Могҗизалы китап дөньясы
Самара шәһәрендәге Идел буе халыклары китапханәсе балалар һәм зурлар өчен заманча мәдәни киңлек булып тора.
Мин – китап кызы. Китаплар укырга гына түгел, аларны кулга алып та, битләрен ачып карап та, иснәп тә сихри иләсләнү тоям. «Әниең дә шундый иде» дип яратып сөя мине Дәү Әтием белән Дәү Әнием. Укытучылар династиясеннән булган кызга каян күчсен инде «китап җене», нәкъ үзләреннән.
Гаиләбез традициясе булган Идел буйлап сәяхәтебезне быел Самара шәһәренә планлаштырдык. Теплоходтан төшеп, яр буйларын, урамнарны, кибетләрне йөреп чыктык. Шәһәр күрке булган мәчетне күреп, сокланып чыгу бәхетенә дә ия булдык. Ничә метр биеклектә булган Дядя Степа янына барып фотога төшми калып булмас дип Ленинградскаяга юл алдык. Шулай елмаешып урамнан өскә менеп барганда, бик тә якты, үзенә тартып торучы бинага текәлеп калдым. Әсир итте, эченә керми кала алмадым.
Самара шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан Идел буе халыклары китапханәсе балалар һәм зурлар өчен заманча мәдәни киңлек булып тора. 1937 елда нигез салынган бинаның визит карточкасы булып, Идел елгасының рухын чагылдырган искитмәле дизайн тора. Анда түбәндәге локацияләр урын алган: ял итү һәм уку өчен гаилә тукталышы «Печки-лавочки», медиа зал «КомпАС», «Идел артеле» остаханәсе, этнографик музей булган «Истоки» бүлеге.
Китапханәнең уникаль фонды үз эченә Идел буе халыклары телләрендә язылган китапларны, фәнни-этнографик басмаларны, классик һәм заманча балалар әдәбиятын ала. Гаиләләрнең белем бирү һәм иҗат юнәлешендәге эшчәнлеген яктырту, мастер-класслар, лекцияләр, концертлар, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үткәрелә.
Китапханәнең иң зур горурлыгы-аның уникаль дизайны. Монда 5 локация дә кабатланмас борынгыдан килгән киңлектә «Волга рядом» әдәби палубасында китап укучылар уңайлы каюталарда, гамакларда урнашырга мөмкиннәр, стеллаждагы китаплар агач корабльләр формасында куелган.
Гаилә тукталышы «Печки- лавочки» информацион- күргәзмә залы булып тора. "Мич«декоратив композициясе, йомшак пуфлар, уңайлы киштәләр укучылар өчен бик җылы гаилә атмосферасы тудыра. Монда кино,спектакльләр карау, мастер-класслар үткәрү, өстәл уеннары уйнау мөмкинлеге тудырылган.
«КомпАС» медиазалы миниамфитиатры, прекцион экраны, VR-күзлекләре, электрон ресурсларга кереп, төрле чаралар: лекцияләр, укучылар һәм язучылар белән онлайн/офлайн очрашулар үткәрү, китап уку өчен урыннары булган иркен киңлек ул.
«Истоки» музей-этнографик киңлеге Идел буе халыкларының тормыш-көнкүреш, хуҗалык коралларын һәм кием-салымнарын файдаланып төзелгән. Китапханә җитәкчесе Галина Лукьяновна бар күңел җылысын биреп үзе җыя аларны. Кечкенә генә чынаякның да музейга килү хатирәсе бар. Яратып, җентекләп сөйли мөдир һәрберсе хакында. Халыклар тарихы һәм традицияләре дә бик яхшы яктыртыла аның тарафыннан.
Музейның бизәге булып интерактив өстәл тора, ул Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, милли киемнәре, фольклоры белән таныштыра.
«Идел артеле» остаханәсендә мастер-класслар монда булган тегү машинасын, туку станогын, 3D-принтерны кулланып бик файдалы уздырыла.
Һәр иҗади киңлектә китап өстенлекле роль уйный. Китап фонды 35000 данә, алар арасында татар телендәге китаплар да бар.
Без бу могҗизалар иленә килеп эләккәндә балалар белән сихри албастылар ясау мастер-классы бара иде. Сеңелем Айназ белән бик теләп кушылдык бу эшкә. Ахырда исә үзебез иҗат иткән шәүлә театрында уйнадык. Шундый кызык булды. Музейга Галина Лукьяновна шатланып сәяхәт кылды, бар нәрсәне күрсәтте, аңлатты.
Китапханә мөдире, хезмәткәрләре бик ачык, үзләренең җылы мөгалләмәсе белән үзенә каратучы апалар. Аларга зур рәхмәтләр әйтеп, киләсе елга тагын күрешергә теләк белдереп, саубуллашып, Дядя Степа янына йөгердек, чөнки теплоход киткәнче кире кайтырга да кирәк иде.
Фазуллина Дамилә, 6А сыйныфы укучысы, 16 нчы белем бирү үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев