Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәҗәрәләр – нәсел агачы

Мин Казанда «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштым.

Мин Казанда «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштым. Ул М.И. Мәхмүтов исемендәге 184нче гимназиядә узды. Бу конференциядә «Мәгалимнәр шәҗәрәсе» , «Нәселемдә бөек шәхес », «Гаиләмнең кадерле ядкаре», «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы», «Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы», «Туган авылым чишмәләре», «М.И.Мәхмүтовның эзләреннән» секцияләре эшләде. Конференциянең 2 этабыны 150 эш узган иде. Алар төрле секцияләрдә үз хезмәтләрен ялап чыгыш ясадылар.

Мин «Мөгалимнәр шәҗәрәсе» секциясендә чыгыш ясадым. Чыгышым яраткан укытучым Ләйсән Мирзаян кызының нәсел җебе турында иде. Бу эшне башларганда аның Әгерҗе районында билгеле булган Исламовнар педагогик династиясеннән икәнен белдем. Бу династиянең гомуми педагогик стажы 250 елдан артык. Мин шундый затлы нәселдән чыккан укытучыда белем алуым белән тагын бер кат горурланып куйдым.

Конференция күңелемдә бик уңай тәэсир калдырды. Беренчедән, миңа андагы атмосфера бик ошады: барысы да, матур итеп, татарча сөйләшәләр, оештыручылар ачык йөзле, мөлаем. Икенчедән, мин конференциядән җиңүче булып кайттым. 

Алдагы уку елында да әлеге конференциядә катнашырга уйлыйм. Аның өчен инде яңа идеяләрем дә бар. 

Хәмәтвәлиева Әдилә, 14 нче гимназия, 9 нчы «Б» сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев