Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Нечкәбил-2023» ярымфинал фестивалендә катнаштык

«Актаныш данын яклап, гаиләбез белән катнаштык» дип яза Актаныш районы гуманитар гимназия-интернатның озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гафурова Алсу Илгиз кызы.

16нчы сентябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстанның үрнәк гаиләләре арасында «Ныклы гаилә» федераль партия кысаларында уздырылучы «Нечкәбил-2023» ярымфинал фестивале булып узды.

Фестиваль 18 ел рәттән федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миннеханов яклавында уза. Анда 30дан артык гаилә үзара көч сынашты.

Алар арасында Актаныш данын яклап, без дә гаиләбез белән катнаштык. Фестивальнең төп оештыручысы — Жукова Изольда Павловна җитәкчелегендәге состав гаиләләрнең һәр яклап осталыкларын, мөмкинлекләрен карады.

Жюри составы килгәнче барлык гаиләләр үз урыннарында әзерлек эшләре белән мәш килде. Без дә кунакларыбызны өстәлебез түренә үзебезнең кулдан әзерләнгән милли ризыкларыбызны куеп, җылы каршыларга тырыштык.

Әти-әниебез, балаларыбыз, гаилә дусларыбыз белән әзерләнгән чыгышыбыз да бик матур килеп чыкты. Комиссия әгъзаларын үз кулларыбыз белән әзерләнгән сыр, бакчабызда үстерелгән виноград таң калдырды.

Сәхнәдән Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе киңәшчесе Әгъзамова Елена Владимировна: «Үз җирләрендә үз көчләрен куеп, Татарстанның салкынчарак саналып килүче районында көньякның 4 сорт виноградын үстерүче, сыр ясаучы гаиләсе табылды. Гаилә сәнәгате һәм эшкуарлык булдыру — гаилә әгъзаларының бердәм булып эшләү нәтиҗәсе ул. Алар бүген сәхнәдә, сезнең алдыгызда, бүләкләнәчәк! Татарстан һәм Россия файдасы өчен тырышуыгыз өчен зур рәхмәт!» – дип бүләкләр белән бергә рәхмәт хатын тапшырды.

Фестиваль барышында төрле котлаулар һәм бүләкләргә ия булдык. Тормыш иптәшем Роберт бик тә тырыш кеше. Аның хезмәте аерым бүләкләнгәч, мин аеруча зур дулкынлану хисләре кичердем, сөендем. Аны «Әти капиталы» номинациясендә җиңүче дипломы белән зурладылар.

Гаиләбезне «Гаилә кухнясының үзенчәлекләре» исемле җиңүче дипломы, үземнең «Күркәм гаилә тормышы» исемле иншама җиңүче дипломы, гаиләбезнең зур тырышлыгын «Гаилә һәм җәмгыять» дип исемләнгән җиңүче дипломнары һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләделәр.

Фестивальнең ярымфинал өлешенә үтүебезне ишеткәч, сөендек. Шул ук вакытта бераз куркып та калдык. Булдыра алырбызмы икән, дип шикләндек. Тик без курку хисләрен җиңеп чыктык. Гаилә дустыбыз Сабитова Венера апа: «Алсу, син көчле хатын! Ирең, әти-әниегез, балаларың көч бирәчәк. Мөмкинлегегез зур! Катнашасың! Булдыра аласын!» – дип көчле тавышы белән әйтеп куйгач, бәлки булдыра да алырбыз дип районыбыз данын яклау өчен зур көрәшкә алындык.

Аллага шөкер, мәркәзебездә уздырылучы өлешне дә югары бәяләмә белән үткәч, өмет чаткысы кабынды. Киләсесе — финал! «Эләгә алырбызмы?» дигән уй башта бөтерелә. Ничек кенә булса да, без бу фестивальдә катнашуыбызга шат. Казан сәхнәсеннән үзебезнең гаиләгә карата мактау сүзләрен ишетү киләчәккә өмет уятты.

Әлеге чарада катнашу бик күптәнге хыялларымны тормышка ашырды. Конкурска катнашу өчен күп яклап эзләндек. Җомга фазыйләтләрен барладык, тирәнрәк өйрәндек. Монда буыннан-буынга килүче Л.Толстой, алгебра китапларының тышлыгы эчендә сакланып калучы изге Коръән китабын, ата-бабадан калган самавырны, үзебезнең җир кишәрлеген буыннан буынга күчү өлешен дә күрсәттек. 

Фестивальгә катнашу өчен зур әзерлек кирәк булды. Хезмәттәшләрем, дус-ишләрем, таныш-белешләрем, хәтта танып белмәгән кешеләрдән дә ярдәм сорарга туры килде. Онлайн тавыш бирү өч төрле конкурс исеме астында үтте. Тавыш бирүчеләрнең һәрберсенең дә үз игелекләре үзләренә кайтсын, сәламәт булсыннар! Кемгә нинди сорау-киңәш белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә тырышты. Рәхмәтемнең иң зурысын Сабитова Венера апага, режиссерларым Илиза Мөхәммәтвәгыйз кызына, Рожков Александрга, район җитәкчелегенә, киемнәрне тегүче Резеда апага, Лилиягә, алъяпкыч, яулыкларны чигүче Сәфәр авылы кызы Резедага, хезмәттәшләремә, классташларыма, дусларыма, операторыбыз Айратка, автобус шоферыбыз Марсель абыйга әйтәсем килә.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр татар халкында. Әлбәттә тырышмый гына нәтиҗәгә ирешеп булмый. Тырышуыбызның нәтиҗәсе уңышлы булды. Киләчәктә дә тигезлектә гомер итеп, балаларыбыз белән сөенеп яшәргә язсын.

Актаныш районы гуманитар гимназия-интернатның озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гафурова Алсу Илгиз кызы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев