Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Музей — кешелекнең искиткеч зур хәтер китабы

Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның киләчәге бар!

Соңгы елларда милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну артты. Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгә хөрмәт уяту юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла төшеп, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда, мондый эшләр бик тә кирәк.

«Музей — тарихыбызның хәтер йорты». Язучыбыз М.Мәһдиевның музейлар турында бик матур сүзләре бар: «Музейларга керсәң чыгарлык түгел; тарих, безнең бабаларыбыз сиңа дәшә кебек: – Әй син, балам, оныгым минем! Дөньяда без дә бар идек! Син җирдә намуслы яшисеңме? Җир йөзендә тыныч яшәүнең кадерен беләсеңме?» дигән матур сүзләре белән язмамны дәвам итәм.

Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.

Музей мәктәптә иң изге урын дисәк, ялгышмабыз. Ул безнең туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре генә саклана торган урын түгел, монда — бабаларыбыз рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Музей мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү процессында алыштыргысыз буын булып тора. 

2016 елны интернат мәктәп Түбән Табын авыл җирлегендә урнашкан мәктәпкә күчә. Яңа бинага күчү барышында, коллектив мәктәпнең бер кабинетын музей итеп җиһазлау турындагы фикергә килә. Барысының да бу эшкә теләге зур булгангамы, кыска гына вакыт аралыгында музейда бик күп материал туплана. Бу эшкә бар тырышлыкларын җыеп укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар, мәктәп җитәкчелеге кереште. Һәрбер алып киленгән әйбер, фотография, кулъязмалар музейда үз урынын ала барды. Авыл халкы да, балаларның ата-аналары да бу эштә читтә калмады. Борынгы фотографияләр, кул эшләнмәләре, эш кораллары, борынгы кием-салымнар белән бергә музейда мәктәбебезгә бәйле шәхесләр тормышы турындагы истәлекләр, шәҗәрәләр, кулъязмалар да урын алды. Зәвыклы, матур һәм бай эчтәлекле музей җитәкчесе итеп Садертдинова Гөлия Муса кызы билгеләнде.

Музейдагы күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында туган музеебыз үсешенә зур хезмәт куйган мәктәп директорлары, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.

Этнография бүлегендә 19 һәм 20 гасыр ахырында яшәгән авыл кешесенең тормышы күрсәтелә. Нәрсә генә юк монда: иске патефон, агачтан ясалган бала арбасы, чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, көмештән эшләнгән алка-беләзекләр, иске язу машиналары, авыл тарихын яктыртучы язма-документаль мәкаләләр, материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, күкеле сәгать, самовар, чуен үтүк, чабаталар.

Музейның мәктәп тарихына багышланган бүлегендә мәктәпнең 50 еллык тарихын чагылдырган материаллар тупланган. Монда без күп кенә альбомнар белән дә таныша алабыз.

Һәр бүлектәге стендлар, стенага ясалган рәсемнәр эчтәлеге һәм матурлыгы белән балаларны үзенә җәлеп итә. Күргәзмәләрдәге әби-бабалардан буыннан-буынга күчеп килгән әйберләрнең кадерләп саклануын күреп, без туган төбәгебезгә һәм аның халкына тагын да зур хөрмәт белән карыйбыз.

Мәктәп музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар. 
Музей материаллары — укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материиалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була. Музей материаллары кулланып эшләгән эшләр район, республика күләмендә призлы урыннар яуламый калмый. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның киләчәге бар!

Мөслим районы Түбән Табын интернат мәктәбенең укытучы-дефектологы Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев