«Сәләт»кә, һичшиксез, әйләнеп кайтырбыз!
Көннәр монда бик тиз уза. Көн дәвамында ниләр генә эшләмибез...Тиздән – китәсе, ә мин моннан китәргә теләмим. Гомумән, бу хакта уйламаска тырышам... Фәридә Хисмәтова үзенең тәэсирләре белән уртаклаша.
Без Биләрдә, «Сәләт» форумында! Дөньяның иң кызыклы урыны булып күңелләргә кереп калыр инде ул. Палаткаларда яшәсәк тә, бик рәхәт! Саф һава һәм гадәти булмаган атмосфера.
Монда бөтенесе сигез алан (лагерь) икән. Башка аланнар безне: «Сәлам, Яр Чаллы»дип кычкырып каршы алдылар. Аннары без дә башка аланнарны: «Сәләт Раушан килде!», «Сәләт Азнакайлар килде» дип шатланып каршы алдык. «Сәләт Батыр» егетләре дә бик ошады безгә. Без башка аланнар белән дә дуслашырга тырышабыз. Әмма «Сәләт – Яр Чаллы», билгеле, күңелгә иң якыны.
Көннәр монда бик тиз уза. Көн дәвамында ниләр генә эшләмибез. Иртәнге җидедә уянабыз, зарядкага барабыз. Күңелле музыка астында биибез.
Аннары иртәнге аш – гадәттә ботка, тәмле күмәч, кайнар чәй бирәләр. Дәресләр, мастер-класслар да башланды инде – аларны бик заманча укытучылар алып бара. Дәресләр мәктәптәге шикелле түгел. Арып китәсең икән, тыныч кына йоклап алсаң да сүз әйтүче юк. Хәер, йоклыйсы килми дә – укытучылар дәресләрне бик иҗади-кызыклы итеп үткәрәләр бит.
Дәресләрдән соң ашханәгә төшке ашка барабыз. Биләр форумында спорт уеннары да башланды. Малайлар стритболда беренче урынны алдылар, футболда да катнаштылар. Ә безнең кызлар теннис уенында җиңү яулады.
Тәнәфес вакытында кибетләрдә йөреп кайтырга була. «Сәләт Стор» да кием-салым сатып алырга мөмкин. Без яраткан «Түбәтәй» кибете дә бар. Кичке чаралар бик креатив. Күптән түгел КВН узды, ә аңа кадәр без башка аланнарга үз биюебезне күрсәттек.
Тиздән – китү, ә мин моннан китәргә теләмим. Гомумән, бу хакта уйламаска тырышам. Һәм кабат әйләнеп кайтачагыма, һичшиксез, ышанам.
Фәридә Хисмәтова, Кукмара шәһәре, 3нче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев