле булды. Ә инде соңыннан, тәмләп
ашап алгач, әлбәттә, без диңгезгә төштек. Су һәрвакыттагычы җылы, рәхәт. Судан
чыгасы да килми. Өйгә кайткач, әтиләребез кичкә тәмле итеп шашлык пешерделәр.
Әниләребез белән бергә беседкада мул өстәл ясадык. Һәм гаиләбез белән
матур итеп, тәмләп, мул түгәрәк өстәлләрдә җыелып, бергәләшеп аралашып, күңел
ачып утырдык!

4-5,6 нчы көннәр.

Соңгы көннәрне без биииик күңелле үткәрдек. Иртәнге ашны ашап, диңгезгә бара
идек. Диңгез безне көтә, кояш елмая... Эх, рәхәт... Гаиләм белән диңгез эчендә төрле
уеннар уйнадык. Су астыннан матур ташлар, кабырчыклар таптык. Ә иң кызыгы: су
астыннан йөзеп йөргән медузаларны күрдек. Бик кызыксынып, аларны кулга җыеп
алдык. Ә алар су өстеннән яки астыннан тотып алу болай гына җиңел түгел шул.
Кулга эләккәчтә, шуып төшеп китәләр иде. Алар шундый ап-ак. Искиткеч!

Кичке якта кибетләрдә, базарларда йөрдек. Якын туганнарга, дусларга Сочи
шәһәреннән Адлер курортыннан күчтәнәчләр алдык. Күбрәк Сочи халкы чәй, затлы-
затлы бизәкләр, сыр, төрле тәмле җиләк-җимешләр саталар. Ә чәйне ясау өчен, алар
тауларга менеп, төрле исле чәчәкләр җыялар. Тагын шуны билгеләп үтәсем килә:
сырны алар үзләре җитештерәләр.

7 нче көн.

Без - чит илдә! Сочидан бик ерак булмаган чик - ул АБХАЗИЯ! Һәм, бик дөрес без -
Абхазиядә. Абхазия буйлап сәяхәтне тулырак аерым мәкаләмдә туплап язырмын.

8 нче көн.

Клип төшерәбез!
Бу көнне без клип төшерергә бардык. Клип? Әйе, дөрес, чын клип! Җәмәгать,
Без Сочида клип төшерәбез! Ә кемнең жырына? Нинди клип? дигән бихисап сораулар
туа башлады. Без клипны Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл
Маликованың җырына төшердек. Клипның эчтәлеге туган апаның тормышы
турында. Һәм аның турында клип төшерделәр. Әлбәттә, без дә клипта төштек. Клипны
бик матур урыннарда төшердек. Төшерү мәйданы да искиткеч, үзебез дә бик матур!

9,10 нчы көннәр.

Сочи - син, зиннәтле! Син - затлы! Син - искиткеч!
Соңгы көннәрне без күбрәк диңгездә үткәрдек. Диңгез һәрвакыттагыча, җылы, рәхәт,
үзенә күрә бер ләззәт аласың.

Эх, менә кайтыр вакытта житте! Бу көннәр сизелмәс, онытылмас үтте дә, китте!
Ләкин, безнең күңелдә рәхәтлек, барсы да яхшы! Нәтиҗәдә: кояш безне бик ярата
икәнен аңлап алдык! Адлер шәһәре үзенең
матурлыгы белән җәлеп итсә дә, без туган ягыбызны сагынып, юлга кузгалдык.
СОЧИ - син мәңгегә безнең йөрәкләрдә!

Зәринә Гыйльметдинова.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев