Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һөнәр сайларга психологлар ярдәм итә

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә икеләтә кыенга туры килә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның әти-әниләренә профессиональ юнәлеш, психологик ярдәм күрсәтү аеруча мөһим.

Мөслим аграр көллияте җитәкчесе Айдар Шаймөхәммәтов һәм укытучы Илгиз Җиһангиров бездә кунак булып уку йорты белән якыннан таныштырып уздылар.

2020 елга биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен берничә төрле юнәлеш буенча белем бирәчәкләр: егетләр өчен штукатур-маляр булса, кызларыбыз өчен повар кондитер төркеме ачылачак. Көллияттә волейбол, баскетбол, татарча көрәш кебек түгәрәкләр дә эшләп килә.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары уен һәм мультфильмнар аша һөнәрләр дөньясы белән таныша. Ә инде яшүсмерләр белән эшлекле уеннар, тренинглар кулланыла. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре юрист һәм психолог консультацияләре алалар.

Мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Үзләрен җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тою, халык арасында булу аларга стимул бирә. Диагнозлары нинди булуына карамастан, мөмкинлеге чикле дип түгел, ә эшкә сәләтле дип карарга кирәк.


Гөлназ Әхмәтова, Мөслим районы, Түбән Табын интернат-мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия