Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәхнәдә – Dance-show «Axel»!

Нинди генә биюләр куймадык без ул көнне!

Шушы көннәрдә безнең Dance-show «Axel» бию төркеменең отчет концерты булып узды. Без аңа бик җитди әзерләндек. Тамашага әти-әниләребезне, дусларыбызны, һәм, әлбәттә, яраткан тамашачыларыбызны да чакырдык.

Нинди генә биюләр куймадык без ул көнне! Элеккеләрне дә искә алдык, яңа биюләр белән дә чыгыш ясадык. Ихлас, дәртле биюләребез залда утырган һәркемгә ошагандыр, дип уйлыйбыз. Концертны алып баручы Влас Максимовка, видеооператорыбыз Сергей Светлаковка, звукооператорыбызга, гомумән, безгә төрле яклап ярдәм күрсәткән һәркемгә, әти-әниләребезгә, тамашачыларыбызга һәм иң мөһиме – укытучыбыз-остазыбыз Зилия Рифовна Имамутдиновага ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Эрнест Маторкин, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 9В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев