Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Саубул, җәй!

Ме­нә ат­на­лар, ай­лар уз­ды, ва­кыт чап­ты-чапты да, ав­густ ахы­ры­на ки­леп тук­та­ды. Әйе, үзе­мә дә ыша­ныр­га кы­ен, әм­ма җәй-2022 ин­де ахы­ры­на якын­лаш­ты. Яңа дус­лар, та­ны­шу­лар, туп­лан­ган тәҗ­ри­бә, рә­хәт­лә­неп ял итү – бо­лар ба­ры­сы да эз­дә, «җәй­ге кү­ңел дәф­тә­рем»­дә кал­ды­лар. Әй­дә­гез, ул дәф­тәр­не укып ка­рыйк, ки­чер­гән хис­ләр­не яңар­тып, фи­кер­дә ге­нә бул­са да үт­кән­дә ку­нак­та бу­лып кай­тыйк.

Саф июнь

Ме­нә җәй дә баш­ла­нып кит­кән, ә мин сиз­ми­чә дә то­рам... Хо­да­ем, бу эк­за­мен­нар кай­чан гы­на бе­тәр дә, мин дә ке­ше төс­ле ял итә алыр­мын икән! Рус те­лен ят­лый-ят­лый тә­мам нерв­ла­нып  бет­тем, юк­са...

Ме­нә, ни­һа­ять, ахыр­гы им­ти­хан­ны да «биш» бил­ге­се­нә тә­мам­лап, көн­дә­ле­гем­не яп­тым. Әм­ма мәк­тәп бе­лән алай гы­на «хуш­ла­шам» ди­мә! Әле бак­ча­да­гы «п­рак­тик эш­ләр» бар! Шу­лай итеп, июнь ба­шы мәк­тәп ки­ше­рен утап, су­ган утыр­тып һәм чә­чәк­ләр­гә су си­беп үт­те.

17нче июнь көн­не, мәк­тәп прак­ти­ка­сы­ның соң­гы  сә­га­тен эш­ләп кайт­тым да, че­мо­дан җы­яр­га ке­реш­тем. Чөн­ки тиз­дән, (ир­тә­гә!) ел буе кө­теп алын­ган Сә­ләт ла­ге­ре­нең бе­рен­че­се сме­на­сы «Бол­гар Ту­ган Тел» ала­ны баш­ла­на­чак.

Би­ләр­дә үт­кәр­гән бер ат­на миз­гел ке­бек ке­нә то­ел­ды ми­ңа. Яңа та­ны­ша­лар, шау-шу­лы кич­ке ча­ра­лар бе­лән йө­рә­гем­дә ти­рән эз кал­ды­рып әле­ге сме­на узып та кит­те.

Кал­ган июнь ат­на­сы бак­ча­да­гы эш­ләр, көн­дә­лек вак-тө­як­ләр ара­сын­да  сиз­дер­ми­чә ге­нә бет­те дә кит­те.

 

Бал­лы июль

Хуш ис­ле, бал­лы чә­чәк­ле, эс­се ко­яш­лы иң ярат­кан аем – июль да ки­леп җит­те, ни­һа­ять! Эс­се бул­гач  рә­хәт ин­де! Ко­яш­та кы­зы­нып, су ко­е­нып рә­хәт­лә­неп ял итеп бу­ла. Ба­су чә­чәк­лә­ре, җит­мә­сә, хуш ис­лә­рен ти­рә-юнь­гә кыз­ган­мый­ча чә­чә­ләр. Шәп! Әле тиз­дән җи­ләк се­зо­ны да ки­леп җит­те. Җи­ләк җы­ю­лар, бак­ча­да чүп утау­лар бе­лән июль баш­ла­нып кит­те дә шу­лай.

Ан­нан соң  янә че­мо­дан җы­яр­га – бу юлы ике ат­на­лык па­ла­точ­ный «Ро­ман­тик» ла­ге­ре­на – ту­ры кил­де. «Ро­ман­тик»­та көн­нәр   ко­яш­лы то­ман­га тө­ре­неп, озак­ка гы­на су­зыл­ды­лар. Төр­ле спорт, куль­ту­ра ча­ра­ла­ры, кич­ке дис­кә­түк­ләр аша әк­рен ге­нә бу ла­герь да ахы­ры­на якын­лаш­ты. «Ро­ман­тик»­та мин чын-чын­лап хы­ял ба­ла­сы­на әй­лән­дем. Кө­но­зын хы­ял­ла­нып, яңа ши­гырь­ләр иҗат итеп, дус­ла­рым бе­лән сер­лә­шеп уз­ды бу сме­на ми­нем өчен.

Өй­гә кайт­кач, «ко­раб­тан – бал­га» ди­гән­дәй, ми­не янә зур сә­я­хәт – бу юлы Из­ге Би­ләр җи­рен­дә уз­ган Media Biler Forum кө­тә иде.

Бу сме­на­да уз­ган ал­ты көн­не мәң­ге оны­та­сым юк. Бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы ва­кый­га­лар төс­ле ки­но плен­ка­ла­ры ке­бек алы­шы­на гы­на тор­ды, ә мин үзем­дә яңа сә­ләт­ләр ач­кан­нан ача бир­дем. Шах­мат та уй­на­дым, ши­гырь дә яз­дым, «ЧГК»­да да кө­чем­не сы­нап ка­ра­дым, хәт­та «боч­чо» яры­шын­да да ко­ман­дам бе­лән бе­рен­че урын­ны яу­лау­га иреш­тем. Би­ре­дә мин Эл­вин Грей­ның моң­лы та­вы­шын сәх­нә­дән ишет­тем, күп­тән хы­ял­лан­ган «Ял­кын» хез­мәт­кә­ре Гү­зәл За­ки­ро­ва­ның мас­тер-клас­сы­на бар­дым. Дус­ла­ры­ма, әле­ге ат­на эчен­дә иң якын те­рә­ге­мә әй­лән­гән ке­ше­ләр­гә, ис­кит­кеч олы йө­рәк­ле әй­да­ман абый-апа­лар­га рәх­мә­тем чик­сез. Го­мер­гә оны­тыл­мас көн­нәр, җә­ем­нең иң як­ты миз­гел­лә­ре бул­ды бу.

Әйе... Шу­лай итеп, Би­ләр җи­рен­нән кай­ту бе­лән ко­яш­лы, тат­лы июль ае да тә­мам­лан­ган икән...

 Бәл­лүр ав­густ

Ни өчен­дер ав­густ мин­дә моң­су ас­со­ци­я­ци­я­ләр ту­ды­ра. Бәл­ки, җәй­нең ахыр­гы ае бул­гач шу­лай­дыр?

Ме­нә шу­лай итеп озын­лы­гы озын, әз­рәк сал­кын, са­ры ав­густ­ка да аяк бас­тык.

Кү­ңел­дә ша­ян моң­су­лык. Моң­су – җәй­нең ахы­ры якын­лаш­кан, ә ша­ян – ал­да бер ай бар бит әле!

Кем ни­чек­тер, бел­мим, ә мин ав­густ ба­шын гел йок­лап уз­ды­рам. Бы­ел да шу­лай бул­ды: ял итеп, баш­ны фи­кер­ләр, эш­ләр­дән арын­ды­рып, саф һа­ва су­лап, әк­рен-әк­рен­ләп уз­дыр­дым ав­густ ба­шын. Ял ит­кәч янә­дән Би­ләр­гә, РДШ ак­ти­вист­ла­ры һәм мәк­тәп ли­дер­ла­ры өчен уз­ды­рыл­ган Leaders Biler Forum җы­ен­дым. Бу ча­ра­га Ка­ли­нинг­рад, Мәс­кәү, Санкт-Пе­тер­бург, Орен­бург, Пермь, Пен­за ке­бек ерак­лар­дан да кил­де­ләр.

Әле­ге сме­на­да, дө­ре­сен әйт­кән­дә, бер буш се­кунд та бул­ма­ды. Һәр миз­гел­не без төр­ле ча­ра­лар­да, мас­тер-класс­лар­да, кон­курс­лар­да үт­кәр­дек. Әле­ге сме­на­ның иң кө­тел­гән ва­кый­га­сы бу­лып «К­ласс­ные вст­ре­чи» про­ек­ты­ның кы­са­ла­рын­да уз­ган MINMOL TEENS, «Боль­шая Пе­ре­ме­на» кон­курс­ла­ры­ның җи­тәк­че­се Кос­тя­ги­на Али­на бе­лән оч­ра­шу иде. Аның энер­ги­я­се­нә,  сә­лә­те­нә сок­лан­мый мөм­кин тү­гел.  

Әйе, әле­ге фо­рум дүрт ке­нә көн уз­са да, эче­нә күп­ме ва­кый­га­лар­ны сый­дыр­ды...

Ме­нә Сә­ләт­нең соң­гы сме­на­сын­нан да кайт­тым. Җә­ем­нең ин­де бет­кән­ле­ген дә аң­ла­дым. Аз­сүз­ле, сал­мак ав­густ та ки­теп ба­ра. Аңа ал­маш­ка ал­тын көз, сал­кын кыш, як­ты яз һәм... янә­дән җәй ки­лә­чәк. Бар нәр­сә ка­бат­ла­на. Ав­густ та ка­бат­ла­на­чак. Әм­ма баш­ка фон­да  һәм баш­ка ке­ше­ләр бе­лән.

Мәң­ге­гә хә­те­рем­дә уе­лып кал­ган тат­лы җәй­ге миз­гел­ләр­не  эн­җе бөр­тек­лә­рен­дәй те­зеп, кү­ңел дәф­тә­рем­дә яңар­та ба­рам. Һәм алар­ның җы­лы­сын то­еп яшь ара­лаш ел­ма­ям. Ан­нан соң яшь­лә­рем­не сөр­тәм дә, як­ты итеп, их­лас­тан кө­леп җи­бә­рәм. Чөн­ки җәй­ге та­рих без­нең йө­рә­ге­без­дә мәң­ге­гә ка­ла­чак. Ә та­рих язу­чы бу­лу нин­ди кү­ңел­ле бит ул!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев